Әхәт Гаффар - Дәрья башы / Исток вселенского

Здесь есть возможность читать онлайн «Әхәт Гаффар - Дәрья башы / Исток вселенского» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Дәрья башы / Исток вселенского: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Дәрья башы / Исток вселенского»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Күренекле язучы Әхәт Гаффарның әлеге китабына Г. Тукайның бала чагы хакындагы «Дәрья башы» повесте, татар халкының яшәве, көнкүрмеше, хыял-омтылышлары турындагы «Бодай бөртеге һәм тегермән ташы», «Богау» романнары, «Кәфенгә кесә текмиләр», «Тентү», «Коелы өй», «Күл» дигән хикәяләре туплап бирелде.

Дәрья башы / Исток вселенского — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Дәрья башы / Исток вселенского», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Сала инде ул, салмый ни! Сафиулла әлеге хатынга: – Нәрсә син яланөс йөрисең монда? Суык тисә, синең җәфаң кирәк ди! – дип эндәште дә кулыннан салган бияләе белән аның артына шапылдатып алды. – Бар, чәеңне куя тор! Аннан ары кара аны: ахшамнан соңга мунча өлгергән булсын! – дигәч, толыбын салып, кулын әледән-әле тыны белән җылыткалый-җылыткалый, йөк бауларын чишәргә кереште.

Арттагы чананы, чишеп, янга урнаштыргач, Гатаулла олы капканы эшереп япты да, аннары атны, тугарып, абзарга кертеп чыкты.

– Турыга солыны кызганма, – диде аңа Сафиулла. – Туенгач, көрпә туглап сугарырсың. Тоз салырга онытма. Аннары өстенә чыпта яп – тирләде.

– Япкан. Ярар инде, әти. Шуларны да белмәскә бала-чага мәллә мин? – диде Гатаулла һәм, яңа чанага ымлап: – Кыйммәткә төштеме соң? – дип сорады. – Хутлы күренә.

– Кеше малын чутлама, яме. Казаннан хәтле сөйрәтеп кайткач, очсыз булыр димени? Галиәсгар кесәсе генә күтәрмәслек түгел, – дип, Сафиулла болдырның тәбәнәк баскычыннан өйгә кереп китте.

Йөкләр тирәсендә Гатаулладан кала бишмәт кигән яшь кенә хатын (йөкле күренә) һәм бер кыз белән бер малай кайнаша калды.

– Күпме әйтергә сиңа авыр күтәрмә дип, – диде Гатаулла яшь хатынга. – Көчәндермәстәйләренә генә тотын. Арттан кумыйлар ич – өлгерелер.

Фатыйма чишенеп өлгергән иде һәм хәзер малайның билбавын чишеп, бишмәтен, аннары киез каталарын салдыра иде инде. Сафиулла да, чишенеп, киемнәрен чөйгә элде, сакал-мыегына каткан бозны йолыккалагач, башындагы түбәтәен салып, башкасын киеп куйды.

Ишекне әледән-әле киң итеп ачып, өйне буга күмә-күмә, әрҗә, төенчекләр ташылып беткәч, барчасы өйгә җыелып торган бер арада Сафиулла сандыкка утырды да:

– Дога кылыйк, – диде.

Утырышып, дога кылып алдылар.

– Әгүзе билләһи минәшәйтан ирраҗим…

– Йа Аллаһы иллалаһы…

– Өй суынды, – диде Сафиулла, кузгалып. – Син, килен, мичкә ягып җибәр… Кызым, син яңа оекбаш китер, ә син, такырбаш, читек китер, – диде ул һәм, шуларны кигән арада, самавыр куеп йөргән яшь хатынын астан гына күзәтә-күзәтә: – Чәйгә Казан ризыкларын да куегыз, – диде. – Чәйдән соң Габдуллаҗанны җизнәләренә илтәсе булыр. Бераз күчтәнәч җыеп төйнәрсез… Син бар, кызым, Газизә апаңнарга хәбәр итеп куй…

– Кайсысына, әнинең абыйсы Галиәсгар абыйдагы Бибигазизәгәме? Әллә хезмәтче Габдрахман абыйның хатыны Газизәгәме? Ә?

– Минем әни ниме дип монда килсен икән, аңгыра? Габдуллаҗанны шуларга үзебез илтеп бирергә булгач, – диде Фатыйма.

– Минем кызым аңгыра икән, үзегезнең чатаныгызны йомышлагыз алайса, – диде Җәмилә.

– Сез нәрсә? – диде Сафиулла, ярсып. – Инде балалар бүлешәсезмени? Әйткәнне эшлә! – дип кычкырды ул кызына. Һәм тегесе тиз тотып чыгып та китте. – Ә син, Җәмилә, – диде ул, мич аралыгыннан коры утын алып, тамызлыкка чыра телгән яшь хатынына, – чабынырга яңа себерке куй. Рәтләп (тамагын кыра) чабынмаганга айдан артык… Юл газабы – гүр газабы ул.

– Бар, мунчага коедан су китерә тор, – диде Җәмилә киленнәренә. Һәм Сафиуллага: – Аның каравы, бер михнәттә, бер рәхәттә, диләр, – диде. Ул, мичкә утын тыгып, бер-бер артлы сызса да, шырпысын кабыза алмый тора иде.

Фатыйма аның кулыннан шырпы кабын тартып алды да, кабызып, чырага элдерде.

– Рәхәткә тәкатең калмагандыр шул, – диде ул төксе генә.

Бу арада Гатаулла ишек төбендәге тәпәнгә агач кисмәктән су салып, он, тоз өстәп туглады да атны эчертергә чыгып китте. Ә Габдулла түрге өйдә, нишләргә белмәстән, тын гына өй җиһазларын күзәтеп тора иде.

Мичкә ягып җибәргәч, түрге өйдә Фатыйма, бер төенчекне чишәргә керешкән Җәмиләгә иелеп:

– Рәхәткә тиенәсең килгәч, Казан юлын таптыйлар аны, – диде һәм төенчекне үзе чишә башлады. – Әйтмәгәние димә, мунчаның беренчесенә үзебез керәбез.

– И-и, исем бик китә инде, – диде Җәмилә, тыенкы гына көлеп һәм, күлмәген төзәткән булып, билен сыпырып-сыпырып куйды. – Икенчесе… күпкә кайнаррак аның, пәрәми!

– Кайберәүләргә кеше калдыгы да тансык шул, – диде аңа Фатыйма, зәһәр пышылдап.

– Ай-һай! Кайберәүләрне калдырасы итмәсә, Сафиулла яңаларын башларые микән дип торадырыем әле мин!

Эчтән ярсый башлап, Фатыйма төенчектән урындыкка исле сабыннар алып тезде.

– Аң бул, – диде ул. – Бу «Гөлҗиһан» сабыннарын үз кулларым белән сезгә дип җыймаган! Гөбердәтеп, үзебез юынабыз, Аллаһы теләсә!

– Сафиулла бая гына бер дә алай юыну кайгысында булмады шикелле. Безнең икебезгә ике себерке дә хәйран таман! Биргәненә шөкер, бүген бер-беребезне әлсерәшеп бетенгәнче чабындырасыбыз бар әле дип көтеп алганнарым рас килмәгәе!

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Дәрья башы / Исток вселенского»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Дәрья башы / Исток вселенского» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Дәрья башы / Исток вселенского»

Обсуждение, отзывы о книге «Дәрья башы / Исток вселенского» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x