Еллар узгач, Миркасыйм аганың үзе исән чакта туплап калдырган «Хәтер мизгелләре: истәлекләр» дигән исемдәге кулъязма җыентыгы кулыма килеп керде. Мин аны йотылып укып чыктым һәм үземне бимазалап йөргән күп сорауларыма җавап таптым шикелле. Ул үзе аралашкан, якыннан танышып, хезмәттәшлек иткән шактый шәхесләр турында җентекләп язып калдырган икән. Алар һәрберсе Миркасыйм ага күңеле аша узып, аның дөньясы аша бәяләнеп сурәтләнгәннәр. Җыентыкта ул узган гасырның 60 нчы елларыннан башлап җәмгысы ярты гасырны эченә алган вакытны, шул дәвердә эшләгән фән кешеләрен, тарихчыларны, югары уку йорты педагогларын һәм әдәбият-мәдәният өлкәсенә караган без күреп-белгән яисә исемен ишетеп калган татар зыялылары даирәсен сурәтли.
Төзүчеләр ихтыяры буенча бу җыентык Миркасыйм аганың үзеннән күпкә өлкән булган Әмирхан Еники, Гомәр Бәширов, Якуб Агишев һәм Хәй (Габделхәй) Хисмәтуллинга багышланган истәлекләрдән башлана. Беренчеләре күренекле әдипләребез булса, галимнәрнең берсе – университетта тарих-филология факультетының Татар бүлеге доценты, икенчесе – Тел, әдәбият һәм тарих институты гыйльми хезмәткәре. «Алар матур кешеләр, хәтта матур картлар, гыйбрәтле шәхесләр рәвешендә һаман хәтердә яшиләр икән», – дип яза ул бу галимнәр турында. Якыннанрак аралаша торгач, ул, яшьлек кайнарлыгы белән, Хәй Хисмәтуллин төзегән дәреслекләрдә җөмлә саен диярлек «матур» сүзенең кулланылуын галимнән, моның сәбәбе нәрсәдә иде, дип сорый. Шунда Хәй Хисмәтуллин аңа болай ди: «Син, энем, кешедән көләргә бик яратасың шул. Сәбәбен белмәсәң дә көләргә тырышасың. Алай ярамый… Сталин чорында, аннан соң да цензураның бездә ничек ажгыруын белмисең генә түгел, күз алдына да китерә алмыйсың. Тарихи, әдәби хезмәтләр генә түгел, хәтта тел белеме буенча язылган китапларны да кырык иләктән иләп, сөзеп чыгаралар иде… Шуңа күрә мисалларны үзебездән ясарга, еш кына «бизәп, матурлап» куярга туры килә иде… Ә син «төчеләнү» дисең. Беләсең килсә, ул төчелекләр чын-чынлап ачыргалану нәтиҗәсе иде…»
Бу сөйләшүдән соң Миркасыйм ага тетрәнеп кала, хәтта гафу да үтенергә оныта. Икенче вакыт аңа Хәй Хисмәтуллин болай ди: «Син, Миркасыйм энем, гомумән, кешеләр, күренешләр хакында кырыс, кискен фикер йөртергә яратасың. Алай катгый хөкем чыгарырга ашыкма син. Дөреслек синең милкең генә түгел бит. Гомумән, кешеләр, аларның эшләре хакында сүз әйткәндә, арада тагын берәр кешегә җитәрлек урын калдырып сөйлә. Арадан башкалар да үзеңне бәреп екмыйча гына узып китәрлек булсын. Дөнья катлаулы ул. Анда бер син генә яшәмисең бит…»
Шагыйрь, фольклорчы галим, драматург, «халык академигы» Нәкый Исәнбәт белән аралашулары турында мавыктыргыч итеп яза Миркасыйм ага. Сүз иярә сүз чыгып, Сталин терроры, 30 нчы еллар хакында Нәкый Исәнбәт аңа болай ди: «Әлхасыйль, безнең баштан кичкән ул хәлләрне аерым кешеләрнең генә җүнсезлеге түгел, ә куркыныч эпидемия, үләт китерә торган бәла-каза, кешеләрне тулаем кыра торган үтә дә йогышлы ваба яки тагун үләте кебегрәк кабул итәргә кирәктер… Әгәр сиңа 20–30 нчы еллар турында язарга туры килсә, шул коточкыч чорда яшәгән, көрәшкән, җәфаланган, корбан булган кешеләрдән берәүләрен генә мактап, икенчеләрен яманлап, сүгеп язудан саграк булырга тырышырсың. Гаеп аерым кешеләрдә түгел, бәлки шундый шартларны, психозны тудырган сәяси системада, большевиклар партиясе уздырган кабахәт, әйе, кабатлап әйтәм, чын-чынлап кабахәт, кешелексез сәясәттә иде. Ниһаять, егетем, тагын бер мөһим сәбәпне дә онытма, адәм баласы дигән җан иясенең табигатенә көнчелек, хөсетлек, башкалар өстеннән хуҗа булырга омтылу, карьеризм дигән начар сыйфатлар хас булуын һәрвакыт истә тотарга тырыш. Мин сөйләгәннәрне үзең генә хәтерләп кал. Белеп торуыңның файдасы булыр. Киләчәктә барлык серләр ачылыр – тәмам яланбот килеш калырбыз әле. Ә хәзергә сак бул, шымчылар, доносчылар һаман да адым саен».
Бу шаукымнардан еракта үскән Миркасыйм ага тынсыз кала һәм олпат аганың ачыктан-ачык әйтелгән дәһшәтле фикерләрен ярты гасырга якын вакыт беркемгә дә ачып салмый. Әмма өлкәннәрнең нәсыйхәтеннән яшь галим «30 нчы еллар «сират күпереннән» ничек болар исән-сау уза алды икән?» дигән сорауга җавап таба һәм ул чорны кичергән кешеләр язмышына, эшчәнлегенә сак килергә кирәклеген аңына сеңдереп кала.
Без бу җыентыкта дистә еллар буена Казан университетының Татар кафедрасын җитәкләгән, Миркасыйм абыйга фән юлына фатиха биргән профессор Хатип Госман турында бик тәфсилләп язылган истәлекне күрәбез. Үзенең остазы итеп санаган галимнең холык-фигыле, эшчәнлеге, укучысының кечкенә генә уңышына да куанып, рух биреп, очындырып кабул итүе хакында тормышчан мисаллар белән җентекләп, үтә ихтирам белән язылган очеркларның берсе бу.
Читать дальше