Шулай фашист тоткынлыгында икенче көн узып бара. Безнең әле берни ашаганыбыз да, эчкәнебез дә юк. Гадәттә, бик кайгырган кеше ашау-эчүне оныта. Безнең дә ул турыда уйлаганыбыз юк иде. Әле күңел бу әсирлек белән, бу түбәнлек белән килешә алмый. Килешә алмый гына түгел, моңа ачына, ярсый. Авызда ниндидер бер әче тәм сизелә. Нәрсәдән икән бу? Әллә арыгангамы, әллә сугыштагы дары исе чыгып бетмәгәнме? Юк, берсе дә түгел. Бу – вөҗдан газабының йөрәкне яндыруыннан туган бер сизем. Мондый чакта кеше, чыннан да, ашау-эчүне оныта. Биредә, бу төрмә бүлмәсендә, бездә дә шундый хәл иде. Мин төрмә бүлмәсе дип әйттем. Әгәр тоткынны бизәкле сарайга япсалар, аның хәле үзгәрер иде микән?..
Ачлык үзен нык сиздерә башлады. Безнең инде кайберләребез өчәр көн ашамаган-эчмәгән. Бу урында мин шуны әйтергә тиешмен: арабызда бер генә солдат та немецтан ашарга сорау турында сүз чыгармады. Бу, ничектер, бер-берең каршында оят кебек сизелә иде. Юк, бу – оялу гына түгел, бу – дошман каршында түбәнлек иде.
Без авыр ыңгырашып яткан Миша янында сүзсез генә җыелышып утырабыз.
Дустыбыз белән соңгы минутта саубуллашкан чакта да, безне фашистлар тынычлыкта калдырмаслар. Алар коммунистларны эзлиләр, алар тагын бире килерләр.
Әлбәттә, очраклы һәм көтелмәгән хәл түгел бу. Фашистлар иң элек әсирләр арасыннан коммунистларны тотып алып юк итәргә телиләр.
Коммунист – әсир булган хәлдә дә – фашист өчен куркынычлы дошман. Фашистлар беләләр: Совет Армиясендә коммунистлар күп. Коммунистлар безнең арабызда да бар, әлбәттә. Ләкин кайсыбыз? Менә шул сорау котырындыра фашистларны.
Тәрәзә челтәрләре аша ишегалды күренә. Анда әсирләрне, өчәр-өчәр бастырып, стройга тезгәннәр. Офицерлар стройны бик горур килбәт белән карап йөриләр. Аларның итекләре ялтырап тора, шпоралары чыңгылдап-чыңгылдап китә. Киң түбәле фуражкалары, ничектер, башларыннан аерылып күренә. Гүя фуражка эчендә баш түгел, нәрсәдәндер ясап куелган бер озынча әйбер сыман; офицерларның гәүдәләре дә сыгылмый торган тоташ бер каты заттан ясалган кебек. Йөргәндә, алар гәүдәләрен бик туры тоталар, уклау йотканнар диярсең.
Строй йорт буена дүрт почмаклы итеп куелган. Артта – немец солдатлары, ә уртада – офицерлар.
– Коммунистлар, комиссарлар, еврейлар, өч адым алга чыгыгыз! – дип кычкыра офицер.
Беркем дә чыкмый. Офицер кулындагы бизәкләп ясалган таягы белән әсирләрнең йөзенә төртеп-төртеп күрсәтә. Солдатлар ул әсирләрне шунда ук стройдан сөйрәп чыгаралар да якында гына торган машинага утырталар. Озак та үтми, машина, пырылдап, лагерь капкасыннан чыгып китә.
– Аларны кая алып китәләр? – дип сорый бер иптәшебез.
– Кая булсын, допроска, – ди икенче берәү.
– Эшләр яхшыга бармый, егетләр…
Моны әйтүче кеше Мишага ярдәм күрсәткән солдат иде. Без аның исемен әле һаман белмибез. Ләкин сүзләре белән ул безне үзенә тартып өлгерде инде. Без аны бик күптәннән беләбез шикелле тоела.
Ул тәрәзә аша карап тора, йөзе караңгылана бара. Гүя кара машинада аның да берәр туганы киткән иде.
– Гестапо эшкә кереште. Коммунистларны эзлиләр. Коммунизм белән фашизм кылычка-кылыч килде… – диде ул һәм бераз уйланып торды. Аның күзләре безгә туры карыйлар, әйтерсең алар ниндидер бер тирән сер әйтергә телиләр иде.
Миша, саташып, нәрсәдер сөйләде. Тавышы бик тонык чыга, сүзләре бутала. Мин аңа карап утырам. Маңгаена кулымны куям. Ут кебек кызу. Нишләргә? Гангрена бөтен тәненә тарала булса кирәк.
Безнең ишек артында немец солдаты нәрсәдер кычкырына башлады. Бераздан ишек ачылды. Бүлмәгә офицер һәм өч солдат керде.
– Йә, биредә кемнәр коммунист, кемнәр комиссар? Әйтегез!
Бу – безгә таныш тавыш. Кара петлицаларында яшен уклары шикелле сызыклар бар. «Бу нинди билге икән?» – дип уйлап алдым мин һәм шунда ук боларның «СС» хәрефләре икәнен шәйләдем.
Без эндәшмәдек. Офицер Миша янына килде дә аңа шпоралы итеге белән төртте.
– Капут! – диде ул, йөзен җыерып.
Миша ыңгырашып куйды.
Аннан соң офицер безнең йөзләребезгә карап чыкты. Ул, коммунистларның йөзендә берәр билге юкмы дигән кебек, җентекләп күзәтә. Аның алга чыгып торган маңгае астындагы күзләре авызлары ачылган елан башларына охшый иде.
Тентү башланды. Кайберәүләрнең кесәләрендә әле карандаш, кәгазь кисәкләре, пәке һәм башка вак-төяк әйберләр бар иде. Аларны барысын да җыеп алдылар. Икебездән кесә сәгате табылды. Немец офицеры, авызын ерып:
– Русски ур, гут, – дип, сәгатьләрне кесәсенә салып куйды.
Офицер тәрҗемәчегә нәрсәдер әйтте. Тәрҗемәче, рус телен вата-сындыра, безгә офицерның сүзләрен аңлатырга кереште:
Читать дальше