Набиулла Давлетшин - Яшəү белəн үлем арасында

Здесь есть возможность читать онлайн «Набиулла Давлетшин - Яшəү белəн үлем арасында» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2017, ISBN: 2017, Жанр: Советская классическая проза, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Яшəү белəн үлем арасында: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Яшəү белəн үлем арасында»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Нəби Дəүлинең бу повесте автобиографик материалга һəм əсирлек турындагы шəхси кичерешлəргə нигезлəнеп язылган. Бүгенге көндə дə актуальлеген югалтмаган һəм популяр булган бу документаль əсəр конкрет тормыш вакыйгалары җирлегендə фашизмның антигуманистик йөзен, ерткычлыгын фаш итүе белəн əһəмиятле.

Яшəү белəн үлем арасында — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Яшəү белəн үлем арасында», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Коммунистларны әйтмичә торып, сезгә судан башка бернәрсә дә бирелмәячәк.

Миша тагын аңга килгән кебек булды.

– Алар мине эзлиләр, этләр, – диде.

Бу сүзләрне аңламаса да, немец офицеры Мишаның йөрәк өзгеч дәһшәтле тавышыннан сискәнеп киткән кебек булды. Ул пистолетын чыгарды, Миша янына юлбарыс кебек атылып килеп җитте. Ләкин атарга өлгермәде. Миша, күзләрен зур ачып, фашистка туп-туры карап ята иде. Миша үлде.

Ул вакыттан бирле күп еллар узды инде. Мин бигрәк тә җәй көннәрендә Юдино станциясе аша узгалыйм. Узган саен, минем хәтеремә Миша төшә. Бәлки, аның туганнары әле дә аны сагынып көтәләрдер. Бәлки, аның балалары да булгандыр. Алар үзләренең сөекле әтиләрен инде беркайчан да күрмәсләр. Коммунист Миша Белоруссия җирендә билгесез кабердә ята. Туфрагың җиңел булсын, якташым!

Намус трагедиясе

Кичкә таба Мишаны алып чыктылар. Тоткынлыкның икенче көнендә үк бер дустыбызны югалттык. Бу әле безнең бүлмәдә генә. Ә башка бүлмәләрдә, башка лагерьларда үлүчеләрнең санын кем белсен? Алар, бәлки, бу көнне меңнән дә арткандыр? Ә иртәгә алар күпме булыр? Ә берсекөнгә?..

Бәлки, безне дә менә шушы бүлмәдән берәм-берәм алып чыгып бетерерләр. Бу ике көн эчендә киләчәктә безне нәрсә көткәнен ачык аңладык. Ничек кенә булса да бу газаптан, бу хурлыктан качарга кирәк! Һәркемнең башында шундый уй. Мин моны үземнән беләм. Мин качарга карар иттем инде. Немецлар да безнең уебызны сизәләр иде. Алар, лагерь тирәсенә икенче кат баганалар утыртып, тимерчыбык урый башладылар. Почмак саен прожекторлар эләләр. Лагерь тирәсендә сакчылар саны арта бара. Читтән караганда, безне биредә гомер буена тотарга уйлыйлар иде шикелле.

Тагын төн җитте. Күзгә йокы керми. Үзара сөйләшүләр бөтенләй ишетелми. Минем дә беркем белән дә сүзгә керәсем килми. Эч поша. Ара-тирә очып узган самолётлар гына кайдадыр сугыш барганын искә төшерәләр. Сугыш күренешләре яңадан күз алдына килә. Туганнар, дуслар искә төшә. Алар турында уйлаган саен, күңелсез була бара. Кем белсен, бәлки, алар белән инде очрашып та булмас. Алай гына да түгел, хәтта үлгәч тә синең кайда күмелгәнеңне белмәсләр. Бу уйлардан соң тәнгә бозлы су сипкән кебек булып китә. Куллар ирексездән гимнастёрка якасына сырышалар, әйтерсең кемдер сине буа, һәм син шуннан котылырга телисең.

Яңадан баягы таныш солдатның тавышын ишетәм.

– Егетләр, кем йокламый? – ди ул.

– Мин йокламыйм, – дим мин аңа.

– Мин дә, – диде икенче берәү.

– Ә нигә? – ди өченчебез.

– Барыгыз да йокламыйсыз икән, – ди теге солдат һәм, бераз тынып торгач: – Минск шәһәренә моннан ничә километр булыр икән? – дип сорый.

– Ничек барасың бит, – ди кемдер аңа. – Самолёт белән утыз минутта җитәр идең, поездда ярты көн, ә җәяү безнең шикеллеләргә, ун көн дә аз булыр.

– Шулаймы?

– Кара әле, Василий Петрович, – ди аңа тагын берәү, – бик кирәк булса, мин чын дөресен әйтә алам. Мин үзем бу як кешесе. Минск шәһәренә моннан өч йөз километр чамасы, артык булмас…

Мин бу сөйләшүдә теге солдатның Василий Петрович икәнен белеп калдым. Димәк, ул качарга җыена. «Менә аның белән бергә ычкынсаң…» – дип уйладым мин.

– Димәк, син бу якларны яхшы беләсең? – диде Василий Петрович.

– Бераз беләм.

– Алай булса сөйлә әле. Монда юллар ничегрәк, мәсәлән, җәяү баручыга? Урманнар бармы, елгалар зурмы? Днепрны әйтмим, Днепрны беләбез…

Бу төнне без караңгы бүлмәдә Орша тирәсендәге рельефны, дөресрәге, картаны өйрәндек дияргә була. Һәркем бу хакта үзенең белгәнен сөйләде.

Василий Петрович, әлбәттә, качарга җай чыкса дип, тирә-якны яхшырак белергә тели иде. Миңа да, башкаларга да нәкъ шул гына кирәк тә.

Тизрәк төнне уздырасы килде, һәм төн узып та бара иде инде.

Иртә белән безне ишегалдына чыгарып тезделәр. Санап чыктылар.

Кинәт:

– Ахтунг! – дигән немец командасы ишетелде.

Капкадан кечкенә җиңел машина килеп керде. Машинаның өсте ачык, тирәсе яфраклы ботаклар белән уралган. Шул яфраклы ботаклар арасыннан бик зур, калай кебек җәйпәк түбәле фуражка күренде. Аннан соң кып-кызыл битле һәм киң җилкәле, шактый юан немец калкып чыкты. Бу генерал иде.

Аның янында тагын берничә офицер басып тора.

Генерал, күзләрен кыса-кыса, бик канәгать елмаеп, шактый озак безгә карап торды. Ул әле җиңүче, ә без җиңелүчеләр идек.

Генерал бер офицерга нәрсәдер әйтте. Офицер тәрҗемәче булып чыкты.

– Икмәк юк! – диде ул. – Икмәк юк, икмәкне сезнекеләр яндырып киттеләр. Без гаепле түгел. Ләкин генерал әфәнде әйтергә кушты…

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Яшəү белəн үлем арасында»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Яшəү белəн үлем арасында» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Яшəү белəн үлем арасында»

Обсуждение, отзывы о книге «Яшəү белəн үлем арасында» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x