2
Барлыгымны шигырь биләп алган.
Минем гомер үтә иҗатта.
Вакыт җитәр, Ходаемның әмере
Калебемне төрер хиҗапка.
Ә әлегә ил язмышы һәм дә
Халкым язмышына борчылып,
Көткән мәлем, яткан таш астыннан
Саф чишмәнең чыгуын ургылып.
Тарих катламнарын ачып карыйм,
Күрер өчен килер көннәрне.
Бар милләтләр тигез хокук яулар,
Үстерерләр туган телләрен,
Дигән хыял чынга ашар диеп,
Ышанучы инсан затыннан.
Инануым юлдаш итеп, армый
Барам алга заман артыннан.
3
«Без ирекле!» Шушы ике сүзне
Кабатлаган канлы иреннәр.
Күтәрелгән халкым ничә тапкыр,
Котылмаган коллык чиреннән.
Тәнгә генә түгел, җанга сеңгән
Курку хисе ага тамырдан.
Күпме кеше нәфес колы бүген –
Байлык, акча, данга табынган.
Без яшәгән илдә кыйбла башка,
Таңнар ата бездә саташып.
Без төзегән коммунизм чоры
Чал тарихта калган адашып.
Без – тоткыннар. Богаулар да бүтән.
Гореф-гадәт күптән үзгәрде.
Сизмәгәнбез, басып алган инде
Ак тап безнең ачык күзләрне.
Иксез-чиксез тормыш диңгезендә
Без – бары тик дулкын баласы.
Нишләтсә дә язмыш, төпкә батмый,
Су өстендә килә каласы.
4
Ялган белән ялгау мөмкин түгел
Үткән белән килер көннәрне.
Тарихны да кабат яза күпләр,
Алдап-йолдап үзен, меңнәрне.
Үз ялганы белән үзен үзе
Буып ала аннан, белешми.
Ә чынбарлык өскә калкып чыга,
Ялган белән җаны килешми.
5
Ирек эзли җаным. Сусаган аң
Баш калкыта өзеп тынлыкны.
Очар өчен туган гамьле затлар
Иш италмас һич тә коллыкны.
Күк күзеннән җанга баккан ирек
Иңгә куя талмас канатын.
Хөрлек яулар өчен, асыл затлар
Эшкә җиксә булган талантын.
Сатылып бетте бар да –
Ил дә, җир дә…
Барысы да булды алыпсатар.
Бүген телен сукыр тиенгә сата
Манкортлашып беткән һәрбер татар.
Үз аңы юк, башканыкы керми,
Кабул итми фикерен кешенең.
Әнә тагын берсе үзе белән,
Упкын авызына якынлашкач,
Дустын аска сөйрәп төшерде.
Кими бара татар, хәрәм ашап,
Үсә бара аның бүксәсе.
Җәһәннәмгә туры юл алганда,
Пеләшләнеп беткән башы төсле,
Ялтырап кала бары үкчәсе.
Сатылып бетте бар да…
Сатасы да,
Аласы да юк бу дөньяда.
…Тишек чүлмәк кенә эленеп калган
Хыял белән койган коймада.
Кадерсезләр яшәгән ил баласына
Бетмәс газап – тоз сибелү ярасына.
Ирексезләр җиһан буйлап атлый алга,
Әллә артка, рухлары сына-сына…
Кайда бакма, җаны гарип күзгә карый.
Буш караштан дөнья бүген кемне таный?!
Кеше канын имеп бүксә үстергәннәр
Көнне төнгә ялгый-ялгый акча саный.
Мескенлеккә дучар булган җан нишләсен,
Ирек диеп дәшәр иде – тел тешләнгән.
Алга бармый гомер аты – туктап калган,
Имелеп, изелеп яшәгәнгә, ул өшәнгән.
Солы да юк, салам да юк инде алда,
Баш очында каркылдаша кара карга.
Каргалган ил, таланган ил, җанын ачып
Бәргәләнә бүген текә кыя ярда.
Күтәрелер көч табармы, илем әллә
Тәгәрәрме төпсез упкын кочагына?
…Яралы җан, ирек сорап, таң кошыдай
Канат җилпи зәңгәр хыял кочагында…
Торгын заман. Дөрес яшәлмәгән.
Үткәннәр бит бар да ялган булган.
Төкерделәр тарих китабына,
Ул төкереккә ил язмышы сыйган.
Кем ялгышы, кемнең саташуы
Безнең башка күсәк булып төште?
Башны гына түгел, җаннардагы
Кыяларны җимерә тетрәү көче.
Дөрес яшәлмәгән… Уйдырмага
Ышандымы «көчле» һәм «зур» халык?
Чәбәләнә тозактагы сыман,
Юл тапмыйча чытырманда калып.
Иске өйне сүтеп утка яктык,
Ә яңасы әле төзелмәгән.
Замананы үзгәрер дип көткән
Күңелләрдә өмет өзелмәгән.
Пыскып яна тычкан уты кадәр
Нәни генә бер шәм безнең җанда.
Яшәү өчен көрәшергә өндәп,
Аз булса да, дәрман ага канда.
Күкне томалаган күксел болыт
Кай тарафтан безгә килгәндер,
Бәлки, инде күптән без югалткан
Болгар дигән изге илдәндер?..
Телне, илне, гореф-гадәтләрне
Яңартырга теләп хәтердә,
Тәрәзәне шакый көзге яңгыр:
– Үткәннәрне барла, кадерлә!
Гасырлардан урап кайткан тарих
Өне шакый безнең аңнарны.
Гомер елгабызның юлы чикле,
Килер буын безне барлармы?!
Күкне томалаган күксел болыт
Уйчанланып бага күзләргә.
Табигатьнең телен аңлый башлый,
Кергәч кеше бары көзләргә.
Читать дальше