Миркасыйм ага үсмер чактан ук әдәбият белән кызыксынган, үзе дә шигырьләр язып караган. Шуңа күрә аңа язучы-әдипләр дөньясы аерата якын. (Юкка гына ул татар канлы кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматов әсәрләре белән «саташып» йөрмәгән…) Ул үзенә тормыш сабаклары биргән, дөньяга фәлсәфи күзлектән караган Аяз Гыйләҗев, мәгънәле паузалар белән сөйләшә торган морза, тиңдәшсез югары сәнгатьле тел белән иҗат итүче Әмирхан Еники, Европада сәяхәт иткән чакта Эйфель манарасыннан «Татар теле» дигән атаклы шигырен Париж өстенә яңгыраткан Наҗар Нәҗми, нәшриятның алыштыргысыз редакторлары: гаҗәеп тел белгече, эрудит Рәис Даутов һәм Татар мәҗмугасының беренче тасвирламасын төзегән Рәшат Гайнанов, тапкыр сүз остасы, йөгерек акыллы, халык зирәклеген табигый үзләштергән Илдар Юзеевлар белән якыннан аралашкан һәм тирән хөрмәт белән сугарылган хатирәләрендә аларны хәерхаһлы искә ала.
Җыентыкка кертелгән тагын бер бәйләм очерклар үзәгендә төрле өлкә-тармакларда исем казанган, мәгърифәткә, мәдәнияткә мәгъсуманә хезмәт иткән шәхесләр: яшь Миркасыймны Казан университетының беренче археографик экспедициясен оештыруга җәлеп итүче, егерме биш ел дәвамында бу саваплы шөгыльне дәвам итәргә аңа этәргеч-фатиха бирүче талантлы тарихчы, Казан университеты профессоры, Ватан тарихы кафедрасы мөдире Шамил ага Мөхәммәдьяров, күренекле галим, татар китабын өйрәнүгә ныклы нигез салган әтрафлы монографияләр авторы Әбрар ага Кәримуллин, авторның сабакташы, гомерен рухи мирасыбызны җыю, саклау, тасвирлау эшенә багышлаган Альберт Фәтхи, соңгы елларда үтә якыннан аралашкан, гарәп теле белгече, искиткеч тирән белемле шәхес – Санкт-Петербургтагы Шәрык институты профессоры Әнәс Бакый улы Халидов (аның Казанга кайтып төпләнүендә Миркасыйм аганың өлеше искиткеч зур), Галиәсгар Камал исемендәге Татар драма һәм комедия театры режиссёрлары – киң карашлы кызыклы шәхес, театрыбызны дөньякүләм сәхнәгә алып чыгучы Марсель Сәлимҗанов, театрга яңа төр сулыш, яңа башлангычлар, яңа дәрт алып килгән, тик бик иртә бакыйлыкка күчкән Дамир Сираҗиев…
Кыскасы, әлеге китап гади укучының да, белемгә бай зыялы укучының да күңеленә хуш килер. Чөнки бу истәлекләр җыентыгы, кабатлап китәргә җөрьәт итәм, узган гасырның 60 нчы елларыннан башлап, ярты гасырдан артык гомерне эченә алган, хәзерге заман яшь буынга бик үк таныш булмаган дәвердә яшәгән зыялыларыбыз хакында. Бу галереяга кергән шәхесләрнең фәнни, әдәби, сәнгати эшчәнлеге академик күзлегеннән карап сурәтләнсә, йөз-кыяфәтләре чын каләм иясе тарафыннан, мавыктыргыч хикәяләү стилендә, юмор-мәзәк хәлләрне дә читкә тибәрмичә, бай тел белән табигый өслүбтә тасвирланган.
Җыентыкка кергән очерк геройларының күбесен Миркасыйм ага үзе «тормыш мәктәбе» мөгаллимнәре буларак кабул итә. Шуңа да, күрәсең, бу язмалар олы ихтирам хисе белән сугарылган. (Бу инсаннар белән аралашу аның үз табигатенә хас кешелеклелек, киң күңеллелек, ярдәмчеллек кебек сыйфатларны тагын да баеткан, үстергән. Сөйләүләргә караганда, ул Казан дәүләт университетының проректоры булып эшләгән елларда, кабул итүен үтенеп килгән кешеләрне (дәрәҗәсенә карамый) буш, коры «тәмле вәгъдә» белән генә борып чыгармый, ә гозерләрен чишү юлларын табып, һәрчак миһербанлы ярдәм кулын суза торган була.)
Тауларны сагына иде ул… Миркасыйм аганың миңа үзенең туган ягында Хинган тауларында сайгак атып йөргәнен сөйләгәне бар. Тауларда бит кеше җанын рәхәт котырта торган илаһи кодрәт бар. Үз йөрәген таулар биеклегенә куеп карый алганнарда бу тормышны, кешеләрне ярату хисе бай була.
Миркасыйм аганың күңеле таулы иде.
Аның бу китабы – кешеләрне олылау, кадерен белү, үзара мәрхәмәтлелек хакында инсафлы үрнәк, бәһасез рухи хәзинә.
Марсель Галиев,
Татарстан Республикасының
халык язучысы
Аның дәшми калуы да мәгънәле иде [1] Авторның шәхси архивында саклана.
Әмирхан Еники (1909–2000)
Әллә ни якыннан булмаса да, шактый озак вакытлар очрашкалап, аралашып йөргән олы яшьтәге кешеләрнең, ягъни замандаш аксакалларымның берсе Әмирхан ага Еники булгандыр. Аны беренче мәртәбә 1962/63 уку елында үзебезнең фәнни түгәрәгебезнең бер утырышында якыннан күргән һәм, түгәрәкне оештырып йөрүчеләрнең берсе буларак, танышып та калган идем.
Әмирхан аганың очрашуга килүе очраклы түгел иде. Соңгы вакытларда әдипнең кайбер әсәрләре тирәсендә студентлар арасында да фикер алышулар, хәтта бәхәсләр булгалый иде. Бигрәк тә күптән түгел дөнья күргән «Рәшә» повесте тирәсендә. Кайберәүләребез әсәрдән соклануларын белдерсәләр, икенчеләребез андагы кайбер образларның, фикерләрнең социалистик реализм принципларына туры килеп җитмәвен әйткән булалар. Мондый төрле карашлар бигрәк тә тәнкыйтьлерәк фикерләр яңгырауга, хәзер уйлап карасам, рәсми матбугаттагы төрле чыгышлар сәбәп булгандыр… Һәрхәлдә, бездә аның белән очрашу, үзен тыңлап карау теләге туган иде. Шуңа күрә укытучыларыбыздан Ибраһим ага Нуруллин, әдип белән сөйләшеп, аның ризалыгын алган иде.
Читать дальше