Безгәме соң сиңа тиңләшергә?
Син бит безнең алтын багана.
Милләтенең синдәй улы булган
Милләт кенә бөек санала.
Бик еракта калган хатирәләр
Әле дә искә төшә.
Күңел моңсулана, үткәннәргә
Һаман күчә-күчә.
Бүгенгенең үткән көнгә кадәр
Ерак аралары.
Яшь гомерен сагынып яшидер ул
Адәм балалары.
Күңелемне һаман сихерли күк
Тәүге гармун моңы.
Бик озын да, бик кыска да кебек,
И син гомер юлы.
Тойгыларны чикләп булмыйдыр ул,
Һаман кабатлана.
Сизелмәде гомер, бу тормышны
Шашып яратканга.
Тормыш баскычлары биек икән,
Биек, катлы-катлы.
Хатирәләр һаман кабатлана
Никтер бер-бер артлы.
Балачакның бармы соң әле ул
Сагынып сөйләрлеге.
Хатирәләр булып истә калган
Яшьлек юләрлеге.
Шагыйрегез булып калыйм,
Тик шагыйрь булып кына.
Кошлар булып сайрар идем
Талларга кунып кына.
Илһамланып яшим әле
Сезнең арада гына.
Шигырьләрем дәва булсын
Йөрәк яраларына.
Рухи дәва бүләк итү
Минем изге бурычым.
Өметләрне акламасам,
Шагыйрьлегем корысын.
Хәлләремне сорамагыз,
Барыбер бит алдалыйм.
Әллә әйбәт, әллә начар,
Үз-үземне аңламыйм.
Төннәр буе җырлар язам,
Әллә нинди бәндә мин.
Аңламассыз бу мизгелдә,
Сез аңламас хәлдә мин.
Әле җанда сүтелмәгән
Билгесезлек йомгагы,
Йөрәгемне авырттыра
Татлы газап тулгагы.
Хәлләремне сорамагыз,
Минем хәлләр караңгы.
Менә тибәр, менә тибәр
Серле шигъри яралгы.
Шагыйрь булам дигән теләк
Теләк кенә.
Бу тылсымны тоя фәкать
Йөрәк кенә.
Теләк кенә җитми аңа,
Сәләт кирәк.
Бу икәүне кавыштырган
Сәгать кирәк.
Сәләт бит ул шагыйрь белән
Бергә туа.
Гомер буе аның белән
Бергә була.
Шагыйрь халкы яза шигырен
Төнлә белән.
Чын шигырьләр туа йөрәк
Түрләреннән.
Шигырь туа төн ешлыгы,
Таң алдыннан.
Йөрәкләрдә бөреләнгән
Яралгыдан.
Сандугач та басып сайрый
Талларына,
Илһамланып җәйнең алсу
Таңнарында.
Барча кошның үз авазы
Тумышыннан –
Шуңа күрә сандугачның
Моңы шуннан.
Янмаса йөрәгем шигырь
Утында,
И каләмем, бу гамәлгә
Тотынма!
Авыл йоклый, баганада – утлар,
Караңгылык ындыр артында.
Ара-тирә этләр өргән тавыш
Ишетелеп куя якында.
Караңгы һәм нурсыз авылларның
Борынгысы булган, үткәне.
Һәр заманда шушы авылларны
Саклаганнар авыл этләре.
Авыл халкы өйдә эт асрамый,
Авыл эте бәйдә – урамда.
Һаулап өрә алар урамнарда,
Ят бәндәләр пәйда булганда.
Авыл агайлары эт асраган,
Эт ияртеп йөргән сунарга.
Ул заманда урман ешлыгының
Саф һавасы булган суларга.
Урманнар юк хәзер, заман йотты,
Калды аның фәкать тышлыгы.
Урманчылар аны сатып эчте,
Таладылар, каһәр төшкере.
Явыз этләр калаларда яши,
Каладагы купшы өйләрдә.
Хуҗа белән бер табактан ашый,
Ятып йоклый хәтфә келәмдә.
Ул өйләрне берүк әйләнеп уз,
Керә күрмә, эшең төшмәсә.
Күңелеңдә бетмәс җөе калыр,
Өйдә яткан этләр тешләсә.
Намус белән яшәп ятам кебек,
Шигырь язып гомер үткәрәм.
Этләрдән дә яман этлекләрне
Тоеп яшим инде күптәннән.
Берәр көчек капкастыннан чыгып
Өреп калса үтеп киткәндә,
Нишлисең бит, этләр холкы шундый,
Үпкәләмик әле этләргә.
«Иж буенда күптән йөргәнем юк…»
Иж буенда күптән йөргәнем юк,
Анда гүя юллар өзелгән.
Бүген менә чыгып киттем әле
Төнлә йөргән болан эзеннән.
Без кичергән еллар кайтавазын
Гел кабатлап булмый тоташтан.
Тойгыларым шушы эзләр буйлап
Иж буена барып тоташкан.
Бездә генә кебек алсу таңнар,
Күксел томан, матур иртәләр
Күңел кылларымны чиртәләр дә
Балачакка алып китәләр.
Туган якта туып канатланган
Балачакны онытып буламы?
Замандашлар китте еракларга,
Бушап калды авыл урамы.
Төнлә йөргән җәнлек эзләреннән
Яр буйларын күпме айкадым,
Үткәндәге авыр тойгыларны
Йөгерек дулкыннарда чайкадым.
Яшьлегемә кире кайткан кебек,
Иж буйларын урап кайтамын.
Читать дальше