Тамара Ганиева - Мәхәббәткә генә ышанам…

Здесь есть возможность читать онлайн «Тамара Ганиева - Мәхәббәткә генә ышанам…» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Мәхәббәткә генә ышанам…: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Мәхәббәткә генә ышанам…»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Күренекле башкорт шагыйрәсе, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Р. Гарипов, Ф. Кәрим, Б. Бикбай исемендәге әдәби премияләр лауреаты Тамара Ганиева иҗатының төп үзенчәлекләре – туган халкына, ватанына, туган ягына мәхәббәт, милләтенең гореф-гадәтләрен, инану-ышануларын, рухи тамырларын ачып салу, туган тел язмышын кайгырту, тарих катламнарын күтәреп, үткәндә булган шанлы вакыйгаларны аһәңле шигъри тел аркылы хәзерге укучыга җиткерү.
Әлеге китапта шагыйрәнең лирик шигырьләре һәм «Җиһан», «Кануннар», «Әниемә тәкбир» поэмалары урын алды.

Мәхәббәткә генә ышанам… — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Мәхәббәткә генә ышанам…», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Әй бу гомер, ник мәңгелек түгел,
Үтеп әрәм була алай да.
Сынауларны монда үткәннәрне
Тынгы көтсә күктә ярый ла.

БАШКОРТ БИЮЕ

Урал-тауның биле нишләр икән,
Шартлап сынар,
Әллә чыдармы?
Камчат бүрек кигән асыл ирләр
Әйләндерә сылу кызларны.

Зыңгылдата басып, очып-кунып,
Сахраларда бии башкортлар.
Бөркет мәллә теге егетләре,
Кызыкайлар гүя аккошлар.

Дала кебек сабыр
Кыялардан
Атылып төшәр шулчак шарлавык.
Чишмә кебек талгын…
Табигыйлек,
Камиллекнең үзе бу зәвык.

Мәскәү, Париж…
Җир шарының үзе
Сәхнә булыр, болар тотынгач.
Карашлар бит нинди,
Буй-сын нинди!
Дөнья сыйдырышлы киң колач!

Урал-тауның биле, һай, нык әле,
Сәхнәләре асыл – хәтфәдән.
Безнекеләр бит ул
Чакма чаккан,
Болытларга җитеп яшьнәгән.

ИР ГАЛӘМӘТЕ

I

Гөрелдеге чыгып хәбәр сөйли
Онык-ул гынаем Искәндәр.
Дәү әнисе генә аңлаганны
Төшенмәс тә, бәлки, бүтәннәр.
Тыпырдыгың чыгып талпын әйдә,
Җилдерчәле, улым, Искәндәр.
Дәү әнинең учы ияр булсын,
Йолдыз гына очсын үкчәңнән.
Тып-тын гына ятып дөнья күзли,
Җанына гамь төйни Искәндәр.
Йодрык кадәр генә ир кисәге,
Токымымның рухы, бәхет, моңы
Тамырына аның күчкәннәр.

II

Оныккаем гаҗәпсенеп кенә
Дөньяларга күзен төбәде.
Шушы инде, балам, торыр җирең,
Гомер итәр туган төбәгең.
Такыр башы ялтыраган булып,
Әй көчәнә буын ныгытып.
Чарасыз да сабый, килер бер көн,
Сеңереңә сеңәр җир коты.
Кирелеп тә дулап рәхәт чигә,
Анам кулы им, дип кинәнә.
Үзем генә куркам, кулыгызга
Алыгыз, дип елап инәлә.
Ул гынаем минем, тулган аем,
Гайрәт иңәр әле иңеңә.
Мин үземне әйтмимен дә инде,
Таяныч бул башкорт иленә.
Кул гынаен канат кебек җилпеп,
Тыпырчына уртак колынчак.
…Җитте дәме, итәк-җиңне җыеп,
Басынкы һәм сабыр булыр чак.

III

Булмышымны биләде бит минем,
Язмышка гамь бирде бер егет.
Аягүрә бастыра да әйди
Киткән җирләремнән сөрлегеп.
Кичләр җитәр-җитмәс кырык эшем
Ташлыймын да чабам янына.
Көне буе көтүләрен сөйли,
Хыянәтләр төшенә дә керми,
Чын йөрәктән ихлас сагына.
Алдаштыра мине,
Нык өшегән
Җан гынаем тула ләззәткә.
Ир-егет дип хушсыз атлыгулар
Сәер сыйфат минем гадәттә.
Язар-сызар эшләремне куеп,
Кочак җәеп каршы томрылдым.
Сүрелми дә торган мәхәббәтем,
Яшәвемне ямьләр җан рәхәтем –
Ир асылы газиз оныгым.

IV

Ә без сине шундый көттек, балам,
Тәкатебез корыр чиктә иде.
Гомер сорап сиңа аять чыккач,
Хак Тәгалә үзе сине бирде.
Хак Тәгалә үзе сине биреп,
Тоташтырды мине бакыйлыкка.
Әле без бар, тере тамырыбыз
Түлле мая олпат халыкка.
Ә син безгә шундый кирәк, балам,
Өлешебез, бәхет жирәбәбез.
Шөкер, димен, әле өзелмәгән
Нух дәвреннән килгән шәҗәрәбез.
Дисбе кебек тезелешкән затның
Җанны майлар тотка, түрәсе бар.
Күкрәгемнең ап-ак бәрәкәте,
Рух-бәхете, гаме –
Ир куәтле,
Ир кодрәтле өйнең терәге бар.

«Һавалардан сулыш иркенәеп…»

Һавалардан сулыш иркенәеп,
Дәвалаудан узган җан гынам
Язылып та ямьгә хозурлана,
Басыла сызлау эчтән әрнегән.

Офыкларны кисеп офык таптым,
Кабат ачтым дөнья серләрен.
Чымырдатып арка сөягемне
Җелегемә үтте гаҗәп тойгы –
Яратуым туган җирләрем.

Җелегемә үтте гаҗәп ачыш:
Халык тойгысыннан ваз кичмәм.
Биек үлчәм белән тирән үлчәм
Зурлык булулардан болайрак
Милләтемә минем тиң икән.

Сулышымны һәм дә булмышымны
Иркенәйткән халкым, җир генәм,
Җир өсләре тарайган чак була,
Сула яза тамыр, түл генәм.

Тик барыбер тылсым чишмәләрдән
Көч ала бит нәсел-токымым.
Бүген янә, башкорт мәртәбәсен
Югалтма да башкаларны кисәт,
Дип, үземә кат-кат тукыдым.

«Ачыла-ачыла инде асыл чәчкә…»

Ачыла-ачыла инде асыл чәчкә,
Түгелә-түгелә инде мөлдер чишмә,
Өзелә-өзелә генә бер сандугач –
Унсигезем тулган мәлләрем хас.

Алсу-зәңгәр генә күк төсләре,
Иләс-миләс кенә җил искәне,
Узыша-куыша вакыт колынчагы –
Бер егеткә үлеп гашыйк чагым.

Сак-сак кына болан тояклары,
Тәлгәш-тәлгәш миләш ботаклары,
Каерып-каерып чабар печән өсте –
Бала гына көткән мәлем төсле.

ЯҢА ЕЛ АЛДЫННАН

Йөз яшь миңа.
Шулай фараз итәм.
Йөрәгемнең талу, аруы
Күтәргесез.
Елның елларына
Язмыш йөкләп китеп баруым.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Мәхәббәткә генә ышанам…»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Мәхәббәткә генә ышанам…» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Мәхәббәткә генә ышанам…»

Обсуждение, отзывы о книге «Мәхәббәткә генә ышанам…» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x