Тагын Туран җиле, гөлләр… Дөнья киң!
Сөнни ярың – мин калсам монда ятим?
Бакуга бакый мәхәббәт иясе,
«Бәхетле бул» димме? Әллә «Китмә!» дим?!
Тагын шул ил дәшсә, сиңа ни әйтим?!
«Миннән соң да аязыр йә болыт торыр…»
Миннән соң да аязыр йә болыт торыр,
Яшь шат аваз моңсу өнем оныттырыр, —
Һәм битараф бу Казансу ярларында
Минем яшьне түкмәс мәҗнүн таллары да…
Сөембикә аглавының кайтавазы —
Ерак тарих! Ил кызлары милли язны
Бәйрәм итәр… Шул көннәргә карап, ерак
Киләчәккә дәшсәм әгәр, ярлык сорап,
Камил чорның бәхет җыры-чыңнарында
Табылырмы урын минем моңнарыма?
Галәм чиксез, барсын күреп ул аргандыр:
Вакыт-комны күп гомерләр сугаргандыр…
Гашыйк җаны, ир акылы – һәр бөртектә.
Комнар күчә… вакыт ага… Сөю үтә…
Әмма бүген янып, рухым күккә ашса,
Илаһи юл күрсәтүче син ләбаса!
Тугры калсаң уртак ялкын-шигырьләргә,
Мин ышанмам җирдә хәтта үлемнәргә.
…Бүген, бәлки, моңсумындыр – шигем барга?..
«Бәлки, шагыйрьләр оҗмахы бу кала?..»
Бәлки, шагыйрьләр оҗмахы бу кала?
Ә мин – шуннан үзем бер киткән бала…
«Яшь Адәм чакларым» белгән урыннар
Сине үз итеп, сәламләп тордылар.
Уйчан идең зиратта – тау башында,
Сәгыйть Рәми каберташы каршында
Остазның рухын яд итте йөрәкләр,
Күңелдә иде мөкатдәс теләкләр…
Сораштың гел Тукай булган җирләрне,
Бабич таланты балкыган көннәрне…
Ә мәчетләр ишегеннән кергәндә,
Яулык белән чәчеңне өреткәндә,
Күккә аштык бергә – Ходай катына, —
Ә җирдә Салават аты чакыра…
Яңгыр яуды һаман – сизмичә йөрдек,
Иң-иң ихлас тойгыларга төрендек.
И сөендем: син – мин үскән якларда,
Кайтырбыз күк Хыял – бөре чакларга.
Биек Бакча, дидең, бу – гүзәл кала;
Сөен, «Хауам»! «Оҗмах» та эзләр кала.
«Ян әле син! Дөньяга без…»
Ян әле син! Дөньяга без
Янар өчен яралган.
Яз! Рух каләмең Хактан бит —
Язар өчен җан алган!
– Бар да булыр, вакыт килер,
Ашыктырма, Гаташым!..
– Ашыкмыйча ни хәл итим,
Гомер уза, җанашым…
Көл әле! Синдәйләр җирне
Ямьләр өчен яралган:
Бәлки, Кояшның үзеннән
Кыз күкрәге җан алган?!
– Күңел-касәм тулы сагыш,
Онытылсын, Гаташым…
– Яшьлекнең һәр халәте – җыр,
Кадерен бел, җанашым!
…Бак күккә! Юккамы Кеше
Йолдызга тиң яралган?
Бәлки, шунда кайтасы бар, —
Без бурычка җан алган!
– Җиргә инде күп кат килеп
Киткәнмендер, Гаташым!
– Соң тапкыр Күккә ашканда
Бергә булыйк, җанашым!
«Иске саутыңда, тән, яңа шәрабмы?..»
Иске саутыңда, тән, яңа шәрабмы? —
Сәрхуш җаным мәңгелектә корабмы?
Гомер җәе узган ирнең «азганы»,
Бәлки, бу хис? Әллә «Хакның язганы»?
Әллә табигатьтән соңгы мәрхәмәт —
Синең сөю – канда яңа хәрәкәт?!
Гади генә бер җир кызы сагышы
Йолдызларга илтәчәк нур-балкышмы?
Сайлап менә нәкъ минем рух-хисемне,
Юнәлтәсең нигә шунда син мине?
Гөнаһларым күп – моны белә халык,
Биеклеккә нигә минем җан лаек?
Пәйгамбәр дә, тик үлеп, аша күккә…
Гашыйкны ни илтә үлемсезлеккә?
Бөек Хыял һәм Ышаныч канаты
Биреп, мине яшәрттеме ярату?!
Иске саутыңда, тән, яшь җан шәрабым
Чайпалсын тик… Мәңгелектә корабым!
«Сүзләр гүя йөгерек су – җырлап акты!..»
Сүзләр гүя йөгерек су – җырлап акты!
Хисләр – үтә күренмәле, моң – якты!
Төшлегеңнән соң, гомер, бу нинди нур? —
Эт елыннан Дуңгыз елына чаклы?..
Күңелнең җәе авышкан – бу хакмы?
Әмма Кояш ник кыздыра бу чаклы?
Болай да утларда янам – түзмәсәм
Эт елыннан Дуңгыз елына чаклы?..
Йолдызыннан чакыру, өнме? – Гаташны
Галәм-күк юлына нинди көч атты?!
Беләм, үлем юк анда – тик тетрәнү
Эт елыннан Дуңгыз елына чаклы…
Җаннарыбыз бүген сер – табышмакмы? —
Көтәбезме биектә кавышмакны?
Әле сагыну, шашу, сынау сәгате
Эт елыннан Дуңгыз елына чаклы…
Читать дальше