«Терлер өчен корбан кирәк…» дигәндә дә,
Ак намусны сатмадым мин ваклап-ваклап.
Коръән-Кәрим аятьләре – таянычым,
Кылган эшем – үз халкымның хакын хаклау.
«Милләтче бик куркак бит ул, судан курка…»
Авыз суын корытучы күптер күбен.
Илем өчен суга төшкән чакларда да
Батмый чыктым, тешем кысып түзсәм түздем.
«Алданмыйча, газиз башың кабергә керт…»
Алданмаска тормыш үзе сабак бирде.
Арт сабакны укытса да усал язмыш,
Баш имәгәч, якын итеп кочты билне.
Шик-шөбһәгә бирешмәсәк, кем генә соң
Туры юлдан яздырырлык көчкә ия?!
Милләт өчен янып-көеп яшәгәннәр
Алдында бер тарих үзе башын ия.
Буш эшләргә вакытыңны сарыф итсәң,
Корсак хакын хаклау булса бар максатың,
Баш куйганчы ләхетеңә, синнән алда
Хак алдына барып җитәр яманатың.
Котылу юк хак тәңренең җәзасыннан,
Ахыр чиктә һәммәбезне тигезли ул.
Халкы өчен тырышып хезмәт иткәннәргә
Аллаһ насыйп иткән сукмак – оҗмахка юл.
Холкы ямьсез, йөгәнсез ат сыман,
Үтә таптап хәтта җаныңны.
Йөзең ерта, гайбәт чәчә җилгә,
Бер тиенгә сата даныңны.
Йөдәтә ул сине өндә, төштә,
Уңда, сулда, алда, артыңда.
Йөрәгеңә потлап тоз да сала,
Жәлләми ул яшен, картын да.
Ерак йөртсен Аллаһ шундыйлардан,
Фәрештәләр берүк сакласын.
Ә әрсезләр безне дөньялыкта
Беркайчан да эзләп тапмасын.
Бетә инде татар иле, диләр,
Лаф оралар, зарга күмәләр.
Үзгәргәнгә милләт язмышлары,
Гаеплеме бары түрәләр?!
Кем карарын үтәп, сүзен тотып,
Самими һәм садә балага
«Әни» сүзен «мама» дип әйттерә,
Теләге соң кемгә ярарга?
Гөлбикәләр күптән Галя инде,
Мәснәвиләр – Миша, Михаил.
Авылында җир хуҗасы булса,
Шәһәрдә бит бары гидай ул.
Ата-ана кушкан исемнәрен
Ятлар бозды, дәшә алмады.
Иблис токымына башын иде,
Этеп куйды читкә Алланы.
…Яратмаслар, ни әйтерләр, әгәр
Үз телеңдә һаман сөйләсәң…
Җаннан иман кача, җылылык та
Бетә икән, белми өләшсәң.
Яраклашу татар кавеменең
Сеңгән микән әллә канына?
Сукырларча табынумы соң бу
Олы абзый, урыс халкына?
Шәһәр йота, йотып тора һаман,
Төпсез авыз йота авылны.
…Суалчаннар эзләп, чүплек саен
Тибенеп йөри авыл тавыгы…
Тукай кайтып әгәр күзен салса
Замананың кара йөзенә,
Дөнья булып, дөнья бага алмас
Шагыйренең яшьле күзенә.
«Милләтем!» дип җанын фида кылган
Тукай инде халкын танымас,
Милли моңны инде элеккечә
Дәва итеп җанга ябынмас.
Телен, илен, динен саткан кавем
«Шыр ялангач» басар каршына,
Оялмыйча: «Милләт үзен үзе
Сатты, дияр, җитте башына!»
«Ник терелдем?!» Аһ орыр да шагыйрь,
Йөрәккәе шартлап ярылыр,
Милләт тамыры корып беткән язлар
Шагыйрьнең дә соңгы языдыр.
Дөнья бетәр ул көн. Һәм Җир шары
Күчәреннән очып чыгар да
Кайтыр кабат, «Милләтем!» дип янып,
Тукай шигырь язган чорларга.
Аттай җигелеп,
эшләп хәлдән тайдым, –
дип уфтанма әле
юкка да.
Эт көнедәй
каһәрләгән язмыш
Көтәр булса
соңгы ноктада,
Үкенерсең,
чәчләреңне йолкып
Еларсың да,
бәлки, карганып.
Дөнья малы –
дуңгыз каны ич ул,
Яши күрмик
берүк алданып.
Гомер хакың
күпме тора, бәндәм?! –
Аңла шуны
тормыш иткәндә!
Беркем үзе белән
берни алмый,
Мәңгелеккә
күчеп киткәндә.
Өч аршын
җир көтә…
Өч аршын
җир җитә…
Күзле күрми, колаклылар ишетмиләр,
Иш итмиләр канатлылар канатсызны.
Сүзләр генә эретә алмый күңелләрнең
Ишекләрен каплап алган каткан бозны.
Күптән инде бар канунны бозып-җимереп,
Вакытларны кире борган заман килде.
Кем туктатыр көчкә ия, бармы берәү,
Кешелеккә каршы искән давыл-җилне?!
Җирне афәт каплаганны күргәннәр дә
Таш кыяга менеп баскан, күзен йомып.
Җирем, Илем, Телем, газиз Халкым минем,
Башны ташка орыйммыни инде сынып?
Кабат-кабат чын ирләрне барлый күңел,
Гаме барның һәр кешедә эше дә бар.
Калган эшкә кар яудырмас ирләр туса,
Дөньялыкны каплый алмас зар-интизар.
Кар яуганны көтеп тормыйк, уянырга
Вакыт җитте, йокладык без бик тә озак.
Канат кага якты өмет, тере әле,
Кешелекнең хәтеренә элмик йозак.
Читать дальше