– Фани дөньядагы дан-дәрәҗә барысыннан да өстенмени? Бу шөһрәтпәрәстлек түгелме соң?
Г. Т. Сөальләр җавапсыз калмасын… Минемчә, онытылу, тибәрелү – үлемнән яманрак. Үзем үлсәм дә, газиз исемем үлмәсен, югалмасын; минем тырышлыгым һәм эшләрем бушка китмәсен.
– Фикер сөрешеннән сизелеп торганча, аерым теманы үзәккә алган әлеге әңгәмәбез барышында ниятләнгән барлык сорауларга да җавап бирелде кебек. Ошбу сөйләшү вакытында сезнең иҗатка тартылуыгыз да, бары үзегезгә генә хас язу үзенчәлекләрегез дә, ерак гасырлардан килгән әдәбиятыбызга гамьле карашыгыз да, аерым әдипләргә мөнәсәбәтегез дә шактый тулы ачылды. Инде әңгәмәбезгә нокта куеп, йомгаклау сүзе әйтсәгез иде.
Габдулла Тукай. Актык сүз буларак шуны әйтәм… Бездә әдәбият бар, һәм дә бай әдәбият!
ТӘРӘККЫЙГӘ ЧАКЫРА ТОРГАН МУЗЫКА ГҮЗӘЛДЕР
Җирдә яшәүче бер генә халыкны да җыр-көйсез күз алдына китереп булмый. Ә татарны бигрәк тә. Аның насыйп кылынган тәкъдире дә көйле итеп язылгандыр сыман. Чыннан да, гаять үзенчәлекле моң белән өртелгән җыр безне әлмисактан бирле киләчәккә озатып бара. Анда бөтенесе дә яңгыраш таба: кайгы да, шатлык та, ышаныч та… Әгәр татар шагыйре үзенең фидаи гомерен моңлы бер җырга тиңли икән, әлеге образлы билгеләмә газиз кавемебезнең үткән юлына да туры килеп тора. Гомумән, олы язмышлы шагыйрьләрнең үзләрен дә җыр-моңнан аерырга мөмкин түгел. Габдулла Тукайны гына мисал итеп китерик. «Җырласаң да, җегет, ачы җырла» кебек сүзләрдә иҗатының асыл рухын сиздереп үткән әдип, белгәнебезчә, төрле уңайдан язылган мәкаләләрендә музыка сәнгатебезгә кагылышлы мәсьәләләргә карата да әтрафлы фикерләрен белдергән. Халык җырларын җыю белән дә шөгыльләнгән ул, шушы теманы үзәккә алып, хәтта җәмәгатьчелек алдында махсус лекцияләр дә укыган. Аның җырларга яратуы да күңелдә соклану уята. Аңлашылганча, безгә «Туган тел» гимнын мөкатдәс мирас рәвешендә калдырган Тукаебыз татарны милли музыка эшчәнлегендә дә тәрәккый югарылыкта күрергә теләгән. Сезнең игътибарга тәкъдим ителә торган чираттагы әңгәмә моның шулай булуын тулысынча раслар дип уйлыйбыз.
– Бездә шагыйрьне җырчыга тиңләү ерак гасырлардан бирле килә. Хәтта «колагына аю баскан» каләм әһеле дә үзенең язганнарында «җырлау» сүзен кат-кат куллана. Табигый ки, күчерелмә мәгънәдә файдаланыла торган ошбу метафорик кәлимә сезнең тезмә-чәчмә әсәрләрдә дә әледән-әле күзгә ташлана. Әлбәттә, аларда ясалма купшылык сизелми, чөнки авторның шулай тәкрар кылырга тулысынча хокуклы булуы, ягъни Тукайның җыр-моңны нечкәләп аңлавы безгә яхшы мәгълүм. Өстәвенә аның туры мәгънәдә җырларга яратуын да беләбез. Әйдәгез, маэстро, сүзне шуннан башлыйк әле. Җырчан булуыгыз турында үзегездән ишетәсе килә.
Габдулла Тукай. Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем.
– Туган ягыгыздагы Кырлай авылы сезне төшләрегезгә кереп йөдәтә, монда үткәргән еллар иң-иң якты хатирәгез булып саклана. Шулай түгелме?
Г. Т. Күңелле чаклар!.. Ул авылның, – һич онытмыйм, – һәр ягы урман иде.
– Җәннәт мисалындагы урманнар! Монда…
Г. Т. Монда бульварлар, клуб һәм танцевальня, цирк та шул; монда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул.
– Яралы җаныгызның татлы кичерешләре шулайрак гөман кылырга этәрә: сезнең күңелегездә гомер буе шытым биреп торган җыр-моң орлыклары нәкъ менә шушы авылда – исеме үк «җырлай» сүзенә аваздаш булган әкияти Кырлайның үтә бәрәкәтле җирлегендә салынмады микән?
Г. Т. Мин җәй көне урман буена ат ашатырга килгән яшүсмер Гайнетдин вә Сәйфетдиннәрнең дә җырларын тыңладым… Аларның ут әйләнәсенә утырышып җырлаган җырлары һәм дә моңлы күңелләреннән чыккан хиссият утлары минем йөрәгемә тәэсир итәләр иде.
– Шагыйранә нәтиҗә ясап әйткәндә, әгәр күңелгә сандугач керә икән, андый зат җырламыйча түзә алмый. Хәтерлисездер, «Мотыйгия»дә белем алып йөргән елларда, аңлашылганча, сездәге җырчылык сыйфаты киңрәк ачылган. Җаек мәдрәсәләрендә үткәрелә торган кичәләрдә дә әлеге сәләтегезне күрсәтергә туры килгән. Анисимов күле, Чаган һәм Урал елгалары буенда да, мәгълүм Ханская рощада сәйран иткәндә дә җырлап җибәрергә яраткансыз. Шәрикләрегез раслаганча, иртә-кич тәһарәтханәгә юынырга төшкәч, муенга сөлге урап, папирос тарткан хәлдә, көйләп алу гадәтегез дә булган. Янәшәгездә балалар, өлкән шәкертләр һәм хәлфәләр тормаган очракта, әлбәттә. Хәтта әле бервакыт кече Газизә тумагызга: «Апай, минем белмәгән җырым юк», – дип мактанырга да җөрьәт иткәнсез…
Читать дальше