Менәселәр килә тау башына,
Бөркет кебек канат кагынып.
Әйткән сүзем калсын кешеләрнең
Күңеленә балдай ягылып.
Тормышны кабул итәргә өйрәнергә кирәк. «Сүнми янган гомер учагының / Көле дә бит шундый кадерле». Бүгенге кайбер уңышсызлыклар, күңелсезлекләрне төзәтеп булмас дип уйласак, үл дә кит. Егылмаска, яшәргә кирәк. Үзе дә уянырга, башкаларны да уятырга тиеш каләм иясе. Татарда үрнәк алырлык батырлар, көчле затлар күп: «Көчлеләргә карап, алга атлыйм, / Көчлеләрдә – халык хәтере!» Әлфия Ситдыйкова да – көчлеләр токымыннан. Тик ул – шагыйрь, аның җаны үтә нәзберек, табигате үтә нечкә: «Мин – бу юлда адашканнар өчен / Юл күрсәтеп үскән бер гөлең». «Ишетерләр беркөн аклык теләп / Күз яшьләрем аша дәшүне»…
Әлфия Ситдыйкованың туган авылы Күҗәкә – борынгы авыл. Ул зур мәдрәсәле, укыту-белем бирү үзәге буларак тирә-якта дан тоткан. Күҗәкә мәдрәсәсен тәмамлаган шәкертләр, Уфага барып, имамлыкка имтихан бирү хокукына ия булганнар. Шушы якның суын эчеп үскән шагыйрәнең туган ягына ихтирамы чиксез:
…Белмәгәнмен кайда туасымны,
Кайчан туасымны, кем булып.
Тик мин тоям, тамырлардан ага
Бабамнардан калган моң, тулып.
Әнкәсе Гөлсем апага атап язган шигырьләрендә дә Әлфиянең күңеленә салынган моңнарның чыганагына тап булабыз. «Авылның Акъәбие» дип йөрткәннәр Гөлсем апаны. Авыл кырыс, әмма гадел хөкем йөртә. Бу изге исемне һәркемгә дә бирми ул.
Халык җырын җырладың син безгә,
Атап түгел, тик эш арасында.
Боекканда юатты да ул җыр,
Дәвалады йөрәк ярасын да.
Рәхмәт, Әнкәй, сиңа барысы өчен…
Туган ягында каты җил исеп китсә дә, Шагыйрәнең күңелен кузгата. Туган ягы – Актаныш төбәге өчен Әлфия җан атып яши. Туган ягына багышланган шигырьләре, җырлары байтак аның. Бернинди ясалмалылык, ярарга тырышу юк аларда. 2007 елда Актаныш өстеннән гарасат үтә. Давыл иген басуларын, агачларны актарып ташлый. Шагыйрә, давылның юктан купмавын әйтеп, сәбәпчесе битарафлык булуын, халыкның, дөнья мәшәкатьләренә чумып, милләт гамен югалтуын күрсәтә, мәхшәр аша халкына эндәшә («Давыл тавышы»). Бу давыл кисәтү булып кабул ителә. Битараф яшәүне дәвам итсәк, тагын да аянычлырак хәлләргә тап булуыбыз бар. Бу кисәтү һәркемгә кагыла:
Туфан купмас борын уян, халкым,
Ач күзеңне, берүк соңлама!
Ишетәсеңме, агач тамырын кочып,
Җир-анакай үкси, сызлана.
Бүгенге авылның хәле аяныч. Шагыйрә кабат-кабат авыл темасына әйләнеп кайта. «Үлмә, авыл!» балладасы авылның гөрләп торган чакларын искә төшерә. Лирик герой берәм-берәм авылдашларын барлый. Кино кадрларыннан үткән төсле, Кендек әби, Хатыйп абыйлар, Сәгыйдә апа, Гариф абыйларны күреп калабыз. Инде алар мәңгелеккә күчкәннәр. Онытылып баралар. Һәркайсының язмышы – үзе бер тарих. Авыл кешеләрен җуя, моңнарын оныта. Яңа, ят көйләр урамнарны кыйнап үтә:
Дөмбер-дөмбер итеп, заман көе
Бәреп үтә безнең чигәгә.
Таныш моңнар түгел, чит-ят аваз
Килеп керә җансыз өйләргә.
Авылдан яшьләр киткән, киләчәккә өмет какшый. Авылны чолгап алган ямьле табигатен барлап йөри шагыйрә, басу-кырларны иңли, эш осталарын хәтерендә яңарта. Боларны авылдан бизгән яшь буынга ничек тапшырырга?
Барла, хәтер, барла үткәнеңне,
Ялга аны килер буынга.
Чайка аңны, чистарынып китсен,
Чайка көмеш чишмә суында.
Шушы ук тема «Киләчәгең кайда, Кешелек?», «Күмер базы» поэмаларында тагын да үстерелә. Авылның бетү сәбәпләре тирәнтен ачыла, аны саклап калу, кешеләрен барлау, аларны авыл хәтеренә беркетеп калу зарурлыгы искәртелә. Авыл бетү – милләтнең, телнең юкка чыгуы түгелме?..
Үз телендә дәшә алмый күпләр
Үзе гомер биргән балага.
Бүген кайсы татарны син алма –
Мескенлеккә барып ялгана.
Үткән гасырның илленче елларында яшь парларга, өйләнешү белән, налог салына торган булган. Ит, йон, йомырка, сөт салу, хәтта акчалата да түләүләр булган… Әмма яшьләр өйләнешә торалар… һәм читкә чыгып китәләр. Барысының да теләге бер: тормыш яхшыргач, акча туплап, туган якларга кайтырбыз. Әмма чынбарлык икенче шул… Әлфия Ситдыйкованың «Күмер базы» поэмасын укыганда сискәнеп куясың… Балалар туа, руслашып үсәләр. Шахталар төзелеше көрчеккә терәлгән, инде мондагы шәһәрләр дә үлеп бара. Мәңгелеккә киткәннәр гомуми зиратка күмелә… мөселманча күмелгәннәрнең дә рухлары тыныч түгелдер…
Зират бер дә, кыйблалары башка –
Татар, урыс кабере рәттән.
Ярымайга каршы, мәрмәр ташка
Урыс побы тәре терәткән…
Читать дальше