Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр

Здесь есть возможность читать онлайн «Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: Прочая документальная литература, Публицистика, на русском языке. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Эта книга, адресованная широкому кругу читателей, обладает рядом особенностей: в тематических беседах, затрагивающих различные сферы жизни татарского общества, можно найти ответы на многие современные вопросы. В искренних и живых диалогах по-новому раскрываются гениальная личность Габдуллы Тукая и новые грани его творчества, всецело посвящённого столь дорогому его сердцу народу. Книга поэта Зиннура Мансурова написана по итогам его многолетних исследований. Вошедший в неё «Татарский кодекс по Тукаю» также представляет собой материал, до сих пор не имеющий аналога в татарской литературе.

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Г. Т. Күчмә заманнардан килгән гадәтме, нидәндер, безнең халык – шигырь вә җыр-бәет чыгарырга бик маил халык. Чү, аз гына бернәрсә «шылт!» иттеме, инде аның тугърысында иртәгә урамга бәетләр чыга… Халык һичкемгә мохтаҗ булмыйча, үз хиссиятен үзе мәйданга чыгарган, «Җырның җыртыгы юк» дигән дә җырлый биргән, бәетләр дә чыгарган… Башка халыкта ничектер, бездә бер ел үтми ки, анда бер-бер төрле яңа көй чыкмасын. Бу хәл бабаларымызның мәҗүс заманнарыннан бирле үк дәвам итеп килми микән?!

– Күрәм, сөальләрне мин түгел, сез бирә башладыгыз. Әйдәгез, әңгәмә тәртибен саклаган хәлдә, җырлар тарихына тукталыйк әле. Тәгаенрәк әйткәндә, аерым көйләрнең барлыкка килүенә. Халык иҗаты турындагы һәртөрле мәгълүматны җыеп баручы буларак, берәр җырның туу тарихын кыскача сөйләп бирә алмассызмы?

Г. Т. Озын вә кыска көйләремез тугърысында халык авызында төрле сүзләр сөйләнә…

– «А»дан башлыйк. Әйтик, татар һәм башкорт халыкларында яратып җырлана торган «Ашказар көе» бар. Ул безгә каян килде икән?

Г. Т. Бер башкорт түрәсе кызының кияве Ашказар дигән суның буена ау ауларга китеп, шунда суга батып үлә. Моның вафат хәбәре мәгъшукасына ишетелгәч, ул бик кайгыра… Беркөнне бу кыз, башкорт кызлары арасындагы барча җырчы кызларны чакырып, алардан вафат булган кияве хатирәсенә бик моңлы бер көй чыгаруларын үтенә… Кызлар төрлечә көйләр чыгарып карыйлар, ләкин берсе дә түрә кызының күңеленә ошамыйлар. Бу җырчы кызлардан бернәрсә дә чыкмагач, түрә кызы, бертөрле рух вә илһам белән рухланып, хәзерге «Ашказар көе»н җырлап җибәрә. Җырчы кызлар хәйран калалар.

– Башкорт дигәннән, 1912 елның апрелендә сез Уфага сәфәр кылгансыз. Җырларыбызда кат-кат искә алынган Агыйделгә, ниһаять, күңелегездә тупланып килгән соклануыгызны белдергәнсездер. «Буби» мәдрәсәсендә мөгаллимлек иткән Әхмәтфаиз Даудов белән очрашып, аның җырлавын сирәк була торган канәгатьләнү кичереп тыңлагансыз.

Г. Т. Ул скрипкәдә маташтыра… Ләкин җырласа, мин андый җыруны бөтен гомеремә тыңлар идем. Аның гади сөйләшүдә дә металлический вә музыкальный тавышы җырлау заманында бөтен көчен вә голүвиятен изһар итә… 106 106 Голүвиятен изһар итү – бөеклеген ачып бирү.

– Менә шундый талант иясенең, провокатор ярлыгы тагылып, кулга алынуы бик кызганыч…

Г. Т. Өзкерү мәүтакем билхәер 107 107 Үлгәннәрегезне яхшылык белән искә алыгыз. .

– Уфа тарафларында җыр-моңның хәл-әхвәле ничек?

Г. Т. Петербург профессорлары… башкорт халкының бик тиздән монкариз булачагына 108 108 Монкариз булу – бетү. иман иткәннәр. Башкортларның гадәт вә әхлакларын язып һәм кием вә зиннәтләрен музей өчен тикшереп ятмакталар икән…

– Шөкер, башкорт кардәшләребез исән-аман. Хикмәти Хода, халык санын алу мәгълүматлары буенча әле һәмишә арта да баралар…

Конец ознакомительного фрагмента.

Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

1

Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев исеме белән.

2

Җәсарәт – батырлык, кыюлык.

3

Парлак сурәттә муаффәкъ булу – якты зур уңышка ирешү.

4

Заһир – ачык.

5

Тәслим фитърәтендә – кемгә дә булса тапшырылырга тиешле хәлдә.

6

Нәсрани – христиан динендәге кеше.

7

Нәҗат – котылу.

8

Голүм – гыйлемнәр.

9

Гатәләт – ялкаулык.

10

Асла – һич тә.

11

Ләфзы – сүзе.

12

Мәнафигъ – мәнфәгать, интерес.

13

Мөрәбби, мөрәббия – тәрбияче ир-ат, тәрбияче хатын-кыз.

14

Сәляхият – сәләтлелек, талант, булдыклылык.

15

Җәһаләт – наданлык.

16

Анчак – бары тик.

17

Назик вә ләтыйф – нечкә һәм гүзәл.

18

Ислах әйләйә – «төзәтсен» дигән мәгънәдә.

19

Фәхерле – мактанычлы.

20

Угърашу – бәйләнешү.

21

Сәфил – түбән, вөҗдансыз бәндә.

22

Зате гали – бөек зат.

23

Мазарстан – каберлек, зират.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр»

Обсуждение, отзывы о книге «Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x