Миркасыйм Госманов - Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти

Здесь есть возможность читать онлайн «Миркасыйм Госманов - Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2019, ISBN: 2019, Жанр: Биографии и Мемуары, Биографии и Мемуары, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Галим, тарихчы Миркасыйм Госмановның бу җыентыгына замандашлары, әдәбият, сәнгать һәм фән өлкәсендә хезмәт куйган күренекле шәхесләр турындагы истәлекләре туплап бирелде.
Китап галимнең тууына 85 ел тулу уңаеннан нәшер ителә.
В сборнике современного ученого, историка Миркасыма Усманова собраны воспоминания о выдающихся деятелях литературы, искусства и науки.
Книга издана к 85-летию со дня рождения ученого.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Миркасыйм Госманов

Хәтер мизгелләре. Истәлекләр

Төзүчеләре:

Д. М. Госманова, Д. Г. Мостафина

Усманов Миркасым Абдулахатович Мгновения памяти Составители Усманова Диляра - фото 1

Усманов Миркасым Абдулахатович

Мгновения памяти

Составители:

Усманова Диляра Миркасымовна

Мустафина Дина Абдулбаровна

Татарстан китап нәшрияты 2019 Госманова Д М Мостафина Д Г төз 2019 - фото 2

© Татарстан китап нәшрияты, 2019

© Госманова Д. М., Мостафина Д. Г., төз., 2019

© Госманов М. Г., варислар, 2019

Аның күңеле таулы иде

Мин аны беренче тапкыр Казан университетына керү имтиханнары биргәндә күрдем. Тарихтан имтихан алучы укытучылар арасында әллә каян аерылып тора. Куе чәй йөгерткән төсле карасу-кырыс йөзле, юка иреннәрен кысып, утлы күмер кебек янган күзләрен зәһәр очкынландырып утыра… «Бик усал күренә бу, чиратны үткәреп, хатын-кыз укытучыларның берәрсенә утырасы булыр», – дип ният кылганым хәтергә уелган… (Соңыннан белүебезчә, күзгә ташланып торган кырыслык битлеге аның миһербанлы, уенчак, гаҗәеп нечкә җепселләрдән үрелгән күңеленең пәрдәсе, калканы гына булган икән.)

Ул борын-борынгыдан төрки-татарлар җирләре саналган Кытайның төньягында, ягъни Бөек Кытай диварының тышкы – төньяк-көнбатыш ягында гомер кичерүче милләттәшләребез кавеменнән булып чыкты. Аның кыяфәтеннән, күз карашыннан, үз-үзен тотышыннан борынгы бабаларыбызга хас экспрессив көч-дәрман, үз-үзенә ышану, эчке максатчанлык ташып торганын күрми калу, аңа «буйсынмау» мөмкин түгел. Миңа калса, ул Алтай-Саян төбәкләре, Тарбагатай далалары аша, сак(скиф) – сармат бабаларыбыз, Атилла һуннары, түркләр җилдереп узган япан дала буйлап тояк эзләрен барлап, сүнгән учак урыннарын тергезеп, халкыбызның мең еллар буена килгән күркәм гадәт-сыйфатларын сеңдерә-сеңдерә, мәелләрен төшенә-төшенә җәяүләп килгәндер кебек. Килгәндер дә, ихтыяр көчен җыеп, Казанның фән дөньясы ишеген каккандыр (университет колонналары арасыннан узып, студент эскәмиясенә утырганда Миркасыйм Госмановка инде 24 яшь була). Татарстанга китергән юллар, ул аралашкан төрки халыклар аның йөз-төсмеренә үзенчәлекле чалымнар өстәгән сыман, ул гомумтөрки кыяфәтле: уйгурлар – үзенеке, кыргызлар – үзенеке, казахларүзенеке дип санарлык. Аларның тел үзенчәлекләренә дә ул, бәһале баян регистрында көйне үзгәрткән кебек, бик тиз күчә ала иде. Уйгур белән уйгурча, казах белән казахча, үзбәк белән үзбәкчә, төрек белән төрекчә гәпләшә белгән, гомумтөрки тел байлыгын аң-белеменә сыйдыра алган булачак галимебез әнә шулай итеп мәркәзебез Казанга тел-әдәбият, иҗат серләрен өйрәнер өчен килә дә… әдәби телен чарлар өчен, Чыңгыз Айтматовның «Җәмилә»сен тәрҗемә кыла да… әдәби иҗаттан фәнни эзләнүләр юнәлешенә кереп китә. Аспирантурада укыганда ук җирле халык игътибарыннан читтә кала килгән рухи хәзинәбезне – борынгы кулъязмаларны эзләү-барлау, җыю-өйрәнү, хәтеребезне уяту мәшәкатенә чума. Бу гамәл ифрат вакытлы башлана, тарихи хәтерен җуя барган варислар борынгы кулъязмаларны укый да, кадерен дә белми башлаган, фәнни җәмәгатьчелек борын төбендәге «кече» болгар тарихыннан гайрегә үрелергә кыймаган чорда, ул татарның иң гайрәтле, иң гыйбрәтле, дөньяви танылган дәүләт оештырып, югары кимәлдәге мәдәни җәүһәрләр, гүзәл архитектура үрнәкләре, гаҗәеп әдәби әсәрләр тудырып калдырган чоры – шөһрәтле Алтын Урда дәүләте тарихын фәнни кулланышка кертелми килгән чыганаклар нигезендә тасвирлап бирә.

Картлар күңеленә сак кагыла белү сыйфатына ия булуы, җор-үткен теле, сүзен мантыйклы кистереп әйтә алуы аны археографик эзләнү юлында бәһасез табышларга ирештерсә, чыганакчылык өлкәсендәге хезмәтләре исә аны дөньякүләм таныта, фәнни дәрәҗәләр яуларга мөмкинлек бирә (юл ача), академик исеменә лаек итә. Урта гасырга караган гарәби язулы чыганакларны өйрәнү серләренә төшенә алуы да аның шул ук барча төрки телләрне нигезле белүе аркасында була. Шунысы да әһәмиятле: ул безнең миллиләшә башлаган гадәтне – татар йортын, тарихын большевиклар канлы каләм белән сызган республика чикләренә генә кертеп карауны тар караш буларак бәяли килде. Кара диңгездән алып Татар бугазына чаклы җәелгән кыйтга ул – безнең ата-бабаларыбызның уртак җире булганлыгын исбатлады, географик атама өстәп, этносны милли төркемнәргә бүлгәләүне кабул итмәде. Аның белән әңгәмә корган вакытларда бу шәхесне безгә – битарафлык баса башлаган, курку-сагаю томанын ерып чыга алмаган, зирәк аң-акыл казаны саега башлаган мәркәзебезгә – Ходай үзе илче итеп юллагандыр кебек тоела иде.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти»

Обсуждение, отзывы о книге «Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x