Авыллары яңа урынга күченгәч, Бәхтизар карт оныгы Каюмны үргә алып менде.
– Күреп кал, – диде ул.
– Ник? – диде Каюм.
– Онытмаска.
Аларның авылы элек шушы үр итәгендә утыра иде. Ә хәзер ул анда түгел инде. Әйтерсең лә аны, ничә гасырлык нигезеннән тоташлый кубарып, «шайтан туе» бөтереп алып киткән. Бөтен җирне, киноларда күргән снаряд чокырларына охшап, идән асларының һәм җимерек базларның кара күзләре шадралап тора. Корым һәм сөремгә буялган берничә җимерек мич агарып күренә – алары көтүдән аерылып, ялан басуда төн кунарга калган хәлсез кыр казларын хәтерләтә төсле. Күзне иркәләрдәй бер генә агач әсәре дә юк: утынга ярардайларының барчасын да кисеп аударып, кешеләр үзләре белән алып киткәннәр, ә һәммә куакларны бульдозерлар белән өйдереп якканнар.
Инешнең аръягындагы җил тегермәне белән янәшәдә, кызгылт авызын тешсез әбиләр сыман ачып, зәңгәр күк чоңгылы астында курган ята. Ул урта бер җирдән актарылып беткән. Үзен өйгән борынгы кешеләрнең «Нигә безне болай сансызладылар икән?» дигән зарларын галәмгә кычкырып торалармыни! Бульдозерлар белән ямь-яшел битен ертып, археологлар аның эчендә ике мең елдан артык сакланган җиз хәзинәләрен музейга алып киттеләр. Инешнең яшел ярлары, текә борылышларындагы сары һәм соры комлыклары кара-кучкыл тамгалар белән чуарланган: таллыклар белән әрәмәлекләрне дә кырдырып яктылар. Чөнки бу инеш, бу кырлар һәм бу үзәннәр су астында калачак: азат Каманы кешеләр тагын бер җирдән буып куйды, һәм тиздән яңа электр станциясенең суы Каюм белән аның бабасы басып торган үр итәгенә кадәр күтәреләчәк тә, кәз астыннан чыгачак ташларга ышкылып, чал сыртларын үткерли башлаячак.
– Ул агачларны ник өеп яктылар? – дип сорады Каюм.
– Станцага барып тыгылмасын өчен, – диде бабасы. – Кешеләр шулай ут ягарга ярата инде ул.
– Инеш бетәмени инде?
– Бетми. Агуыннан гына туктый.
Хәзер авыл – үрнең көнчыгыш ягында, һәммә өй өр-яңа. Байтагы таш. Ике катлылары да бар. Ә күбесе әүвәлгечә үк агачтан салынган. Нарат бүрәнәләренең ботак эзләреннән әчкелтем исле чәер тамып-тамып тора. Каюмга алар әнкәсенең алка гәрәбәләре булып та тоелгалый.
– Инде иртәрәк ятарбыз, – диде бабасы.
– Ник?
– Кояш алданрак батар – хәзер без көн чыгышы ягында ич.
– Аның каруы иртәрәк уянырбыз, – диде Каюм.
– Син зиһенле бала. – Бабасы дәү, кытыршы учы белән аның чәчен сыйпап алды. – Иртә уянган халык озаграк яши.
– Кешеләр – халык дигән сүзме?
– Кешеләр йокласа да ярый. Ә халык… халык ул көне-тө- не уяу торырга тиеш. Бер йокыга китсә, бүтән күзен ачмый ул.
– Чү! Төн җиткәч, бөтен кеше йокларга ята ич! Бөтен кеше йоклагач, халык та йоклый булмыймыни?
– Үзебез йокласак та, безнең зиһен белән хәтер йокламый, улым, – диде Каюмның бабасы.
– Хәтер ул – төшмени? – диде малай, әзрәк уйланып утыргач.
– Ник? – дип сорады бу юлы бабасы.
– Үзем йокласам да, минем төшем йокламый. Кино шикелле, ут кабынгач, кояш чыккач кына сүнә.
Бабасы кеткелдәп көлеп җибәрде. Аннары зур учы белән битендәге елмаюны сыпырып алды да моңсу күзе белән генә түбәндәге авылларына, дөресрәге, инде авыл булудан туктаган җиргә ишарәләп күрсәтте:
– Хәтер әнә шул инде ул.
– Буш җирме?
– Бу җирләрнең борын-борыннан буш торганы юк.
– Чү! – диде оныгы, гаҗәпсенеп. Исе киткәнне ул, бабасыннан отып, «чү!» дип белдерә.
– Уйла әле, уйла.
Каюм бермәл уйланып утырды. Берүзе утырып калган җил тегермәненең мүкләнеп яшелләнгән такта түбәсенә ике кеше менеп басканы күренде. Малай аларны әрекмән яфрагында үрмәләп йөрүче кырмыскаларга охшатып куйды. Алардан өркеп, тегермәннең текә стенасындагы, кәрниз астындагы бихисап тишек һәм ярыклардан әллә нихәтле күгәрчен, чәүкә тузгып чыкты. Ә тегермән үзе, салам кибәненә кунаклаган җиреннән очып китәргә җыенган карт тилгәнне төсмерләтеп, инеш аръягындагы түбәнкерәк үр башында утыра иде. Кайсыбер такталары какшаган, асылынып-асылынып тора – шул тилгәннең җил тузгыткан йоннары төсле. Дүрт канатының икесе генә калган инде; тегермән, яралы кош сыман, талгын җилдә канатлары белән кисәк-кисәк талпынгалап куя һәм аның бөтен тәне шыңгырдау белән тула.
Түбәдәге кешеләр купкан берничә тактаны аска төртеп төшерделәр.
– Сүтәргә тотындылар, – диде Каюм.
– Тотындылар, – дип килеште бабасы. – Карт-карчыкларга утын итеп өләшергәдер.
– Матур тегермән.
– Матур. Аны минем бабайлар бурап салган иде.
– У-у! – Малай дәшми торды. – Тик анда күселәр күп, – диде ул беравыктан.
Читать дальше