9.12.2011 ел. Фәнис Яруллин мәңгелеккә китте
Җилкәнен җилләр сынады, тик Шагыйрь сынатмады.
Ил алдында намусын ак саклады, югалтмады.
Халык шагыйре булды ул, таланты – сынмас канат:
«Яшәсәң, шулай яшә һәм яратсаң, шулай ярат!» –
дип дәлилләде һәркөнне, ярату, сөю көчен –
Бу җиргә туган шагыйрь ул, шуны исбатлар өчен.
Яшәде халык өчен ул, мең тапкыр утта көеп,
яшәде кызларны Мәҗнүн, Таһирдан артык сөеп.
Батырлык һәм сабырлыкның үрнәге булды бит ул,
яткан килеш тә күрсәтте милләткә туры, киң юл.
Күңелендә Өемташ тау горурлыгы бар иде,
күкләргә менде уенда, җиһан аңа тар иде.
Ык елгасы ярсуларын җанында саклап калды,
Һәр язганы укучысын тирән уйларга салды.
Җырлары аша таралды бар кыйтгаларга даны.
…Тарсынды дөнья читлеген, тарсынды бугай җаны.
Ак кышка сары төс иңде югалту сагышыннан,
кош талпынып канат какты хушлашу тавышыннан.
Очты китте. Шагыйрь җаны кочадыр хур кызларын,
шигырьләре басар, бәлкем, милләт җаны сызлавын?!
Ялкынланып утта яна
чорга язган хатларым,
җил тарата төтен итеп
хыялларның акларын.
Офык читенә илтә җил
йөрәктә туган моңны,
тилергән күк, сөрем сөзеп,
уфылдап ала тынын.
Яна-яна тарала моң иркен,
киң җиһан буйлап,
әллә җырлап, әллә көлеп,
әллә сулкылдап елап,
яңа көнгә аяк басам,
мең төрле уйлар уйлап…
Саулыкның кадерен беләсең,
Сихәтлек киткәндә тәнеңнән.
Савыга башлыйсың, дустыңнан
Җылы сүз ишеткән мәлеңнән.
Яшәүнең мәгънәсен төшенми
Сүтелә гомернең йомгагы.
Аңлыйсың кадерен мизгелнең,
Калдырып киткәндә дөньяны.
Бәхет белән бәхет аермасы –
Кеше белән кеше арасы.
Кемнәргәдер мизгел бәхет бирә,
Кемнәргәдер – күңел ярасы.
Кемдер аңлый бәхетне җыр итеп,
Кемдер риза йотым суга да.
Кемдер соңлап таный үз бәхетен,
Тормыш гөле өшеп сулганда.
Бәхет белән бәхет аермасы –
Кеше белән кеше арасы.
…Һәрбер көнем үтсен шатлык белән,
Калдырмыйча йөрәк ярасы.
Ачы хакыйкатьне танып беләм,
Хакыйкатькә генә ышанам.
Кырыкмаса кырык кабат уем
Дөреслеккә килеп тоташкан.
Авыздан ут чәчү ярдәм итми,
Аермасаң акны карадан.
Акка кара таммас, аккош җыры
Ак юл теләп очса арадан.
Караңгыда тимерказык була,
Юлын таба һәрчак ир заты.
Язылып куйган акка кара белән,
Туганчы ук, язмыш китабы.
Мираж булган инанганым –
Син дә башкалар сыман.
Җаныңа ваклык, көнчелек,
Хөсетлек мулдан сыйган.
Ишелде хыял таулары –
Арада упкын, бушлык.
Төше черек чикләвекне
Сакламый каты тышлык.
Үземнән артык ышандым,
Сокландым ничә еллар.
Чын йөзең ачтың, күңелдә
Зыңлап өзелде кыллар.
Үтермә, заман, үтенәм,
Үтермә туган телне.
Зир-зәбәрдән 1 1 Җимерелү, актарылу, асты өскә килү.
йолып кал син
Зиннәтле милләтемне.
Телсез калса, милләт үлә,
Илләр дә юкка чыга.
Яфрак койган, тамыры кипкән
Агачлар җилдә сына.
Тамырсыз калган агачка
Тиңләмә милләтемне.
Кодрәтең киң, и замана,
Сакла син туган телне!
Беләбез лә, дус дип йөргән бәндәнең дә
Тышы алтын, эче тулы кара елан.
Адашканда караңгыда, шәм урынына
Кулыңа ул суда яткан чыра сузган.
Киңәш кирәк чакта аңа килсәң әгәр,
Шундый итеп бирә белә ул җавабын.
Тик берүзең күтәрәсең иңнәреңдә
Илләр белән күтәрерлек җан газабын.
Дошман диеп читләп үткән бәндәләр дә
Ихлас ярдәм иткән чаклар бик күп була.
Шул мизгелдә хәлдән тайган күңелеңә
Яшәү дәрте өсти торган ак нур тула.
Ак һәм кара көрәшеннән тора тормыш.
Караларын ак итәргә үзең тырыш!
Сынауны да итә алсаң олы табыш,
Хак Тәгалә язар сиңа якты язмыш.
«Татар халкы! Син үләргә мәхкүм инде…» –
дип язсаң да, бөек Тукай, ышанмадым.
Тиберченеп, милли аңым эшкә җигеп,
Алып аттым җаннан заман тышауларын.
«Милләтчеләр сине фәкать алдый гына…» –
дисәң дә син, өмет әле исән килеш.
Бирешмәдем акча сузган кемсәләргә,
Нәфесемне җиңә-җиңә җырлап килеш.
Читать дальше