Сандугач талда тирбәлә,
Тал төбендә күләгә.
Безнең өчен генә гүя
Сайрый безнең тирәдә.
Мин дә тирбәлдем бишектә,
Бишегем талдан иде.
Колагымда сандугачның
Моңнары калган иде.
Тик моңнарга уралмадым,
Сандугач булалмадым.
Моңнарга уралмасам да,
Язмышта югалмадым.
Талбишекләрдә үссәм дә,
Гамәлем башка минем.
Тик шулай да таң кошының
Моңнары башта минем.
Һәр кешенең үз гамәле,
Һәммә кошның үз моңы.
Талда карга каркылдаса,
Булмас иде кызыгы.
Кабереңә баралмадым,
Никтер вакыт тапмадым.
Җәйләр узды, кышка кердек,
Җирне карлар каплады.
Исән чакта минем өчен
Догада булгансыңдыр.
Яныңа килә алмыйча
Рәнҗетә торганмындыр.
Тик рәнҗемә, синең күңел
Иң изге күңел иде.
Керсез, гөнаһсыз җаннарга
Битараф түгел иде.
Минем дә гомерем кояшы
Төшлеккә төшеп бара.
Синең изге туфрагыңа
Якынаядыр ара.
Кабереңә баралмадым,
Әллә инде ирендем.
Әҗәл җитәр, яннарыңа
Мәңгелеккә килермен.
Яшьлегемдә бик күп шигырь яздым,
Бар кеше дә мине аңлады.
Минем гади, хисле шигырьләрне
Аңламаган кеше калмады.
Хәзер инде мин башкача язам,
Мин тормышта үзгә фикерле.
Шигырьләрем белән җитәкләшеп,
Күккә ашып барам шикелле.
Бер-бер артлы поэмалар туа,
Яңа җырлар тора өстәлеп.
Тик беркөнне сездән аерылсам,
Калсын димен миннән истәлек.
Мин хыялда күккә күтәреләм,
Биеклектән җирне күзлимен.
Аякларым җирдән аерылган,
Йолдызлардан серләр эзлимен.
Мин бик гади идем, тыйнак идем,
Хәзер мине күпләр санламый.
Шигырьләрне инде укымыйлар,
Чөнки мине беркем аңламый.
Үрелсәң дә шөһрәт таҗына,
Шигырьләр бит җирдә языла.
Аякларым җирдән аерылса,
Иҗатта бу бик зур фаҗига.
Ходай насыйп иткән гомеркәйнең
Уздым инде шактый өлешен.
Тәүге тойгыларны ялгый-ялгый,
Иж буеннан кайтып килешем.
Тирә-якта хәтфә болыннарым,
Күкрәп үскән иген кырларым.
Монда үтте минем балачагым,
Монда уза гомер юлларым.
Мин бурычлы саныйм нигеземдә
Бабам васыятьләрен үтәргә.
Ярый әле, Ходай насыйп иткән
Шул нигездә гомер итәргә.
Кырыс көзләрне дә каршыладым,
Көзләр булмый язлар шикелле.
Шыксыз көздә мәхәббәтем килде,
Көзләр гүя язлар китерде.
Табигатькә ихлас сокланулар
Миңа гына әллә язганмы?
Җәйләр узса, кышны юксынамын,
Кышлар җитсә, сагынам язларны.
Бездә генә гүя таң кояшы
Нурын ялгый җиргә, үрелеп.
Бездә генә гөлләр үсә кебек,
Асыл чәчәкләргә төренеп.
Бездә генә яңгыр болытлары
Җирне назлап ага түбәннән.
Бездә генә Тәмәй урманнары
Күк катына барып терәлгән.
Абзагызга инде сиксән тулды,
Каршыладым тәки сиксәнне.
Сикәлтәле гомер кичерсәм дә,
Җанда саклыйм тәүге хисләрне.
Еллар узган инде, һәр мизгелне
Хәтерендә кемнәр саклаган?
Тик шулай да бераз истә калган
Гомер сәхифәсен актарам.
Үзем күрдем кояш яктысында
Түрәләрнең кыргый эшләрен.
Үзем күрдем изге манараның
Сыкранып авып төшкәнен.
Үзем күрдем азгын түрәләрнең
Бер-бер артлы хатын алганын.
Төп йортында туган сабыйларның
Ач хәлендә ятим калганын.
Ятимлектә үткән заманалар
Беркемне дә аяп тормады.
Үземдә дә шул ук язмыш иде,
Үзем дә бит язмыш корбаны.
Күреп тордым авылым өсләрендә
Моңсу, шомлы таңнар атканын.
Изгеләрне конвой ялчылары
Зинданнарга илтеп япканын.
Белеп тордым ялкау бәндәләрнең
Усал эттәй өреп ятканын.
Белеп тордым тырыш, уңганнарга
«Кулак» диеп тамга такканын.
Кырык бердә басу капкасыннан
Кузгалдылар колхоз атлары.
Ир-егетләр китте яу кырына…
Килде башта сәлам хатлары,
Өчпочмаклы солдат хатлары.
Өчпочмаклы хатлар килеп торды
Сагышланган йөрәк хисеннән.
Хатлар килде салкын окоплардан,
Дөрләп янган ялкын эченнән.
Хат ташучы ләкин сирәк килде,
Сирәгәйде сагыну хатлары.
Чит туфракта күпләр ятып калды,
Туган илгә кире кайтмады.
Бик сөйлисе килә истәлекле
Сигез дистә гомер үткәнен.
Белмибез бит әле килер көндә
Нинди язмыш безне көткәнен.
Читать дальше