Студентлык, аспирантлык елларымда, шулай ук университетта эшли башлаган чакларымда Әмирхан ага Еники белән очрашулар, сөйләшүләр менә шундый очраклы күрешүләрдән, кыскача фикер алышулардан әллә ни ары узмады шикелле.
* * *
Әмирхан ага белән якыннанрак, даимирәк аралашулар 1980 еллар ахырына туры килде. Моңа берничә сәбәп өлеш кертте шикелле. Шуларның берсе Габдулла Тукайның 100 еллык юбилеена туры килде. Тантаналы чараларның берсе Тукай туган якларда – Кырлай һәм башка авылларга барудан гыйбарәт иде. Мин дә ниятләдем һәм, кирәге чыга калса, тизрәк кайтыр өчен дип (ул вакытта мин университет ректоратында эшли идем, ректор урынбасары булып), җиңел машинада аерым барырга булдым.
Язучылар союзы яныннан башкаларга да кушылырга, дөресрәге, шуннан ияреп барырга дип, идарә янына килдем. Халык күп җыелган иде. Ярыша-ярыша ашыгып, автобусларга утыралар. Җитәкчеләр төркеме җиңел машиналар тирәсендә маташа. Әмирхан ага берүзе генә читтәрәк басып тора иде. Аңа игътибар итүче күренми шикелле. Мин аны үз машинама чакырдым. Шулай итеп, Кырлайга җиткәнче янәшә утырып, рәхәтләнеп әңгәмәләшеп бардык.
Әмирхан ага университеттагы тәртипләр, дәрәҗәләр, галимнәр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр, аралашу кагыйдәләре хакында төпченеп сорашты. Аны галим-голәмә дөньясында хөкем сөргән гадәтләр кызыксындыра иде. Бигрәк тә әхлак-әдәп мәсьәләләре, көндәшлек, көнчелек күренешләре, гыйльми эшләрдәге кыенлыклар һәм башкалар. Үзе шунда: «Галимнәр турында бер хикәя яза башлаган идем, шуңа күрә сорашуым. Сезнең дөньяның нечкәлекләрен бик үк белеп бетермибез бит…» – дигән иде. (Бу әңгәмә вакытында яңгыраган кайбер фикерләр, телгә алынган детальләр аның бер хикәясендә – «Тынычлану» да чагылыш тапты шикелле.)
Шулай сораша-сөйләшә бара торгач, Кырлайга килеп җитүебезне сизми дә калган идек.
Тукай-Кырлайдагы музейда һәм башка тиешле урыннардагы рәсми чараларны уздыргач, һәммәбезне зыяфәткә [2] Зыяфәт – кунак.
чакырдылар. Яшь чыршы урманы янындагы бер матур аланда тезелеп киткән бихисап өстәлләр янында йөздән артык урын бар иде…
Ашап-эчеп утырган вакытта, сәгатемә еш-еш карап алдым шикелле, Әмирхан ага әкрен генә әйтеп куйды: «Әгәр ашыксагыз, әйдәгез, алданрак кайтып китик: ашарыбызны ашадык, ерактан килгән кунакларны тыңладык, моннан ары гел кабатлаулар китәчәк…»
Кайту юлына чыккач, сәфәрдән, нигездә, канәгать калган Әмирхан ага: «Аллага шөкер, Тукайны чын-чынлап олылый башладык, әйе… 1920–1930 елларда аның дәрәҗәсен төшерергә омтылуларны, милләтчелектә, буржуазчылыкта гаепләп маташуларны күрергә туры килгән иде, хәзер Аллага шөкер…» – дип куйган иде.
Беркадәр вакыт шулай сүзсез генә утыргач, ул яңадан университеттагы эшләр турында сораша башлады, аерата минем ректораттагы эшләрем нәрсәдән гыйбарәт булуы, проректорның вазифалары авыр түгелме икәнлеге белән кызыксынды. Мин төп бурычымның нәрсәләрдән гыйбарәт икәнлеген кыскача тасвирлагач, кыен мизгелләрнең дә булуы, бигрәк тә ректор сәфәргә китеп (ул СССР Югары Советы депутаты сыйфатында еш кына Мәскәүдә яши) аның вазифаларын башкарганда авырга килгәләвен әйттем. Ни өченме? Бик гади, дидем, мәсьәлә катлаулы булырга, аны нигездән хәл итәр өчен урынбасарның вәкаләтлеге җитмәскә мөмкин. Аннары аны уңышсызрак хәл кылган булсаң, ректор кайткач төзәтергә туры киләчәк… «Ала-а-ай икән, – диде сузып әңгәмәдәшем. – Ярый, алайса, өйрәнә торыгыз шулай. Вәкаләтле ректор булгач, эшләве җиңеләер үзегезгә».
Мин көлеп җибәрдем һәм күптән түгел булган бер вакыйга хакында сөйләп бирдем. Ленин исемендәге атаклы университетка килүче кунаклар күп була. Рәсми затлар да. Уфада яшәүче мәгълүм шагыйрь Мостай Кәримгә ияреп, өлкә комитетының беренче секретаре Гомәр Исмәгыйлевич Усманов үзе дә килгән иде күптән түгел.
Ректор Мәскәүдә булгач, зур кунакларны миңа каршыларга туры килде. Музейны күрсәтеп, ректор кабинетында, чәй янында, кунакларны университет белән тәфсилләбрәк таныштырып утырган вакытта, Мостай Кәрим: «Ленин университеты башында үзебезнең кешене күрүе күңелле, әлбәттә, – диде һәм, миңа карап, сорау биргән төсле өстәп куйды: – Беренче татар ректоры булу сезгә насыйп булыр, бәлкем?»
Мин, җавап бирү-бирмәү мәсьәләсен хәл итә алмыйча, ык-мык килеп утырганда, сүзгә Гомәр Усманов кушылды: «Юк, алай булмаячак, Ленин университетында һәрвакыт ректор рус кешеләреннән булган, шулай булачак та!» – дип өздереп әйтте.
Әмирхан аганың реакциясе: «Шулай ук дип әйттеме?!» – дигән сораудан ары узмады. «Ләкин Гомәр Усмановның сүзләрендә бер төгәлсезлек бар: 1930 елларда университет ректорлыгына профессор Гыйлем Камай билгеләнгән була», – дидем. Моңа каршы да Әмирхан ага: «Шулаймыни?» – дигән сорауны кабатлады. Аны тагын да гаҗәпләндерергә теләгән төсле, мин: «Ике-өч айдан соң аны төрмәгә ябалар… Аның билгеләнүе министрлык югарылыгында махсус әмер-фәрман белән расланмады микән, әллә «халык дошманы» н билгеләү кәгазьләре юк ителгәнме, һәрхәлдә, киң таралган ректорлар исемлегендә Гыйлем Камай исеме очрамый диярлек», – дип, темага йомгак ясап куйдым.
Читать дальше