1 ...6 7 8 10 11 12 ...23 Офицер бераз туктап торды, аннан соң, генералга борылып, нәрсәдер пышылдады. Генерал башын селкеп ризалык белдерде.
– Бүген, – диде офицер, – генерал әфәнденең кушуы буенча, сезгә ашарга биреләчәк. Бөек Германия гуманизмны ярата. Ул Европага яңа тәртип алып килә…
Офицер сүзеннән туктап калды, башын югарырак күтәреп, безгә карады. Аның бу кыяфәте, менә без нинди яхшы, дигән кебек иде. Икенче офицер генералны фоторәсемгә төшереп алды. Аннан соң, фотоаппаратын безгә төзәп, берничә рәсем төшерде.
Бәлки, берничә көннән соң берәр немец газетасында бу рәсемнәр бөтен Германиягә таралыр. Ул рәсем астына генералны мактап язарлар. Кемнәрдер шатланыр. Кемнәрдер кайгырыр да. Чөнки сугыш немец йортының бусагасында һаман солдат сорап тора. Бу нәрсә белән бетәр? Әле билгесез…
Машина китте. Шулай итеп, без немец генералын да күрдек. Тик ул бездә зур тәэсир калдырмады.
– Капиталист, – диде аның турында берәү.
– Әлбәттә, эшче түгел, – дип, икенче иптәш сүзгә кушылды, – күрәсең, кәефе кырылган, икмәкне яндыргансыз, ди. Булса, Германиягә озатасы икән. Тот капчыгыңны, сиңа әзерләп куйганнар!..
Кинәт бер якта ниндидер тавыш купты. Кемдер:
– Менә син нәрсә эзләп килгәнсең икән, сволочь, – дип, кемнедер сүгә.
Мин шунда таба юнәлдем һәм, озак та үтми, талашучылар арасына килеп кердем.
Бер кеше уртада басып тора. Кулында ниндидер язулы кәгазь. Ул шул язуны тотып кычкыра:
– Ишеттегезме, генерал нәрсә әйтте? Ашарга бирәбез, диде. Димәк, немецлар алдашмыйлар. Менә монда язган, – дип, ул, кызарына-бүртенә, язуны укый башлады.
Бу кәгазь, совет солдатын сугышсыз бирелергә чакырып, немец самолётларыннан фронт сызыгына ташланган прокламация иде.
Әсир кулындагы язуны укып бетерә алмады. Аның алдына бик ачулы йөзле, озын буйлы һәм чандыр куллы берәү килеп басты да, прокламация укучының борынына төртеп, аны укуыннан туктарга мәҗбүр итте.
– Ә, исәнме, рядовой Поляков! Без бит сине үлгән дип кайгырган идек. Ә син немецларга калач ашарга килгәнсең икән. Шәп патриот! Хәзер сине анаң күрсә, күзләреңне тишеп агызыр иде, сволочь…
Теге әсир, телен тешләгән кебек, кинәт тынып калды. Аның йөзе агарынды. Ул нәрсәдер әйтергә теләде. Ләкин аның авызыннан бик еракта, күкрәк эчендә ишетелгән кебек, ниндидер аңлашылмаган тавышлар гына чыкты. Аннары ул артка чигенде. Шулвакыт аңа кемдер бар көченә сугып җибәрде. Поляков кинәт борыны белән җиргә төртелде, дүрт аякланып, куркынган төс белән, бик кызганыч итеп, безгә карап тора башлады. Күзләре пыяла эченә тутырылган төтен төсле нурсыз иде.
Поляков эндәшми. Ул үз хәленең нинди түбән икәнен аңлый. Ләкин гафу үтенергә соң иде инде. Ә каршылык күрсәтсә, аны шунда ук үз иптәшләре, хәтта якташлары да аяк астына салып таптаячаклар. Поляков бу хәлне сизә. Аңа безнең каршыда бары дүрт аякланып кына торырга калган иде.
Поляковка бүтән беркем бер сүз әйтмәде. Йогышлы авырудан куркып читкә тайпылган кешеләр кебек, без аның яныннан таралыштык. Ул, кемнәндер ярдәм көткән кебек, тирә-якка каранды. Тик аны беркем дә кызганмады.
Кичкырын безне яңадан стройга тезделәр. Лагерьга брезент белән каплаган йөк машинасы килеп керде. Аңа бәрәңге төялгән иде. Ике немец солдаты:
– Аен, цвай, драй, – дип, безгә чиле-пешле өчәр бәрәңге өләшергә тотындылар.
Поляков инде безнең барыбызга да таныш иде. Менә ул машина янына килде. Башыннан пилоткасын салып, немецка сузды. Пилоткага өч бәрәңге төште.
– Язуыңны күрсәт, язуыңны! – диде аңа берәү. – Сиңа бит калач, колбаса бирергә тиешләр…
– Аракы күбрәк сора, безгә дә авыз иттерерсең, – диде икенче әсир.
Поляков эндәшми. Ул бер кызара, бер агара. Аңа аяк астындагы җир дә хәзер уелып төшәр сыман. Ул беребезгә дә карамый.
Без генерал кушуы буенча бирелгән «сыйны» ашарга керештек. Тик бәрәңгене ашар өчен тагын бер мәртәбә юарга, тагын бер мәртәбә пешерергә кирәк иде.
Поляков исә никтер ашамый утыра. Пилоткасыннан бәрәңгеләрне бер ала, бер куя. Кинәт ул урыныннан сикереп торды. Бәрәңгеләрен пилоткасыннан алып, җиргә атып бәрде. Бәрде дә аяклары белән изәргә кереште. Бәрәңгеләрне таптый, үзе төкеренә, үзе бернәрсә дә эндәшми. Без аңа гаҗәпләнеп карап торабыз.
Поляков яңадан җиргә утырды. Гимнастёркасын изү турысыннан аерып төшерде. Күкрәге шәп-шәрә калды. Шулчак мин аның күкрәгенең сул ягында татуировка белән ясалган бер рәсем күрдем. Анда бер ялангач кыз төшерелгән. Рәсем астына «П – Г» дип язылган иде. Поляковның куллары хәрәкәтләнгән саен, ул рәсем дә җанлы кебек селкенеп куя.
Читать дальше