Элекке дус сынап-сынап,
Текәп карый башыма.
– Яраса ал,
Бик булмаса,
Эләрсең түр башына.
Кул селти дә ары китә:
– Акылың алтын икән,
Әйтерсең түргә эләргә
Синнән затлырак беткән.
Хакимдарлар йөзен сыта,
Дөмбәсләп карый арттан,
Өмет өзеп:
– Рәт чыкмас ул
Иелми торган баштан.
Теле дә озын күренә,
Һавалы икән, шайтан.
Базарның ямен җибәрә,
Юкмыни шуңа аркан?..
Күңелем гарьләнеп үкси,
Бот чабып көлә базар.
Кайда алып олагыйм соң,
Әй башым, үтмәс товар.
Яшәү даирәм җирдән биектәрәк,
Күктән түбән күңел киңлеге.
Күк белән Җир, бәндә араларын
Тоташтыра минем минлегем.
Күңел киңлегенең кануннары,
Бик ихтимал, сезгә ят булыр.
Таләп итмәгезче матди су да,
Ут-ялкын да. Мин бер чаткыдыр.
Бер чаткыдыр. Фани-бакыйлыкка
Өмет кенә өрер кодрәттә.
Адәмимен. Сезгә тиешлесен
Карап үрчетәмен үзәктә.
Үзәгемдә карап үрчетәм дә
Үзегезне сезгә кайтарам.
Чаткы гына якты килеп кунып,
Җаныгызны булса айкаган,
Зиһенегез Җир – Күк арасыннан
Бер уч яклау, жәлләү эзләсә,
Мин – сезнеке. Димәк, моннан ары
Минем илем – сезнең биләмә.
«Кош туплауларына кул болгадым…»
Кош туплауларына кул болгадым,
Уй уйладым:
Әгәр шул кошлар
Очып үтсә безнең морҗа аша,
Яхшырачак минем тормышлар.
Үрелеп бактым йолдыз тупламына,
Исләремә төште бергә чак.
Өем-өем иләк йолдыз кебек,
Сөмбел алып килдең бер кочак.
Карап тордым кургаш болытларга,
Күп утларга салды бу дөнья.
Офык читен ай сыпырып ачса,
Иңнәр язылгандай тоела.
Серләремне салдым агымсуга,
Арынырга хәсрәт-кайгыдан.
Югалтканнар кире кайтмый икән,
Аптыраудан көчкә айныдым.
Алачыкның яктым учагына,
Кочагына иңдем хәтернең.
Үткән белән киләчәктән торган
Күпер генә гомер әйтерсең.
Давылларның калдым уртасында,
Тупсасында тордым упкынның.
Шунда гына яшәү дигән илнең
Шатлык-кайгыларын юксындым.
Босниядә кардәш бәҗәнәкләр,
Өбе-елга – Обька кайтыгыз.
Йә булмаса, Җаек, Агыйделнең
Суын эчсен җиккән атыгыз.
Босниядә кардәш бәҗәнәкләр…
Азатлыкка булган ихтыяр
Сарай-йорт дип кала нигезләп тә,
Тынгылыклар тапмас бер хыял.
Босниядә кардәш бәҗәнәкләр,
Сезнең җанда, минем җанымда
Чукынуга башым имим дигән
Тәкать яши әле бүген дә.
Боснияне баш ияме дисәң,
Дуамал кан даулый: исәпләш!
Зиннәт сарай Уфалардан ерак,
Рух, язмышлар уртак, милләттәш!
Көзгесе белән кояшны
Эзли бер кыз, күрсәнә.
Янәсе, күршесе бүтән
Текәлмәс тәрәзенә.
«Куян» чәченнән юргалый,
Иркәләп күзен ялый.
Кулын болгап чәбәләнә
Каршы йорттагы малай.
Әнә үзе, көзге алып,
Кызның сипкелен саный.
Өч кояш ду килеп уйный,
Икесе – көзгеләрдә.
…Минем көзге олыгайды,
Ярый ул, кәефне бозып,
Үзәкне өзгәләргә.
«Әнкәемнең кулы нык арыган…»
Әнкәемнең кулы нык арыган…
Каләм тоткан кулы, урак урган,
Ризык сузган,
Безне назлый торган
Бәп-бәләкәй кулы нык арыган –
Күкрәгенә шуңа ул сыенган.
Әнкәемнең күзе нык арыган…
Нур бөркегән күзе, гыйлем җыйган,
Шатлык күргән күзе,
Күп яшь койган,
Әнкәемнең күзе нык арыган –
Мәңгелеккә ялга йомдырылган.
Әнкәемнең аяклары талган,
Дөнья көтә торгач сызлау алган,
Бер ял итсен дипме сузып салган…
Әнкәемнең аяклары талган,
Читек, оеклары салдырылган.
Әнкәемнең җаны нык арыган…
Аяулардан безне, яратудан.
Куану һәм чиксез сагынудан
Әнкәемнең җаны нык арыган…
Көне бетте микән, җирдән узган…
«Качып киткән татлы йокыларым…»
Качып киткән татлы йокыларым,
Төн үткәрә кайсы куенда?
Кырык чишмә башын урап чыгам,
Җитмеш хәстәр минем уемда.
Бу җанымнан купкан тынгылыгым
Оялады кайсы күңелгә?
Күңелсез лә икән бу дөньялар,
Бәхетләрдән өмет өзелсә.
Канатлары туңган җилбәзәклек
Шыңшый микән берәр куышта?
Горур кебек иде үзе болай,
Чая иде карап торышка.
Уем минем яшәү турында бит,
Үлем хакында да уйланам.
Шуңа чумам төпсез дәрьяларга,
Ау-челтәргә тарып уралам.
Читать дальше