Клара Булатова
Гасыр белән гасыр арасында. Шигырьләр
© Татарстан китап нәшрияты, 2016
© Булатова К. Г., 2016
Кыска гына озын бер гомердә,
Гасыр белән гасыр арасында,
Төрле җырлар туды бу күңелдә —
Яктысы да булды, карасы да.
Күпме каләмдәшләр керде гүргә,
Кайсылары – күкләр тарафында…
Озын гына кыска бер гомердә —
Гасыр белән гасыр арасында.
Үткән гомер белән калган хәтер
Үрләре, уйсу җирләре
Акшарланган, кыш килеп,
Кыштырдый кар бөртекләре,
Бер-берсенә ышкылып.
Бер карасаң, урманнарын,
Болыннарын мул сырган.
Бу карларның гамендә дә
Җир кайгысы юк сыман.
Ә чынлыкта, бу аларның
Көч туплаган көннәре —
Һәр бөртектә килер язның
Җир туйдырыр җегәре.
1983
Язмышыма рәхмәт
(Бәхетле хатын җыры)
Урманнарда бүген йөрдем әле,
Хәйран булдым бөрлегәненә.
Язмышыма рәхмәт – берәгәйле,
Бер бәйләде бер дигәнемә.
Бер әйләндем бүген урман эчен,
Эчкәйләре тулы җир җиләк.
Рәхәт чигеп гомер кичәр өчен,
Эш сөючән аек ир кирәк.
Урманнарда – җәйнең тәмле исе,
Мәтрүшкәләр сары, зәңгәре.
Илдә ярлар бардыр, кадерлесе
Булмас инде синең кадәре.
1985
Һай, бу гомер!
Һай, бу гомеркәйләр!
Борылыплар баксаң артыңа,
Өзелепләр китә күңелкәйләр
Яңа елда – сиксән алтыда…
Илле яшең тулып килсен, имеш!
Ярты гасыр яшә дөньяда…
Хак түгелдер,
Хак булмаска тиеш,
Күнә алмый күңел моңарга.
Кара инде: бик күп ласа илле!
Шул кадәрле җирдә яшәдем?
Яртысыннан күбе үткән инде,
Ә соң әле нәрсә эшләдем?
Нәрсә генә эшләдем соң әле,
Артыбызда эзе калырлык?
Кардәш-ыру, дуслар гына түгел —
Халкыбыз да искә алырлык?
Урталарын узгач гомереңнең,
Уйландыра икән бу тормыш.
Яңа еллар бирә күрсен, берүк,
Яңа илһам, яңа омтылыш.
Яңа еллар бирсен иде әле
Яңа җырлар, үрләр, уңышлар…
Алга әйдәп йөрсен иде әле
Элеккеге иске чын дуслар.
Йөрәк дустым – кирәк дустым булган,
Терәк дустым булган чагында,
Яшь яшәү дип өмет өзми торам
Илленең дә теге ягында.
1985
«Гел картаер төсле түгел идем…»
Гел картаер төсле түгел идем,
Юкса тормыш шактый иләде…
Картаелды. Моны шунда күрдем:
Сирәкләнде хәтер иләге.
Ул бит минем «магнитофон» иде,
Теркәп барды, берни калдырмый.
Хәзер, әнә, тасмалары тузган,
Кирәген дә инде яздырмый.
Үзенекен итә икән еллар…
Сиңа гына бүтән була алмас…
Төшләремдә поэмалар язам,
Бер юлын да тапмыйм уянгач.
1986
Бергәлекнең кадерен белик
(Җыр)
Аклык алып килгән тулпар кышлар,
Күпме кылган эшләр, куанычлар.
Синең белән бергә булмаганда
Була алмас иде бу уңышлар.
Бергәлекнең кадерен белик әле:
Яңа елга бергә керик әле,
Теләкләрне бергә телик әле,
Бергәлекнең кадерен белик әле.
Өйдә якты утлар, һәм тышта да
Яктылык бар, анда – чиста нык кар.
Синең белән минем тормышта да
Булыр кебек әле яхшылыклар.
Яхшылыклар булыр кебек әле,
Уртак үрләр табып меник әле,
Бар булганын бергә бүлик әле,
Бергәлекнең кадерен белик әле.
Яман уйлар уйлый күрмик әле,
Гел яхшыга юрый белик әле,
Яңа елга бергә керик әле,
Бергәлекнең кадерен белик әле.
1986
Бала – бәгырь кисәге, дип
Сөйләгән борынгылар.
Ата-ананың шулай дип
Әйтергә урыны бар.
Кыз баламы, ир баламы —
Туган үскән өе бap.
Улы барның кызы була —
Кызы барның ние бар?
Шул бер бөртек кызыбызны
Үстергән булган идек,
Өебезгә терәк булды,
Дип йөргән булган идек.
Безнең өйгә терәк түгел,
Сезгә дигәне икән…
Каршы килеп булмастыр шул:
Теләп сөйгәне икән.
Алышсыннар, барышсыннар,
Туй ясыйбыз берләшеп!
Уртак теләк – бәхет теләп,
Яшәсеннәр гөрләшеп!
Читать дальше