Килдең исә нык яраткан җиргә,
Китәчәксең кире кайтмас өчен.
Бүтән биеклеккә күчкәч кенә
Бәһаләнер шатлык, көенечең.
– Күңелкәем хәзер үк шөһрәт сорый,
Бу ваклыктан ничек котылырга?
– Яшәү үкенече –
Тоташ Галәм
Кендегемә минем тоташкан, дип
Отылуда.
Карыныма сыйган газиз балам,
Куенга да инде сыймас буең.
Әмма кендек киселгәннән бирле,
Урталайга ярылдым бит инде,
Син дип газаплана зиһен-уем.
Ана күңеле гел балада икән…
Син далада чакта,
Мин – сагавыл 6 6 Сагавыл (башк.) – саклап торучы.
.
Хәтердә йә колын кебек чагың,
Көрәшкәннәр,
Куертканда агым…
Бер чалт аяз көнем,
Бермәл давыл.
Буем белән күтәргәнем кебек,
Уем белән күтәрәмен, балам.
Горурланам яки бөгелеп төшәм,
Түбәм күктә йә ишелә түшәм,
Син – өметем,
Сулкылдаган ярам.
Иман, тәүфыйк, мәхәббәт бир, Раббым,
Барчабызны мәхрүм итмә гамьнән.
Басып торам упкын читләрендә,
Карлы яңгыр һәм салават күпере
Җан түремдә, күңел эчләремдә.
Яклау көтәм Җирдән,
Күк-Галәмнән.
Җиде ыру – җиде ак тамырым.
Җитмеш җиде үлеп терелгән.
Ятим калам диеп курыкканда,
Ныклы өмет алам күзеңнән.
Биш тарафым: көньяк, көнчыгышым,
Төньяк, көнбатышым, җиһаным.
Биш бармагым кебек биш дәрманым –
Дәрт, кодрәтләр алып торганым.
Өч таган 7 7 Таган – «өчаяк» мәгънәсендә.
да кебек өч туганым,
Мин дүртенче – кисәү булыймчы.
Янган чакта, көлгән, елаганда
Өзелеп сезгә бәхет юрыймчы.
Берәү генә, бер-бер бөртек кенә
Газизләрдән газиз кыз балам.
Шул җидәүдән, биштән, өч, берәүдән
Сабырлык, уй, гайрәт, моң алам.
Бәйрәм икән, бәйрәм!
Официант!
Иң затлысын китер тәгамнең.
«Массандра»мы?
Ал-кызылы булсын,
Каны кызсын арган адәмнең.
Бәйрәм икән, бәйрәм!
Диңгез шавын
Утырыйк ла тыңлап, их… яме?
Гел тартынып яшәп, һай, туйдырды,
Бу дөньясы ике киләме?!
Бәйрәм икән, бәйрәм!
Музыкантлар!
«Вена вальсы»н килә тыңлыйсым.
Бездә көйләр бигрәк моң-сагышлы,
Уйнау белән килә елыйсым.
Официант!
Боз сал шәрабыма,
Исерүдә бит ул эш тормый.
Күңеллелек өчен
Эчүләрне
Табигатем минем хушсынмый.
Бәйрәм икән, бәйрәм!
Күзен кысты,
Теге ак чабакны куырыгыз.
Таң сызыла…
Тиздән ерак-ерак
Алып китәр һава юлыбыз.
Официант!
Чәйлек бар әле ул,
Кызсын әйдә күзең:
Нинди бай.
Без шулай ул, шөкер,
Баш җилкәдә,
Җыйган ризык шуңа бал да май.
Ашаган да эчкән авызлардан
Салынып тормый,
Анысы шулай да…
Бу җәйләргә һич рәнҗемәм бугай,
Әле көтә өйдә сабан-тургай,
Печәнлекләр көтә тугайда.
«Өебезгә сыенып кына үскән…»
Өебезгә сыенып кына үскән
Үземнән дә олы муелның 8 8 Муел (башк.) – шомырт.
Чәчкә атуын күптән күргәнем юк,
Кайту кирәк, дидем,
Тыелдым.
Янындагы сирин,
Бер тамыры –
Әнкәй каберендә,
Ә берсе
Уфадагы минем алачыкның
Күзләп үсә нәни өлгесен.
Әсир итә чит-ят манзаралар,
Ачып бетмәс сер бу дөньялар.
Яшел күлдә ак төнбоек ише
Чәчкә ата магнолияләр.
«Исәнмесез, авылдашлар!» – диеп,
Туган якка кайтсам берзаман,
Син, гидай, кем соң ул,
Танымыйбыз,
Дисәләр дә булыр бик таман.
Җир түгәрәк,
Юлның актыгы юк,
Байый бара минем гомерем.
Баш очыма берәү чәчәр берчак
Туган якның күксел сиринен.
Чәчкә булып атар күзем күргән
Сулар,
Дала,
Үзән,
Кыялар…
Әлегә мине таң калдыра сәфәр,
Кипарислар,
Күз кыздыра магнолияләр.
«Хөрмәтлеләр белән мәйдан тотам…»
Хөрмәтлеләр белән мәйдан тотам,
Ат шәп минем,
Атка ышанам.
Үзем ишкән йөгән, ияр-кашлы,
Көмеш дага айга охшаган.
Хуҗасына тартып тиктомалдан
Каерылса юлдан бер ары,
Сызгырмагыз,
Җиңүләрдән болай
Әйди безне җилү комары.
Җилеп үтик
Һәм күрсәтик әле
Осталыкка булган хакымны.
…Тышауларын алмый гына җилеп,
Сөрлектердем бәйге атымны.
Суындым инде мәйданнан,
Җанымда дау басылды.
Хәзер чыгам да базарга
Сатам шагыйрь башымны.
Сәүдәгәрләр җанга үтә:
– Коры баш кемгә кирәк?
Кул юа торган кул кыйммәт
Һәм арка – күндәм терәк.
Читать дальше