Туган җирдә эшләр беткән, имеш,
Табыннарда бары да җиткән, имеш.
Без бу җирдә көнне төнгә ялгап,
Бер мәгънәсез гомер иткән, имеш.
Бу замана бигрәк гаҗәп инде,
Кеше хәле кемгә хаҗәт инде.
Җир кешесе җирдә эшсез калу
Сәер инде, бигрәк мәзәк инде.
Агымсулар агар юлын табар,
Кеше гомере агымсудай агар.
Без китәрбез, безнең оныкларның
Тәрәзәсен нинди җилләр кагар?
Мин зур хаким булсам ил башында,
Ни кылырга үзем белер идем.
Дөньялыкта булган бар хөрмәтне
Иген игүчегә бирер идем.
Үгез җигеп, җирләр сөрдердек без,
Изге җиргә дога иңдердек без.
Үзгәрәбез, тизләнәбез, диеп,
Җир йөзендә кеше көлдердек без.
Заманалар әле үзгәргәнче,
Пенсиягә чыгып өлгердек без.
Икмәк булса, җыр да була, диләр,
Сәхнәләрдә кемнәр моңлана соң?
Кем уйлаган милли моңнарыбыз
Ят авазлар белән болганасын.
Торгынлыктан соңра күпме ара…
Тормыш гүя үз эзеннән бара.
Яраланып беткән замананың
Яралары балаларга кала.
«Чит илләрнең комнарында кызыналар…»
Чит илләрнең комнарында кызыналар,
Кемдер корган оҗмахларга кызыгалар.
Байлар йөри, без алардан киммени, дип,
Эшләп тапкан тиеннәрен туздыралар.
Гомеркәйләр сизелми дә үтә китә,
Үз ягыңның һавасына ниләр җитә?
Бездән алда бабакайлар йөз яшәгән,
Үз җирендә язмышларын көтә-көтә.
Эшләп арыган буыннарга дәва кирәк,
Күп вакытта без үзебез сәеррәк.
Кемдер корган оҗмахларга табынганчы,
Үз ягыңны оҗмах итү хәерлерәк.
Үрләр, үрләр, үлән баскан үрләр,
Итәге сез биек тауларның.
Үткәннәрнең телсез шаһитлары
Ил өстенә килгән яуларның.
Туфрагыңа яулар ябырылган,
Күпме кеше синдә кырылган.
Ил сагына киткән ир-егетләр
Кайталмаган сугыш кырыннан.
Минем җирем таулар иле түгел,
Язмышыбыз безнең үрләрдә.
Күкләр күкрәп, яшен камчылавы
Сискәндерә кара төннәрдә.
Ә үрләрнең гүя бер гаме юк –
Алар инде күпне кичергән.
Тыныч кына йокымсырый кебек,
Агуланып дары исеннән.
Ил өстенә килгән гарасатның
Гасырларда кала ярасы.
Үрләр тыныч, ләкин безгә кала
Үткәннәрдән гыйбрәт аласы.
Исә җилләр сискәндереп,
Исә авыл өсләрендә.
Морҗалардан кереп сайрый
Иртәләре-кичләрендә.
Җилгә каршы юлга чыксам,
Рухи азык биштәремдә.
Һәр сәфәрем – изге сәфәр,
Күңелемне хисләндерә.
Гомер өркеп үтә, димә,
Җилләр алып китә, димә.
Ул төннәрдә ятып йоклый
Тәмәй тауның итәгендә.
Исә җилләр, исә генә,
Җилле көннәр исәбенә.
Уйландыра, шомландыра,
Тынгысызлык шуннан гына.
Иж ярлары гүя упкын,
Иж сулары дулкын-дулкын.
Җәйләрендә кәккүк саный
Без яшисе гомер чутын.
Агымсудай агып китте
Михнәт белән узган гомер.
Замананың үзгәрүе,
Билләһи, дим, бездән түгел.
Авыл киче әүвәлгедәй
Җырлы-моңлы кичләр түгел.
Яшь буынның күңелендә
Без кичергән хисләр түгел.
Тик шулай да үткәннәрнең
Кайтавазы күңелләрдә.
Нинди бәхет тәүге моңнар
Күңелләрдән түгелгәндә!
Иж буйлары язны көтә,
Әле җиргә ак кар яткан.
Кыр казлары алып кайтыр
Җир җылысын җылы яктан.
Җилләр, җилләр җилләр инде,
Җилгә форсат килгән инде.
Җилдән җитез чаклар узды,
Без кемнәргә тиңнәр инде?
Без хәзер тик кемнәр инде?
Шыбыр-шыбыр яңгыр ява,
Шыбырдый калай түбә.
Күк йөзе елый шикелле,
Күз яшен түгә-түгә.
Шыгырдый сөяк-буыннар,
Һава дымлыга күрә.
Башкалар нәрсә диярләр,
Ә мин үзгә фикерле.
Җир өстенә яңгыр түгел,
Бәхет ява шикелле.
Көтеп алган яңгыр ява,
Җир дәвасы – тамчыда.
Тамчыларда чыгып йөрсәң,
Өс киемең манчыла.
Җырчы кошлар тынып калган,
Күренми түбәләрдә.
Канатларын капшый-капшый
Яталар күләгәдә.
Мин бер карт авыл агае,
Яшем сиксәнгә табан.
Җылы яңгырлар яуганда,
Шатлыгым арта һаман.
Шыбыр-шыбыр яңгыр ява,
Шыбырдасын, тынмасын.
Җылы җилләр иссә иссен,
Тик давыллар булмасын.
«Сандугач талда тирбәлә…»
Читать дальше