Айларда, әллә кайларда
йөри заман арбасы!
Бу чик түгел, яңа ярга
яңа юллар ярасы…
Яңгырап барсын чор түренә
кешенең хөр авазы.
Аңа бит җирне үзгәртеп
барасы да барасы!
Әле ярый кешегә җирдә
кеше булып каласы!
…Шыгырдап, сайрап, дыңгырдап
бара Тормыш арбасы!
Агач гомерен билгелиләр боҗралардан,
атның яшен билгелиләр карап тешенә,
балыкныкын – тәңкәдәге сыры белән,
кеше гомерен – җырлый торган җыры белән,
салган эзе, юлы белән.
Көннәрнең – көннәрдә,
гөлләрнең – гөлләрдә,
җилләрнең – җилләрдә
кабатлануы!
Хисләрнең – хисләрдә, кичләрнең – кичләрдә,
яшьлекнең – яшьлектә
кабат януы!
Кояшның – офыкта, яңгырның – болытта,
минутның – минутта
кабатлануы!
Күңелнең – күңелдә, язларның – язларда,
назларның – назларда
кабатлануы!
Таңнарның – таңнарда, эңгернең – эңгердә,
гомернең – гомердә
кабатлануы!
Елларның – елларга, елганың – елгага,
тармакның – тармакка тармаклануы!
Тормышның – тормышта, сулышның – сулышта
тумыштан тумышка
канатлануы!
Көтмәгәндә генә «музтовар»да
таныдым мин синең авазны.
Кама сандугачы, бүгенгедәй
син сайраган идең ул язны!
Сәүдә бара!
Синең пластинкаң
Күпме тираж белән тарала –
сыптыралар гына!
Сатучыга
кул сузылган кая карама!
Безнең менә яфрак чаклы гына
китап чыкса, ул да киштәдә
сатылмыйча ята еллар буе,
киштәләрдә тула дистәгә.
Якташым дип, бер мактаныр идем,
исемең дә юк бит, ичмасам.
Йолдыз булдың инде!
Ярар иде
безнең якны ташлап очмасаң!
Пластинка:
урман эстрадасы.
Ә син – соло.
Сайрый-сайрый дискы әйләнә.
Исә гүя җылы урман җиле,
хорга кушыла кәккүк:
– Әл-ләлә!
Тыныч чакта бу ни!
Сайрый идең
үч иткәндәй сугыш утына.
О, өздергән чакларың бар иде
туплар ак-ком-па-нементына!
Төн белән таң бергә кушылганда,
үләннәрдә чыклар янганда,
сугыш уты өткән урманнарда
концерт бирдең зәңгәр аланда.
Концерт бирдең бер түләүсез-нисез,
синең җырың яуны җиңеште.
Сандугачым, моңа бер уйласаң,
бездән сиңа орден тиешле!
Җыр буенча ярыш уздырылса
Җир шарында барлык кошларга,
булыр иде сиңа Гран-при
кошларара конкурсларда!
Салоннарны, җаным, сөймисең син,
яшәгәнче анда калтырап,
оч иректә!
Сезнең урман белән
гомерлеккә бугай контракт.
Урмандагы чыгышыңны тыңлыйм,
пластинка сайрый кибеттә…
Иҗатыңда шул син
кустарь түгел,
сайрау рәхәт
сезнең кебеккә!
Бу китапның ачтым күпме битен!..
Ничә бит бар тагын – әйтү читен.
Тик әлегә ачкан битләрендә
Ал таң иде офык читләрендә.
Ара-тирә, сөт парлары булып,
Офыклардан карап куйды болыт.
Җылы җилләр исте талгын гына…
Тибрәлдерде җылы агым гына…
Кинәт кенә, җуеп тынычлыкны,
Бер битендә аның сугыш чыкты!
Бер битендә… әйтмим, бигрәк авыр…
Ә шул бите мәңге истә калыр…
Калын булмасын ул, булсын юка,
Буш битләре аның янсын утта.
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.
Париждагы собор.
Маркиз – су астында калган иске Идел утравы.