– «Мөтәшагыйрьгә» дип исемләнгән аллегорик багышлавыгыз кемне күздә тотып иҗат ителде? Тәнкыйть угы тырпаеп торган әлеге әсәрдә үзенчә шигырь язып маташучы үзәккә алынган.
Г. Т. «Борһане тәрәккый»дә бер дә кирәкмәгәнгә урын алган бәгъзе шигырьләргә эчем пошадыр. «Мөтәшагыйрьгә» шигыре, ихтимал, шундый эч пошулар сәбәпле ихтыярсыз язылган булыр.
– Әстерханда чыгып килгән әлеге атналык газетада сәнгати югарылыктагы әсәрләр дә дөнья күргән. Шул исәптән сезнеке дә. Ә түбән сыйфатлы нәрсәләрне үткәртми торган цензорлар чынлыкта булмый, мондый эштә иләк сыман җайланма да файдаланыла алмый шул. Хәер, миндә мантыйк ягы беркадәр аксый бугай – ошбу төшенчәләрдә үзгәлек тә бар лабаса.
Г. Т. Цензор белән он иләүче хатын арасында аерма шул гына: берсенең иләге төбендә – эшкә ашмаганрак нәрсәләр кала, берсенекендә – иң кадерле нәрсәләр генә кала.
– Чын әдәбиятның чүпләнүе турында сөйләшкәндә, бергәләшеп мондыйрак нәтиҗә чыгарасы килә: һәрбер иҗатчының күңелендә тәнкыйтьче утырырга тиеш. Бары шул очракта гына «тузга язмаган»нар кими төшәр. Менә сез башкаларга карата бик таләпчән, каһкаһәләп көлүегез дә гелән кабатланып тора. Үзегезнең язганнарны да еш тәнкыйтьләп киләсез. Монысы аеруча гыйбрәтле. Мәсәлән, «Шура» шигырьләреннән» дип исемләнгән әсәрегез җәһәтеннән гаҗәпкә калдырырлык үтә катгый искәрмә биргәнсез. Авторын тәгаен билгеләүдә шик-шөбһә уятмаслык итеп…
Г. Т. Бу шигырьләрне яздым мин, бүкән; язалмас моны бүкәннән бүтән.
– Үтергеч гипербола! Өстәвенә үзегезгә юнәлтелгән. Ярый, бусын калдырып торыйк… Шулай уйларга нигезем бар: сез яңа әсәр иҗат итәсез дә, еш кына аннан канәгать калмыйсыз кебек.
Г. Т. Шигъреми яздым, басылды; мин тагын зур кайгыда… Һич риза булмыйм үземнән язганымнан соңра мин.
– Сез үзегезнең яраткан укучыларны искәртеп куярга уйлыйсыз бугай.
Г. Т. Әйе… Кызмагыз бик, чыкса мәйданга басылган чүпләрем.
– Янә арттырып җибәрәсез бит. «Чүпләрем» дип әйтер өчен берәр җитди сәбәп бармы?
Г. Т. Ярты төш мисалендә үтеп киткән 7 сәнәлек бер мөддәт эчендә минем тарафтан шактый гына мәнзумат 96 96 Мәнзумат – шигъри әсәрләр.
язылып ташланган. Ул мәнзумат… төрек-татар галәменең һәр ягына таралган… Һәр тарафта: «Бер казакъта гына түгел, бездә дә бер оста такмакчы булды», – дип, минем такмаклар мисал итеп күрсәтелгән. Шулай булган. Заман кичкән. Сулар аккан… Әнә шул «ярты төш» мөддәтендә мин кайбер чакта уянып, тәмам сафланып та китә идем… Уянганда тыгызланган вә газапланган нәрсәләрем төрле диваннарымда 97 97 Диван – җыентык.
һаман әле үзем, җаным, вөҗданым, оятым, хәятым разый булмаган шигырьләремнең шушы көнгәчә халык тарафыннан укылып (нахально) йөрүләре иде. Вә ул шигырьләрнең, бүген бу сәгатьтә үзләрен тотып яндыра вә җәһәннәмгә юнәлтә алмавым сәбәпле, гүя минем өстән кычкырып көлүләре иде.
– Һәрбер каләм әһелендә дә шундый таләпчәнлек булса икән! Үзең дөньяга чыгарган әсәрләрне ничек юкка чыгарырга мөмкин?!
Г. Т. Иң элек 7 ел, тәмам 7 ел мөддәтендә себерү вә пакьләү күрмәгән «такмак булмәсе»н себерергә тотындым. Һу, монда чүп-чар!
– Ваз кичәргә теләгән әсәрләрегез тәгаен нидән гыйбарәт соң?
Г. Т. Әллә нинди «американизировать» ителгән «Кичке азан»нар… «Шәкерт, яхуд Бер тәсадеф» кеби, инсан авызыннан чыкмаган диярлек тәркибләр 98 98 Тәркиб – сүз тезмәсе.
, тагы шундый кабахәтләр… Менә шундыйлар минем рухани бүлмәдә 7 ел торганнар. Меңнәр мәртәбә халык күз алдын мәсхәрә итеп, кайсылары бишәр меңнән икешәр кат басылганнар вә, Хода гына белә, күпме укылганнар.
– Ничек шулай килеп чыккан? Үз-үзегезгә сорау биргәнегез бармы?
Г. Т. Соң боларның 7 шәр ел буе бүлмәдә ятуларына ни сәбәп булган? Менә шул чүпләрнең язылуына нинди кабахәт вә кара көч сәбәп булса, шул сәбәп булган.
– Яратмаган әсәрләрегезне себереп түккәндә, берсе дә кызганыч тоелмадымы?
Г. Т. Башыңда гакылың сафайгач, «төш» күрмәгән чакта бүлмәңдә үзең сөймәгән бер генә кешене дә тотасы килми. Кая ул минем «теге шигырьләрем» кеби бөтен бер артельне! Юк, котылдым. Инде мин аларны себердем… Бүлмәмдә «үз сөйгәнем», «үз сөйгән шигырьләрем» генә калдылар.
– Үзегезнең җиз иләктән үтмәгән әлеге шигырьләрне тәнкыйть үзәгенә чыгарырга теләүчеләр күп булдымы?
Г. Т. «Вакыт», «Шура», «Идел» вә башка да бик күп идарәләргә мәкаләләр бирделәр… Әгәр алар мине үз-үземә дә, кешегә дә шул шигырьләр белән тәкъдим итсәләр вә миннән мәлгунанә бер сурәттә шаркылдап көлсәләр, вакыйган, максудларына җитәләр иде. Ләкин миңа эш башында рух биргән идарә мөхәррирләре эш уртасында мине мәсхәрә иттермәделәр. «Теге»ләрнең мәкаләләре дә басылмады.
Читать дальше