Әлеге ашханәдә тагын берничә мәртәбә очрашкаларга, чәй янында әңгәмәләшеп алгаларга насыйп булды. Һәрвакыт ул якты чырай күрсәтте. Беркөнне мин аңар үземне кызыксындырган бер мәсьәлә хакында сорау бирергә җөрьәт иттем, аның морзалар нәселеннән булу-булмавын белергә теләвемне әйттем. (Ул вакытта, тарих белән якыннан шөгыльләнмәгәнгә, татар морзаларының фаҗигале язмышлары миңа бик үк таныш түгел иде әле.) Чак кына сүзсез торганнан соң, ул: «Нинди морзалык ди! Чабатадан гына калган халыкка нинди морзалык тагын?!» – дип, кулын селтәп алды һәм, читкәрәк карап, башка дәшмичә генә утыра башлады…
Соравымның аңа ошамаганлыгын, «авызым пешкәнлеген» сиздем. Минем белән башка сөйләшмәс инде дип уйлап та куйган идем, тик монысы белән ялгышкан булып чыктым. Ә соралмыш мәсьәләгә килгәндә, бераз соңрак, белем ягы чак кына киңәя, тирәнәя төшкәч, әлеге җавапта, гәрчә ул формаль яктан тискәре булса да, анда тарихи җәһәттән дөреслеккә ишарә дә булганлыгын аңладым. Чөнки XVII–XVIII йөзләрдә христиан диненә күчүдән баш тарткан татар аксөякләре, нигездә, морзалар катлавы һәм җирбиләүчеләр үзләренең утарларын, башка байлыкларын югалталар. Алардан алынган милек нәселнең чукынган өлешенә күчкән яки рус дворяннарына бирелгән. Шул рәвешчә, ярлыланган, гадәти игенчеләр – крестьяннар катлавына әверелгәннәренә карата беркадәре мыскыллы төсмергә ия булган «чабаталы морзалар» дигән төшенчә барлыкка килгән икән.
Әмирхан аганың минем сорауны өнәп бетермәвенең җитди сәбәбе булган иде, әлбәттә. Моны аңлар өчен, совет чорында иҗат иткән язучыларның тәрҗемәи хәлләренә күз салу да җитә: аларның күпчелегендә каләм ияләренең «ярлы» (ара-тирә «урта хәлле») крестьян гаиләләреннән икәнлекләре әйтелү кагыйдәгә әверелгән булыр. Нәселнең морзаларга барып тоташуы түгел, хәтта морзалар, бәк-солтан вә ханнар хакында әдәби әсәрләр язу да хәвефле булган элекке елларда (мисал өчен, Садри Җәләл, Фәтхи Бурнаш, Кәрим Тинчуриннарны 30 – 40нчы елларда ни өчен һәм ничек гаепләүләрен искә төшерү дә җитә). Димәк, әлеге сорауга карата «ычкынып киткән» табышмаклы җаваптан соң Әмирхан аганың башка дәшмәве үзенчәлекле мәгънәгә ия булган икән. Әлеге сөйләшүнең һәм дәшмәүнең 60нчы елларда, сәвитчә тәртипләрнең ажгырып торган заманында барганлыгын онытмыйк.
Әмирхан Еникинең үз вакытында вә кирәк урынында шулай дәшмичә кала алуы, бәлки, 1930–1940 һәм 1950 елларда аның үзенең дә сакланып калуына сәбәп булгандыр?..
Укуны филолог буларак башлап, тарихчы дигән диплом белән тәмамлап, археографик экспедицияләргә йөри башлагач та, Әмирхан ага белән берничә мәртәбә очрашырга, сөйләшергә насыйп булды. 1964 елның көзендә, Рязань-Касыйм якларыннан кайткач, Тукай клубында аны күрүгә, янына барып күрештем һәм Касыйм шәһәреннән алып килгән сәламне тапшырдым. «Кемнән?» – диде ул, гаҗәпләнә төшеп. Яшьлек чорындагы әшнәләреннән берсе Әхмәтша дигән кешедән дидем һәм аның белән Касыйм шәһәрендә очрашуыбыз хакында әйттем. «Әхмәтша? – дип кабатлап сорады ул. – Исән икән, алайса!» – диде, 20нче елларда аның белән якыннан аралашуын искә төшерде. Әмирхан ага шактый дулкынланган иде бу хәбәрдән. «Исән икән әле, мескенем! – дип гаҗәпләнү белдергән төсле булды. – Әйе, бик якыннан аралашкан идек берара аның белән. Белемле, культурабызга файда китерерлек өметле, сәләтле егет иде ул Әхмәтша… Затлы нәселдән, бай гаиләдән чыкканга күрә, үзенә юл бирмәделәр, көн күрсәтмәделәр шикелле. Бигрәк тә безнең Казанда. 30нчы елларда кинәт Ташкент якларына китеп барды һәм шулай юкка да чыкты… Күпме татар шулай Урта Азиягә китеп югалды. Хәер, мин үзем дә ул якларда йөреп кайтырга мәҗбүр булган идем…» Аннары Әмирхан ага аның кайда, ничек яшәве белән кызыксынды, адресын сорады. Тик, кызганыч ки, ниндидер авылдан килеп, безнең белән очраклы күрешкән, кыскача гына сөйләшкән кешенең адресын алып тормаган идем. Аның да Әмирхан белән якыннан дус булуын искә төшереп моңаеп алуын, киткән чакта «әгәр мәшәкать булмаса, аңар сәлам тапшырырсыз» дип үтенүен әле дә хәтерлим.
Икенче юлы Әмирхан ага белән көтмәгәндә Әстерханда, анда кулъязмалар эзләп йөргәндә очрашырга, сөйләшеп утырырга туры килгән иде. Ул Идел буйлап теплоходта гизәргә һәм «сөякләрне җылытыр өчен» Әстерханда берничә көн торып карарга дип, сәфәргә чыккан икән. Бер кунакханәгә урнашканбыз булып чыкты. Кичен бүлмәсенә килергә кушты. Сүз башта минем монда нишләп йөрүем, күпме кулъязма табылуы, аларның эчтәлекләре хакында барды. Халыкның кулъязма җыюга мөнәсәбәте белән кызыксынды. «Башка җирләрдәге татарлардан үзгә буларак, мондагы халык иң элек акча мәсьәләсе, ягъни сатып алу мөмкинлегебез белән кызыксына. Татарстанда, Башкортстанда исә сату түгел, акча тәкъдим итүеңне дә ошатып бетермиләр. Ата-бабаларыбыз истәлеген сатмыйбыз, дип, бушка бирәләр яки бөтенләй коры кул белән чыгарып җибәрәләр», – дидем. «Кызык, – диде әңгәмәдәшем, – моның, бәлки, тарихи сәбәпләре бардыр. Әстерханны элек-электән зур сәүдә үзәге булган диләр бит… Карале, – диде аннары, теманы үзгәртеп, – теге узган очрашуда, Әхмәтша хакындагы хәбәрдән дулкынланып, синең Касыйм якларында нәрсәләр табуың хакында сорашмаганмын. Гомумән, анда халкыбыз, китапларыбыз сакланганмы соң?» Мин Касыймнан Казанга 300 данә тирәсе, тулаем авырлыгы ике йөз килодан артык кулъязма һәм сирәк басма китапларны гәзит-журнал төпләмнәрен багаж итеп Казанга җибәрүне, арада XIV гасыр күчермәләре дә булуны әйткәч, Әмирхан ага тел шартлатып куйды: «Карале, Касыйм ягы татарлары бөтенләй үк бетмәгән икән әле!» Кулъязмаларның эчтәлекләре хакында да кызыксынгач, ул тагын Әхмәтшаны искә төшерде: «Соңгы вакытларда нигәдер аның хакта уйлап алгалыйм: сәләтле, өметле егет иде, мескенем… Андый әрәм китүчеләр аз булмагандыр инде бездә…»
Читать дальше