Диварларга язылган сүзләр керфекләрне каерып ача, күңелгә бәреп керә: «Даёшь..! Даёшь..! Даёшь..!». Яңа шәһәр, яңа заводлар комплексы, яңа йортлар, яңа машиналар… Боларның һәммәсен яшьләр бирергә тиеш. Әлфия менә шушы мохиткә килеп эләгә – тиз арада дизель төягече йөртүчесе һөнәрен үзләштерә, һәм егерме елдан артык автомобильләр төзү заводында эшли ул. Эшен яратып, тел-теш тидертмәслек итеп башкара. Мин үзем шушы заводта гади эшчедән участок башлыгы вазифаларын башкаручы дәрәҗәсенә күтәрелгән кеше буларак әйтәм: эшчеләр телендә «погрузчик» дип аталган бу машиналарда эшләүче кызларның КАМАЗ дигән машиналар чыгаруда хезмәте бик зур.
Күңелеңә Аллаһ Тәгалә иҗат очкыны салган икән, аны үзең дә сүндерә алмыйсың, башкаларның да кулы җитми. Әлфия, эшли башлап, тулай торакка урнашканнан соң ук, Чаллыда танылган «Ләйсән» әдәби берләшмәсе барлыгын ишетеп ала. Бәлки, тулай торакның «Кызыл почмагы»на Чаллыда яшәп иҗат итүче шагыйрьләр килгән булгандыр. Аларны күреп тыңлагач ук, кызның күңел түрен янә иҗат очкыннары яктырта башлагандыр. Шунысын беләм: 1975 елның көзендә Әлфия Ситдыйкова ул чакта әсәрләре газета-журнал битләреннән төшмәгән Мәхмүт Газизов, Хәниф Хөснуллин, Әхәт Гайнуллин, Ямаш Игәнәй, Рәйсә Фәхразиева, Фирая Хәлиуллина, Шәүкәт Гаделша, Венера Хәбибрахманова, Нәсыйх Таҗиев һәм башка бик күпләрнең тавышлары шаулап-гөрләп торган ләйсәнчеләр сафына килеп кушыла. 1978 елда шәһәргә Кадыйр Сибгатуллин килгәч, әдәби мохит яңа биеклеккә күтәрелә. Шигърияткә, каләм иясенә булган караш та тамырдан үзгәрә. 1979 елда Татарстан китап нәшриятында «Яшьлегем Чаллы» исемле җыентык басылып чыга. Әлфия Ситдыйкованың берничә шигыре дә урын ала әлеге җыентыкта.
Мин һаман да шул авылча инде,
Тел-сөйләмем һаман шул көе.
Үзгәрмәгән шул ук елмаюым,
Шул ук икән моңнар сөюем.
Күренгәнчә, тәүге иҗат җимешләре үк «без Әлфия Ситдыйкова каләменнән» дип яктырып торалар. Ихлас, табигый, укучы белән күзгә-күз карап, тыныч, әмма хисси сөйләшү.
Әлфия Ситдыйкова шактый еллар әдәби мохиттән югалып торды. Кияүгә чыгу, балалар үстерү мәшәкатьләре, тормыш көйсезлекләре… Туксанынчы еллар… Завод эшчеләренә, төзүчеләргә бу елларда җиңел булмады.
Яңадан шигърияткә кайту авыр, һай авыр була. Әлфия Ситдыйкова каләмдәшләре сафына соңлап, бары ике меңенче еллар башында гына кабат килеп кушыла. аны шагыйрь итеп таныган, үсендереп торган Кадыйр Сибгатуллиннар буыныннан инде беркем дә калмаган. Бакыйлыкка күчкәннәр. Яңалар ышанмыйчарак кабул итәләр шагыйрәне. Каләм ияләре арасындагы элеккеге самимилек, иҗади аңлашу, туганлык хисләре сүнгән, мин-минлек көчәйгән… Чаллының әдәби мохите хуҗасы ташлап киткән йортны хәтерләтә. Менә шундый шартларда иҗатта үзеңне танытып кара!.. Әлфия Ситдыйкова Чаллы телерадиокомпаниясенең «Күңел» радиосына эшкә килә, әдәби тапшырулар оештыра, аларны халык яратып тыңлый. Соңлабрак булса да, яшьлек хыялы тормышка аша – Чаллы педагогия институтының филология факультетын тәмамлый. Рәшит Бәшәр, Факил Әмәк имзалаган сүз башлары белән бер-бер артлы китаплары чыга башлый. 2006 елда Казанда дөнья күргән «Назга сусау» китабына кереш сүзне Рәдиф Гаташ язган. «Бу китап, минем уемча, – гадәти булмаган, яңа, бер тыннан язылган – шикләнмичә әйтәм – бер сулыштан укыла торган мәхәббәт китабы, җан эзләнүләре китабы… Бу китап… ниндидер бер реаль яшәү, җир чынлыгы яки конкрет мәхәббәт тарихы түгел, ә бәлки нәкъ менә идеал булырлык Сөю эзләгән хатын-кыз җанының гаҗәеп серле, без белмәгән сихри көче чагылышы ул…» Халык шагыйре әйткәнчә, без, Әлфия Ситдыйкова шигырьләрен укыганда, иң беренче нәүбәттә аның әсәрләрендә күңелне тетрәндереп җибәрүче шушы «сихри көч чагылышына» игътибар итәбез дә инде. Әлфия Ситдыйкованың, бер карасаң, сагышлы, моңсу, икенче карасаң, ашкынулы, ниндидер серле дөньяга омтылышлы шигырьләренә игътибар итми мөмкин түгел. Алар – югары уку йортында шигырь теориясен өйрәнеп хисси ясалган, техник яктан бик оста үрелгән шигырьләр түгел, ә тормыш яздырган шигырьләр, кулына Ходай биргән каләм тарафыннан иҗат ителгән әсәрләр.
Әллә син адаштың, әллә мин адаштым,
Нигә соң очраштыра язмышлар?
Синең дә йөрәктә, минем дә йөрәктә
Гомергә җитәрлек сагыш бар.
Бу юллар «Язмышлар» шигыреннән, Флүрә Талипова аны көйгә салган. Җыр радио, телевидение аша еш яңгырый.
Яраттырган һәм яраткан өчен,
Хөкем итеп карар чыгарма.
Көлеп яшим, керфекләрем генә
Таң чыгыдай яшькә чылана…
Читать дальше