Ә менә… искә төшерсәм, чәчләрем бүген дә үрә торырлык бер мизгел һич тә онытылмас. Ялтага иҗат йортына баргач, диңгездә биш баллы шторм вакытында су кереп харап була яздым. Ишелеп килгән дулкынны төпкә чумып уздырып җибәрәм, имеш! Бер дулкынны уздырдым, кабарып килгән икенчесе мине каплады да, суырып алып, вак ташлар белән бутап әвәли башлады. Бөтенләй үк тынсыз булдым дигәндә, өченче бер дулкын ярга ук очыртып чыгарды! Рәхмәтле дулкын булгандыр, күрәсең!.. Кешеләргә карарга уңайсыз. Янәшәдә хатын-кызлар аһ итеп торалар: «Господи, надо же!..» – диләр. Ошбу хәлне дә мин шигырь белән «беркеттем». «Эчке Аваз» дигән шигырь шундый гарасат хакында:
…Талпынды да соң кат, ярга чыкты
кайнап торган упкын арасыннан,
һәлакәтнең нинди зур буласын
күрде бары кешеләр карашыннан…
Хәвефлесе аның – Эчке Аваз,
иң хәтәре аның – соңлаганы;
кан тавышы,
вөҗдан кычкырганы,
сулык-сулык
намус елаганы!..
Җансызмы соң, –
яши һәр үләндә,
һәр яфракта яши Эчке Аваз.
…Диңгез тынган иде.
Пар шикелле
чыгып тора бер сүз:
«Кот-ка-ры-гыз!..»
…И күңелнең нарасый чаклары! Сагындырмаслык та түгел шул. 1957 елны беренче тапкыр Кара диңгезгә баргач (мин инде малай түгел юкса, икенче курс студенты), Ялтадагы Учан-Су шарламасы янында «әкияти» бер кызый белән танышып китеп, көньякның кара бәрхеттәй күгендә бриллианттай йолдызлары кабынгач, ни хикмәттер, икебез ике агачка менеп, тирбәлә-тирбәлә, төн ката җыр җырлап утырдык. Аерым агачта шыңшып утырганчы, ул кызыйны бүтәнчәрәк назлый алмадым микәнни? Хәзер болар көлке генә! Шунысы да бар: курсовкамның яртысын да ял итеп бетермичә, минем өчен оҗмах тоелган, магнолияле, кипарислы көньяк диңгезен ташлап, караңгылы-яктылы бер таңда автовокзалга дип нигә кузгалдым икән? Янәсе, Казан, андагы гүзәлем сагындырды!.. (Яшьлек бит, йөрәк канатлана!) Бүген дә диңгез акчарлаклары, дулкыннар шавы колагымда тора!.. Шунысын әйтим: кая гына барсам да, юлларымда мине һәрчак ашкынулы дәрт, шигърият озата барды. Тормышның, табигатьнең моңарчы адәм күрмәгән якларын күрү, яңалыклар ачу теләге – үзе бер күңел байлыгы, романтика лабаса! Шагыйранә хыялыйлык мине тормыш чытырманлыкларына да алып керде, шигърият мине коткара да килде, шөкер. Бу хакта минем фикердәш дустым, шагыйрь: «…Аны бары тик бер фәрештә – шигърият кенә саклады, исән калдырды», – дип язган иде. Күңелемне аңлавы өчен мең рәхмәтләр аңа!
Романтика, әйе, миңа һәрчак канат булды.
Минем Әстерхан өлкәсендә бер ел яшәвем үзе бер гомергә торырлык. Җәмәледәге укучыларым минем хөрмәткә утырткан Ак Тирәгем исән-саумы икән? Ошбу хатирәне искә алганда, елмаймый-көлми һич тә булдыра алмыйм! Балаларны дөге җыярга басуга алып чыккач, бу якта беренче дөяне күреп, укучыларымнан аерылып, шул дөя янына баруым да үзенә бер сабак булды. Тут тирәге төбендә бер гөнаһсыз басып торган дөягә, табигать баласына бер түмгәк алып томырдым бит! Ә үзем мөгаллим, имеш! Дөя дә җавапсыз калмады: салмак кына минем тарафка борылды да, иреннәренә җирәнгән кыяфәт чыгарып, «хач!» итеп бер төкерде! Әмма миңа килеп җитмәде, шөкер…
Шуннан соң мин халыкның «Аягыңа сыер басмасын!» дигән тәгъбирен, үземчә үзгәртеп: «Битеңә дөя төкермәсен!» – дип йөри башладым. Йә, бәрәкәт!
Кемнәрнең юк,
Тормыш ташына бәрелеп,
Җанын канатканы?!
Романтика – адәмнәрнең
Йөрәк канатлары!..
Нәкъ шулай…
Роберт Әхмәтҗанов 2003
Ятам ярда. Тыныч дәүләт сыман.
Баш очымда шаулый тупыллар.
Баш очымда Идел әкият сөйли.
Йөрәгемне юа дулкыннар.
«Йөзең куйсаң талгын җылы җилгә…»
Йөзең куйсаң талгын җылы җилгә,
Җирнең йөрәк тавышы ишетелә.
Җир-ананың калку күкрәгеннән
бодайларга татлы сөт килә!
Һәрбер нәрсә инде үзе сөйли, –
нигә кирәк игълан, белдерү?
Вакытын белеп, яшерен юллар аша
табигатькә килде Өлгерү!
Вакыт җитте! Уяныгыз, дуслар! –
Җир әҗәтен бирер минутлар.
Суын алып үскән туфрагыма
яңгырлата түли болытлар.
Тау капкасын каерып чыга сулар,
шау гөлләрен болын күтәрә.
Кояшлата түли аяз көннәр
максатыңа барып җитәргә!
Сиңа иртә ымсындым мин,
ымсынгандай әтәч энҗегә…
Ни булмасын, күзем күргән көннән
әле төнне һаман көн җиңә!
Сиртмәләрдә күзем ачу белән,
һаваларың шундый саф, аяз!
Кышны җиңеп, ел да өй түрендә
яңгырлары белән шаулый яз.
Кеше синдә гел яшәүгә гашыйк,
мөмкин түгел моны тоймаска.
…Олы бүрек кигән нәни малай
авыз ачып карый кояшка!.
Читать дальше