Болын юлы борылмалы,
Борылып аккан елга кебек.
Һәр түмгәге таныш миңа,
Яшьтән шушы юлда йөреп.
Болын юлы борылмалы,
Карурманга алып бара.
Яшьлегеңне сагынганда,
Шул юлларны барып кара.
Биеккә, биеккә дәшә
Канатлы хыялларым.
Мин бу җиргә, ахры, бер дә
Сокланып туялмамын.
Челтер-челтер чишмә ага
Таш-таулар арасыннан.
Күңелдә сагыш кузгала,
Юксынган бала сыман.
Мин кичә генә гүя бер
Дөньяны белгән бала.
Нигәдер сизелми үткән
Үрләргә менгән ара.
Табындым үрмә гөлләргә,
Сокландым гүзәлләргә.
Яшьлегем үтте үрләрдә,
Язмышым – үзәннәрдә.
Яңа ел килә, Яңа ел,
Төренеп бәсләр белән.
Сизелми дә үтә гомер
Мәшәкать, хәстәр белән.
Кыш бабай да юлга диеп
Чыккандыр куышыннан.
Күлләр туңды кышның хәтәр
Зәһәрле сулышыннан.
Яңа ел килә, Яңа ел,
Күңелләр нигә китек?
Каһәрле, шомлы заманда
Кайгыны уртак итик.
Рәнҗетү, җәберләүләргә
Калмасын иде урын.
Болай да хәтәр юл үтте
Безнең чор, безнең буын.
Нахакка үртәмик җанны,
Җаннар бит җәрәхәтле.
Шәфкатьлелектә генә бит
Тормышның бәрәкәте.
Шаулашып, гөрләшеп үтсен
Яңа ел кичәләре.
Рәтләнер дөнья, рәтләнер,
Рухыбыз исән әле.
Яу кырына киткән егетләрнең
Сыкрап калды нигез-ниргәсе.
Кавышуларны көткән яшь кызларның
Сандыгында калды бирнәсе.
Аяз көнне гүя күк күкрәде,
Күкне телеп яшен яшьнәде.
Газизләрен көткән аналарның
Күзләреннән акты яшьләре.
Сөйгәннәрен көткән бик күпләрнең
Язмышларын томан каплады.
Күпләр кайтты сыңар аяк белән,
Ә күпләре кире кайтмады.
Давыл кубып килгән ул көннәргә
Күпме гомер инде узылган?!
Еллар имин, әнә ал таңнарга
Сабыйларның кулы сузылган.
Үсте гөлләр, исте җилләр,
Туктамый исте генә.
Исте дә барып бәрелде
Тәмәй тау өслегенә.
Бәрелде дә җиргә төште,
Гөлләрне җилгәрергә.
Тик шулай да нәрсә җитә
Туган як җилләренә?
Туган яклар аралады
Җилләрдән, давыллардан.
Зыялы бәндәләр чыкты
Без үскән авыллардан.
Иссен җилләр, тик шулай да
Булмасын исе генә.
Күңелемдә саф җилләрне
Үз итү хисе генә.
Искән җилләр иссен, әйдә,
Юлларын бүлмә генә.
Талгын җилләр дәва минем
Тынгысыз йөрәгемә.
Машиналар ашыгалар
Гүя куышкан кебек.
Асфальт юллар безгә табан
Үзе шуыша кебек.
Машиналар туктамыйлар,
Җилдереп оча гына.
Шофёр егет ашкынадыр
Сөйгәне кочагына.
Мин дә җилдердем яшьлектә,
Үрләдем үрләремне.
Тик онытмыйм сикәлтәле
Юлларда күргәнемне.
Юлда батып кала идем,
Юлларда куна идем.
Сөйгәнемә очып кына
Кайтырдай була идем.
Яшь чактагы яшел төсләр
Яшьлек буявы иде.
Юлларда түгел, күкләрдә
Очу хыялы иде.
Зәңгәр күккә меналмадым,
Җирдән аерылалмадым.
Туган җиремнең кадерен
Яши-яши аңладым.
Йөрәгемдә серләрем күп,
Гадәти серләр генә.
Инде шөкер имин генә
Гомерләр сөргәнемә.
Аяз төндә йөзгән ялгыз айның
Тәрәзәгә төшә шәүләсе.
Агачлар да никтер шауламыйлар, –
Тынгылыкка чумган һәммәсе.
Кышкы юллар күренә тасма кебек,
Юлчылар да йөрми юлларда.
Ара-тирә этләр өргән тавыш
Ишетелеп куя урамда.
Авыл тынган. Тик бер-ике йортта
Ут пыскыган кебек учакта.
Сүлпән генә булып кызыл шәүлә
Күренгәләп китә кайчакта.
Авыл чите. Ялгыз калган бер йорт,
Тынгысызлык һәрбер төнендә.
Мескен ана, түгеп күз яшьләрен,
Ирен көтә монда бүген дә.
Кичен ата шактый кызып кайта,
Дусларына кергән, күрәсең.
Дусларгамы, әллә башкагамы,
Аның күңелен кайдан беләсең?
Ана аны көтә өзгәләнеп
(Балалары әле кечкенә).
Ә ул кайта төйнәп йодрыгын,
Җикеренеп алар өстенә.
Кимсетелгән тормыш иптәшенең
Күз карашын канлы яшь аша
Айнык килеш күрә иртә белән,
Ә кичендә инде башкача.
Үткәннәрен сөйләп, кайгы йөзе
Ай нурында күренә нурланып.
Тәрәзәдән кинәт күзен ала,
Ай нурыннан гүя хурланып.
Читать дальше