Күпләр игътибар иткәндер, Әлфия – мәхәббәт шигырьләре язучы сирәк каләм ияләреннән. Мондый шигырьләрдә шагыйрәнең күңеле тулысынча ачыла, тартылу, наз, сөюдән баш югалту, оялчанлык… Ул интим хисләрне матур итеп, укучы күңелендә хисләр бураны кузгатырлык дәрәҗәдә оста итеп тасвирлый. Монда талымсызлык юк, монда кайнарлык, кеше табигатенең сөюдән илаһи биеклеккә чөелүе генә бар. Кешене мәхәббәт, ярату бар итә, ярату, сөю булганда гына, кеше тормышы мәгънәгә ия. Ә сөю үзе – каршылыклы хисләр өермәсе. «Язмышлардан узмыш», «Җиде төн», «Назга сусау», «Сөю кошы» кебек күләмле шигырьләре, «Язмышлар ярында» поэмасы Әлфия Ситдыйкованың шигъри куәсе тирән һәм саллы, егәрле булуын, иркен сулышлы каләм иясе икәнлеген раслыйлар. Әлфия Ситдыйкованы мәхәббәт лирикасында үз тавышын ишеттергән, аны яңа биеклеккә күтәргән, башка төсмерләрдә ача алган лирик шагыйрь дип атарга тулы хакыбыз бар.
Бүләк-җәза язмышымнан миңа –
Бүген сөйдем, кичә сөелдем.
Боз-ялкынга төреп җылыттың да
Болыт булып алга түгелдең.
Мәхәббәткә табыну бер нәрсә, ә чын хисләрне зурлый белү, Рәдиф Гаташ әйткәнчә, «мәхәббәтне олылый» белү икенче нәрсә. Әлфия – чын сөю барлыгына ышандыра алган самими шагыйрә. Мәхәббәт хакында язарга дип кулга каләм алганчы, сорау туа торгандыр: бу гаҗәеп төгәллек таләп иткән темага ничек якын килергә? Күпләр моңа анык кына җавап бирә алмыйлар. Әлфия Ситдыйкова исә беләдер кебек. Юкка гына ул «Язмышлар ярында» поэмасына эпиграф итеп Оноре де Бальзак сүзләрен китермәгәндер: «Кешене бәяләр һәм хәлен аңлар өчен, ким дигәндә аның бәхетсезлегенә, кичерешләренә, аның серләренә үтеп керергә кирәк». «Буталган язмышлар» поэмасында шагыйрә чын сөю үрнәген сурәтли. Үзәктә – Мирхәйдәр белән Сәйдәнең мәхәббәте. Бу әсәр нигезендә фильм төшерәсе иде. «Ак чәчәкләр»дән ким булмас иде ул.
Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Утлы җимеш» (2011), «Тансык бәхет» (2012) китаплары Әлфиянең инде өлгереп җиткән шагыйрь булуын расладылар.
Шагыйрь күңеле һәрчак эзләнүдә. Әлфия Ситдыйкова гади колхозчы гаиләсендә туган, ул – гади авыл кызы. Әтисе Мирзанур ага – балта остасы да, тирә-якта яшәүче кырыкка якын якташына йорт төзеп биргән кеше. Ул, 1943 ел башыннан Совет Армиясенә алынып, автоматчы, соңрак пулемётчы-артиллериячеләр батальонында радиотелеграфчы булып 6 ел солдат хезмәтен үтәгән, Япония милитаристларына каршы сугышта катнашып, илен яклаган ветеран. Тик, ни сәбәптер, аңа ветеран исеме бирелми. Авыл советында «архив янган» дип җавап бирәләр. Аның күкрәгендә чыңларга тиешле II дәрәҗә Ватан сугышы орденын Мирзанур ага үлгәннең икенче көнендә өйгә китереп тапшыралар. Ә ул шактый яшьли вафат була, гаделсезлекләргә әрнегән йөрәге түзми. Әнисенең бу орденны күкрәгенә кысып елавы Әлфиянең бүген дә күз алдында.
Тормышның төрле ягын күргән шагыйрәнең торган саен иҗаты киңәя, күтәргән темалары саллылана бара.
Көянтәләп сулар ташыганда,
Иңсәләрем шундый арый иде.
Бүген инде иңнәремә Каләм
Халык гамен, дөнья йөген өйде…
Иҗат кешесе кулына каләм алган икән, димәк, аның үзенә генә бирелгән вазифасы – ул гына башкарырга тиешле илаһи мәҗбүрияте – миссиясе бар. Каләм иясе шушы мәҗбүрияттән кача икән, димәк, ул шәхес буларак өлгереп җитмәгән. Әлфия Ситдыйкова дөнья күзенә туры карап яза: «Яңа көнгә аяк басам, / мең төрле уйлар уйлап». Туган җир язмышы да, ил, халык, милләт язмышы, туган телебезнең юкка чыгу чигенә җитеп баруы, читтә яшәүче милләттәшләребез тормышы – аны һәммә нәрсә борчый, ул болар хакында башкаларның җанына үтеп керерлек әсәрләр яза. Шагыйрь Туфан әйткәнчә, «әйбәт тынгысызлыкта» яши, иҗат итә. Әмма шагыйрә каләмен өметсезлек чигенә китереп терәми. Киләчәккә, халкына булган ышаныч-иман – шигырьдә аның төп кредосы.
Егылсам да, туган туфрагымнан
Дәрман алып торып басармын.
Үги түгел, үз баласы бит мин
Сынмый яши торган татарның.
«Бетәбез» дип йөргәннәргә Әлфия рухи сабак бирә. Без бетмибез, «без яшәргә хөкем ителгән» (Равил Фәйзуллин). Бу фикер – аның иҗатының лейтмотивы. Күңелендәге яктылыкны замананың җил-давыллары сүндерерлек түгел, ул – көчле шәхес: «Тәрәзләрне җилләр каккан чакта, / Ябылмасын күңел капкагыз». Яки «Кешелекне саклап, Кеше булып / Кичик шаулы тормыш елгасын»… «Без бүгеннән уянырга тиеш, / Уятырга тиеш күршене…» Манкортлашу тирәнгә төшсә дә, милләтнең үзәге исән: «Җаның әле саның эчендә». Санны сыйфатка әверелдерү – бүгенге вазгыятьтә авыр мәсьәлә, әмма мөмкин булмаган эш юк. Милләткә бердәмлек кирәк. Бу яктан без нык сынатабыз шул әлегә.
Читать дальше