Сакчылар мылтык затворларын шалтыратып куялар. Прожектор уты тагын сузылып ала һәм сүнә.
Безнең бүлмәдә тынлык. Әсирләр икешәр, өчәр булып бер-берсенә елышып ятканнар. Тик берәү дә йокламый. Һәркемнең башында «Нишләргә?» дигән уй кайный.
Мин Миша янында ятам. Минем дә, Миша кебек, йокыга таласым килә. Юк, булмый, тагын торып утырам, уйлыйм: «Нишләргә?» Качарга кирәк, качарга! Ә ничек качарга соң? Уйлыйм, тагын уйлыйм.
Мин үземә үзем җавап таба алмыйм. Чигә тамырларым авырта, тешләр кысыла. Шушы караңгы бүлмәдә мин үземне төпсез коега төшеп барган кебек сизәм. Мин әле моннан берничә сәгать кенә элек ирек турында үзем генә уйларга һәм үзем теләгәнчә юлын табарга хаклы идем. Ә хәзер минем иптәшем, якташым бар. Ул яралы. Качарга мөмкин булса да, яралы иптәшемне ташлап китәргә ярыймы соң?
Кинәт тышта, гөрелдәп, машина килеп туктады. Немецлар, сөйләшә-сөйләшә, йортка керделәр. Безнең ишек төбенә таба адымнар якынлаша. Менә ишек ачылды. Бүлмәдә кесә фонареның яктысы йөри башлады. Яктылык кайбер солдатларның йөзләренә озак тукталып торды.
Немецлар керү белән, бүлмәгә ислемай исе таралды. Ә соңрак без спирт исен дә сизә башладык. Димәк, алар салганнар иде. Караңгыда без аларның йөзләрен күрмәсәк тә, керүчеләрнең офицер булуларына шигебез калмады.
Бу төн уртасында нишләп йөри алар? Бүлмәдә тынлык. Офицер кесә фонаре яктысын бер солдаттан икенче солдат йөзенә йөртеп уза. Кемнедер эзлиләр.
Кинәт бүлмәдә, шул авыр тынлыкта, офицерның тавышы ишетелде. Гадәттә, тавышның төсе юк, диләр. Ләкин ни өчендер бу вакытта миңа немец офицерының тавышы зәңгәрле-яшелле төстә булып тоелды. Офицер немец телендә нәрсәдер әйтте. Без бары «коммунист» дигән сүзне генә аңлап калдык. Офицер белән янәшә торганы русча:
– Биредә коммунистлар бармы? – дип сорады.
Әлбәттә, мин үзем дә комсомолец булуым белән коммунист булган кешегә якын идем. Дошманның соравы миңа да кагыла. Юк, миңа гына түгел, бу – безнең барыбызга да кагылышлы сорау. Чөнки без совет солдатлары – коммунизмны яклаучылар.
Без барыбыз да аягүрә торып бастык. Бу коралсызланган солдатларның, иңне иңгә куеп, терсәкне терсәккә терәп, дошманга каршы чыгуы иде.
Офицер җавап көтте. Без эндәшмәдек.
– Йә, әйтегез, – диде ул, – кем биредә коммунист, кем комиссар?
Бүлмә һаман тып-тын торды.
– Димәк, барыгыз да коммунистлар, – диде немец ачулы тавыш белән. – Ярый, бик яхшы. Ләкин белегез: барыбер әйтерсез. Бүген түгел икән, иртәгә, иртәгә түгел икән, аннан ары. Безнең вакыт бар, без көтә алабыз, – диде дә офицер, иптәшенә нәрсәдер сөйли-сөйли, бүлмәдән чыкты. Ишек ябылды, шалтыр-шолтыр иткән тавышлар ишетелеп калды.
– Менә болары инде чын фашистлар, – диде кемдер бер почмактан.
Бу сүз караңгы бүлмәдә коточкыч булып яңгырады. Ниндидер бер очлы нәрсә күзләрне чәнчеп киткәндәй булды. Ул сүз йөрәкләрне дерелдәтеп алды. Йоклап яткан, дөресрәге, аңын җуеп яткан Миша да урыныннан сикереп торды һәм: «Ах!» – дип, яралы иңбашын тотып, таш идәнгә ауды.
Әйе, фашистлар! Без аларны сугышка кадәр үк белә идек. Фашистларның Испаниядә, Австриядә, Польшада бер гаепсез халыкны үтерүләре турында газеталардан, журналлардан укыганыбыз бар иде. Ә менә бүген без фашист белән йөзгә-йөз килеп, күзгә-күз карашып очраштык.
– Болары инде чын фашистлар, – дип кабатлады баягы тавыш.
Мин аны күрергә теләдем. Бүлмә караңгы, беркемне дә танып булмый. Бәхеткә, ул солдат тәмәке кабызды, һәм шул арада мин аның йөзен күреп калдым. Ул урта яшьләрдәге кеше иде. Шактый киң маңгае, туры борыны һәм шырпы яктысында ниндидер бер эчке көч белән ялтыраган күзләре минем күңелемә кереп калды. Шырпы сүнгәч тә, ул күзләр һаман янып торалар иде кебек.
Башка вакытта, бер-берең белән очрашкан чакта, кешенең йөзенә игътибар да итмисең. Ә биредә, тоткынлыкта, кеше, бер-берсенең йөзенә карап, аның эчке хәятын белергә тырыша. Кем ул? Менә мин дә хәзер шул солдат турында уйлыйм.
Кешене йөзенә генә карап белеп буламы соң? Минем шундый уйлар белән газапланып утыруымны сизгән кебек, теге солдат тагын сүз башлады:
– Нигә тынып калдыгыз? Шүрләдегезме әллә? – диде ул. – Коммунистларны белсәгез әйтегез. Немец аның өчен буш итмәс, һәрхәлдә, түләүсез калдырмас…
– Син нигә алай үзеңне бик зурга куясың әле? – диде берәү аңа каршы. – Нәрсә, син безне әләкчеләр дип белдеңме әллә? Күп сөйләнсәң, телсез калуың бар. Кара син аны, ничек мыскыллый… Әйтегез, имеш…
– Кем анда шуның янында ята, бир үзенә берне, ә мин барып өстәрмен…
Читать дальше