Атыңны син тугар.
Мунча ягам.
Шулпа пешкән. Әзер түшәгем.
Сәфәреңнең газапларын оныт,
Борчымасын бер дә кичәгең.
Туратыңны, әйдә, сугарыйкчы,
Куалыйкчы шуннан үзәнгә.
Куй, пошынма:
Бер ел – симез тартай,
Икенче ел – симез бүдәнә.
Шөкер, безнең әле он җитәрлек,
Кышкы сугым да бар киртәдә.
…Әй бу ир-ат…
Тынгы тапмый җаның,
Ил хәстәрен салмый җилкәңә.
Ваучер-песи,
Җаның нәрсә тели?
Кызым кулдан китте…
Әйдә соң
Мырылда да ямьләп җибәргән бул
Бу апаңның ятим гаиләсен.
Ваучер-песи,
Текәлепләр кара,
Нинди килбәтсез, дип,
Бу ханым.
Өшегәнне җылыткан бар,
Үзем
Синнән җылыракны тапмадым.
Ваучер-песи,
Тышта кем эт өсли?
Безнең өйдә җылы һәм тыныч.
Сөт кирәкме? Салам.
Тик берзаман
Сонылып су эчәлмәс чагым булыр,
Ни кылырсың?
Шунысы куркыныч.
Ваучер диеп куштым песиемә,
Зур мал булмаса да,
Бер өмет.
Иптәш булып, үтә җыйнак өйнең
Астын өскә йөри китереп.
– Курыкмыйсыңмы ялгыз? –
Дертләп китәм.
– Башкорт түгелме син, ипле егет?
– Башкорт түгел, көрд мин,
Җамал атлы,
Һинд-ираннар токымыннан –
Язит.
Менә сиңа…
Язит…
Минем исә
Ишеткән дә юк ул милләтне.
Шүрләп кенә ялгыз килгәнемдә
Нинди уйдан килеп эндәште?
Җанындамы уянды да кинәт
Мәҗүсилегенең учаклары,
Төсмерләде микән минем сыннан
Бик борынгы кандаш кыпчакларын?
– Озатып куйыйм, әйдә, соң бит вакыт,
Хатын-кызны кем рәнҗетәм димәс.
Бу калада тәүге тапкырмын мин.
Күп эчәләр… Халык болай көләч.
Зур Уфада, төнге уникедә
Шом-хәвефле кала урамыннан
Атлап килә башкорт белән язит,
Куркак ханым белән сылу егет –
Ике энҗе тарих бураныннан.
Минем салон – өчкә-өч ашханә,
Тост әйтешеп эчә шагыйрьләр.
Мин китәрмен, ә болар турында
Диссертацияләр язарлар.
Әле алар эре, шундый бахыр,
Беркатлылык катыш бөекләр.
Әргә түзә, хыялларда йөзә –
Кулса салынмаган киекләр.
Үзләре дә белми кем икәнен,
Кимсеткәнен юри заманның.
Учагына җыелышкан була
Өйрәләре сыек казанның.
Минем салон – өчкә-өч кухняның
Тоткасында ничә пегас-тай.
Яллар көмеш, йөгән генә юкә,
Иярләрдә заман сулкылдый.
Байлар әйдә масаюлы булсын,
Безнең сарай – салон-алачык.
Олимп-тауга илтер юл тармаклы,
Алачыкка ишек гел ачык.
Ихласлыкны әләм итеп сөеп,
Ил хәсрәтен йөкләп килә идем.
Агайларым!
Җаным теләүдәнме,
Сезне шундый якын күрә идем.
Мин ул кадәр ачык авыз түгел,
Сөрлегүләр барын белә идем.
Агайларым!
Минме имгәк адәм?
Нәкыш чигә,
Туң җир сөрә идем.
Рәнҗеттемме?
Сез дә чыдамаган
Өермәдә аумый калдым күп чак.
Нишләп төбәп кенә атмадыгыз,
Арттан килеп кададыгыз пычак?
Ничек оттык,
Мәхрүм иттек, диеп
Чумдыгызмы хәрәм бәкәрәткә?
Агайларым!
Нәфес иблис бит ул,
Бернәрсә дә күчми ахирәткә.
Алданган бар ла ул,
Мондые да
Бар, күрәсең инде, мәкерләрнең.
Ничек араларга икән сезне,
Абындырып куйса берегезне
Уалып ук төшкән хәтерләрем.
««Ак арыслан» рестораны ярда…»
«Ак арыслан» рестораны ярда,
Йөргән була кызлар – кыланчык.
Эчтән генә чеметә мине дә дәрт:
Кереп кенә инде күреп чык.
Акчаларын кая куярга дип
Йөргәннәргә инде – казино.
Алдаштырмагыз да,
Кирәкми дә,
Алданганнар юкса аз иде.
Теплоходтан җырлар ташып тора,
Алып китмәс микән бик ерак.
Бик киң ара дисәң,
Күңел бәйсез,
Иркенлекнең җыры моңлырак.
Чакырса да «Гурман» ашханәсе
Урманнарга,
Тауга дикъкать ит.
Шагыйрьләргә бәйрәм килешми, дип,
Үземә әйттем.
Нәфес күнми бит.
Күзең синең миндаль яфрагыдай,
Дигән булды берәү колакка.
Дертләп киттем,
Әллә чын микән соң,
Дип текәлдем үземә аулакта.
Кара диңгез,
Гомер итмеш синсез.
Сагынам да киләм,
Син иркә.
Ярларыңда нишләп ошыйм соң мин
Өереннән язган киеккә?..
– Яшәү шундый гади:
Яраклашкан
Җан асрауга, нәсел озайтуга.
Дөнья әзер түгел синекедәй
Чик-чамасыз ихлас яратуга.
Үз коесы аңа океан әле,
Үз кальгасы калып капылт-кара. –
Ул бер мәлгә дертләр дә онытыр,
Җаның җиһаннарга атылганда.
Читать дальше