Чыңгыз Мусин
Иж буенда кала эзләрем
Казаныма инде мең яшь тулды, –
Ун гасыр ел гомер арасы.
Картаерга әле иртә аңа,
Яшәрә тик яшьлек каласы.
Чал каланың изге туфрагына
Кемнәр генә аяк басмаган?!
Бу туфракта күпме даһи затлар
Гүзәл гомерләрен башлаган.
Калалар күп җирдә, тик шулай да
Мин бернигә сине тиңләмәм.
Чал тарихлы гүзәл кала бит син,
Кем бар җирдә сине белмәгән?!
Зилзиләле, канлы дәверләргә
Шаһит синең урам ташларың.
Син яшь әле, яшьлек гомереңне
Бүген гүя яши башладың.
Кунакларың сиңа килгән чакта,
Каршы ала Сәйдәш моңнары.
Урамнарың буйлап күпме йөрдем,
Сагышланган чагым булмады.
Әле дә, шөкер, тиңсез бу тантана
Туры килде безнең гомергә.
Бу тарихи гүзәл мизгелләрне
Насыйп булган икән күрергә.
Бәйрәмеңне зурлап каршылыйсың,
И мәһабәт, данлы башкалам.
Күпме әдип синең туфрагыңда
Тәүге иҗат юлын башлаган.
Ашкынулы гомер агышында
Сизелми дә еллар арасы.
Әле сиңа данлы юлың буйлап
Барасы да һаман барасы.
Сабантуйлар килде туган якка
Милләтемдә төрле бәйрәмнәр бар,
Иң күркәме – Сабан туйлары.
Халкым күпме газап кичерсә дә,
Күңеленнән аны җуймады.
Бу – халкымның гүзәл тантанасы,
Бу – халкымның рухи бәйгесе.
Битарафлык йоккан күңелләрне
Бар бит әле бергә бәйлисе.
Җан җылысы, күңел сафлыгының
Саф алтынга тора бәясе.
Милли хисләр, шөкер, кире кайта,
Тик бар әле канат җәясе.
И тарихи гүзәл бу мизгелләр,
Имин генә еллар узмаган,
Язлар белән кошлар кайткан кебек,
Үз асылыбыз кайтыр берзаман.
Тормыш – сәер нәрсә, замананың
Уңай ягы була, киресе.
Без кунакка килдек җиргә ләса,
Безгә тигән кайсы өлеше?
Әле дә, шөкер, җаннар тутыкмаган,
Тутыгырга сәбәп булса да.
Кунак көтә бүген авылларда
Һәр ихата, һәрбер бусага.
Талгын кичтә берәү гармун суза,
Җыр-моңнарсыз бәйрәм буламы?!
Калалардан кайткан кунаклардан
Гөрләп тора авыл урамы.
Мәйданнарда – моңлы, сихри аһәң,
Ишетелә азан тавышы.
Милли кыйблабызга йөзе белән
Ага инде заман агышы.
Болытларны җилләр куып киткән,
Һәр тарафта алсу төс кенә.
Мәрхәмәтле кояш, таңнан торып,
Нурын сибә мәйдан өстенә.
Сабантуйлар газиз халкым өчен
Миллилеге белән кыйммәтле.
Мәйданнарда узган бу мизгелләр
Берләштерә кебек милләтне.
Кунаклар кайта каладан,
Кайталар атна саен.
Купшыланып, көязләнеп
Кайталар кайткан саен.
Суык чакта җылы эзләп
Киткәннәр кайта урап.
Һич исәбе юк кунакның,
Өй саен тулы кунак.
Туган туфрагын сагынып,
Талпынып кайта кеше.
Кояшның тарту көче күк
Авылның тарту көче.
И гүзәл туган ягымның
Кичләре, иртәләре,
Ягымлы, назлы җилләрнең
Битләрдән иркәләве.
Һәр тарафта аңкый гүя
Ислемайның ислесе,
Һәр чәчәктә төрле төсләр,
Барча гөлнең үз төсе.
Уйнап йөри йомшак җилләр,
Һавалар җылы тора.
Уяна дәртле тойгылар,
Кайгылар онытыла.
Тоя микән бу ләззәтне
Каладан кайткан кунак.
Күңелкәен юатмыймы,
Бары хәл-әхвәл сорап.
Онытылмыйдыр туган якның
Йолдызлы, айлы киче.
Алдагы көнен уйламый,
Үткәнен уйлый кеше.
Кунаклар кайта каладан
Җәйләрен дә, кышын да.
Кайтсыннар иде китмәскә,
Калырга дип шушында.
Шагыйрьләр килгән авылга,
Авылда бәйрәм киче.
Һәммәсен тарткан мәйданга
Шигырьнең сихри көче.
Туган җирләр, изге җирләр
Шигырьгә, җырга гашыйк.
Игенче күмә бөртекне,
Җыр белән бергә кушып.
Шагыйрьләр шигырь укыйлар,
Тулган ай йөзә көлеп,
Бу тылсымнан бөтен авыл
Тирбәлеп тора кебек.
Болын юлы борылмалы,
Аңкып тора чәчәк исе.
Чык җемелди таңда, томан
Хушбуй бөркеп киткән төсле.
Болын юлы бигрәк матур,
Чәчәкләргә күмелгәнгә,
Эш кайнаган юл буйлары
Дәрт арттыра күңелләрдә.
Читать дальше