Миркасыйм Госманов - Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти

Здесь есть возможность читать онлайн «Миркасыйм Госманов - Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2019, ISBN: 2019, Жанр: Биографии и Мемуары, Биографии и Мемуары, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Галим, тарихчы Миркасыйм Госмановның бу җыентыгына замандашлары, әдәбият, сәнгать һәм фән өлкәсендә хезмәт куйган күренекле шәхесләр турындагы истәлекләре туплап бирелде.
Китап галимнең тууына 85 ел тулу уңаеннан нәшер ителә.
В сборнике современного ученого, историка Миркасыма Усманова собраны воспоминания о выдающихся деятелях литературы, искусства и науки.
Книга издана к 85-летию со дня рождения ученого.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Кышкы суык, зәмһәрир дип әйтерлек көннәрнең берсе булуга карамастан, түгәрәк утырышына студентлар күп җыелган, шуңа күрә гадәти уртача зурлыктагы аудиториядән киңрәгенә күчеп утырган идек. Күпчелек пәлтәдән, хәтта туннан. Әмирхан ага үзе дә шактый җылы киенгән – костюм астыннан калын свитердан, галстук-мазарсыз. Шулай да чын интеллигент кыяфәтендә…

Гадәттәгечә, бер студент аның иҗаты буенча кыскача доклад кебегрәк бер нәрсә укыды, аннары сораулар, чыгышлар, фикер алышулар китте. Кайбер бәхәс сыманрак нәрсәләр дә яңгырады. Аларның берсенә минем бер сүзем дә сәбәп булды шикелле: сүз уңаенда әдипнең кайбер әсәрләрендә, әйтик, «Рәшә» повестенда артык хислелек бар» диясе урынга «сентиментальлеккә урын бирелә» дигән идем шикелле. Башка шәрикләремнән ике-өч кеше, киресенчә, чын әдәби әсәрләр «шулай сентименталь булырга тиеш» дигән фикерне алга сөрделәр, юкса, диделәр, күпчелек әсәрләр «бик коры», хиссез, шуңа күрә «җансыз» килеп чыгалар… Кыскасы, әдәби атамаларның, төшенчәләрнең мәгънәләрен җитәрлек дәрәҗәдә аңлап бетермәү шундый предметсызрак бәхәскә сәбәп булган иде. Моның шулай икәнлеген әдипнең үз чыгышы бик гади һәм ачык итеп күрсәтте.

Әмирхан аганың чыгыш ясавы, сөйләү өслүбе дә бик үзенчәлекле икән. Ул, тавышын күтәрмичә генә, салмак сөйләр, фикерләрен катгый карар рәвешендә кистереп әйтмәс, бәлки, үзеңә дә уйланыр өчен урын калдырыр. Аның үзен тотышы, сөйләве чын интеллигентларча иде.

Күпләгән сорауларга җавап бирә-бирә, шактый озак сөйләде ул. Минем истә уелып калган фикерләренең берсе әлеге «сентиментальлек» хакындагы бәхәс кисәгенә карый иде. «Менә бер чыгышта, – диде ул, – минем хискә бирелү күп, хәтта әсәремдә сентиментальлек чагылышы барлыгы хакында әйтелде кебек. Әгәр шулай икән, бу яхшы түгел, билгеле. Мин үз әсәрләремдә андый сыйфатның булуын теләмәс идем. Икенче бер чыгышта, киресенчә, әдәби әсәрләр хиссез, коры булмасын иде, дигән фикер яңгырады. Димәк, мәсьәлә бик үк гади түгел икән. Әйе, җәмәгать, шуны да онытмыйк: кеше дигән җан иясенең эчке дөньясы, күңел, хис дигән нәрсәләре дә бар бит әле. Көндәлек гадәти тормышта булсын, башка катлаулырак шартларда да ул һәр яңалыкны, һәр үзгәрешне, башкаларның үзенә мөнәсәбәтләрен көенеп тә, сөенеп тә яки битарафлык белән тыныч кына да каршы ала. Ягъни үзенең теге яки бу хәлгә мөнәсәбәтен белдерә. Билгеле бер хис белән. Адәм баласы бит югарыдан төшерелгән күрсәтмәләр, инструкцияләр буенча гына яшәми, бәлки, һәр күренешне, вакыйганы үзенчә, үзенең хисе белән кабул итә, аларга карата үз мөнәсәбәтен белдерә. Мин үз әсәрләремдә менә шуларны истә тотарга, калкурак итеп күрсәтергә тырышам… Әлбәттә, боларны тасвирлаганда, чама дигән нәрсәне дә онытмаска кирәктер. Шул ук вакытта әсәрләрне хисле итеп язу ул сентиментальлек булмаска тиеш. Мин шулайрак уйлыйм… Ә инде «Рәшә»гә килсәк, мин аны бөтенләй үк кимчелексез әйбер дип исәплим. Ул – шактый күптән язылган әсәр, аны миңа яңадан укып карарга кирәк булыр, ахрысы…»

Язучының үз әсәре хакындагы соңгы сүзләре безнең өчен шактый кызыклы булып тоелган иде: ничек инде үзе язган әсәрне онытсын!

Моннан соң Әмирхан аганы гомуми җыелышларда, юбилей кичәләрендә күргәләргә, тыңларга туры килә иде. Аның үзен тотышы, сөйләү рәвеше башкалардан нык аерылып тора иде. Шулай ук аның безнең түгәрәкне онытмавы, мине дә хәтерләве сизелеп алды. Болайрак килеп чыкты бу.

Ул елларда мәгълүм Бауман урамының бер почмагында, хәзерге ике-өч катлы купшы ресторан урынында, бер катлы гына агач йортта «Татар ашлары» дигән һәм гади, һәм үзенчә затлы бер ашханә эшли иде. Анда пешекче булып техникум тәмамлаган сары чәчле профессиональ замана кызлары түгел, бәлки Яңа бистәдән чакырылган олы яшьләрдәге гап-гади апалар – хуҗабикәләр эшли иде. (Казанда татарча милли аш-суларның популярлашуы шул ашханә эшчәнлегеннән башланды бугай.) Өй ризыгын сагынганда яисә кесәдә «артык» биш-ун сум кыштырдаса, студент башыбыз белән дә шунда кереп чыгарга тырыша идек.

Шул ашханәгә Әмирхан ага да йөргәли икән. Беркөнне аны күрүгә ерактан гына баш изәп сәлам биргән идем, ул, кулы белән ишарәләп, мине үз янындагы буш урынга чакырды. Укулар, фәнни түгәрәккә тагын кемнәр килүе хакында сорашканнан соң, укытучылардан кемнәрнең нинди фәннәр буенча дәрес бирүләре белән кызыксынып утырды. Шулай беркадәре сөйләшеп утыргач, ул: «Сезнең бик ерактан килүегез хакында миңа Ибраһим абыегыз сөйләгән иде», – дип куйды. Аннары, үзалдына уйланган төсле: «Хәзер Башкортстаннан берән-сәрән килүчене исәпкә алмаганда, читтәге татарларның Казанга тартылулары юкка чыгып бара», – дип көрсенеп алды. Әмирхан аганың ни өчен көрсенүен мин соңрак кына аңладым. (Аның хакта, үзем укытучы булып эшли башлагач, Якуб ага Агишев минем колакка яхшы ук тәфсилләп салган иде…)

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти»

Обсуждение, отзывы о книге «Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x