Көннәремдә таңнан эшкә чаптым,
Кичләремдә яздым, укыдым,
Кичен өлгермәгән кадәренә
Төннәремдә торып утырдым.
Син тәмлерәк миннән ашасын дип,
Матуррак миннән кисен дип,
Тапкан-табынганым, җыйган малым,
Куйган көчем – улым өчен дип.
Нәтиҗәдә – һәрбер ата-ана
Татый торган җимеш аллана:
Ана күңеле һаман балада да,
Бала күңеле – читтә, далада.
Ярый да бит, синең күңелеңнән
Безне этеп-төртеп чыгарган
Ул кыз бала иманлы зат булып,
Яшь түкмәсә кабат бу анаң.
Ярый да бит, үзе яраткандай
Сөйдералса сезне, ирләрне,
Һәм сөюен бәяләтә алса…
Минем кулдан анысы килмәде.
1991
«Соң минутта кемгә караш салыр…»
Соң минутта кемгә караш салыр
Соңгы, соңгы яшьле зарлы күз,
Кәгазьләрдә кем кулына калыр
Соңгы шигырь, соңгы парлы сүз?
Әйтеп булмый, кемнәр белсен аны?
Тик йөрәктә йөртәм инде мин
Шул теләкне: сездән калып түгел,
Сездән алда китсәм иде мин.
Бу – үземне яратудан түгел,
Бу теләгем – сезне сөюдән
Һәм ул сөю сездә ул кадәр үк
Түгеллеген тоеп белүдән.
1991
«Үкенмә син мине сөюеңә…»
Үкенмә син мине сөюеңә,
Мин яратканга да үкенмә.
Тәүге сөю мәңгелеккә килми
Һәм яңадан кайтмый беркемгә.
«Мәңгелеккә» диеп ант эчкәннәр
Алдашалар алар барсы да!
Ялганчылар алар ил алдында
Һәм гөнаһлы Алла каршында.
Хак Тәгалә үзе тараткан да
Үзе кушкан икән бу көндә.
Үкенмә син мине яратканга,
Минем сөюгә дә үкенмә.
1991
««Кителгән ай» дип сөйлиләр…»
«Кителгән ай» дип сөйлиләр,
«Тулган ай» дип сөйлиләр,
«Кыйгач» та диләр,
кояшка
Бер дә алай димиләр.
Җырламыйлардыр кояшның
Кимегәнен, тулганын;
Күзәтмиләр, бер күрмиләр
Гел үзгәреп торганын.
Ул да бит юкса, чыкканда,
Түгәрәк, тулы булмый.
Кичкә авышкан чакларда
Үзгәрми генә тормый.
Берәү дә ләкин уйламый
Кояшка сүз әйтергә.
Күрәсең, вакыт җитмидер
Кояшны күзәтергә.
1991
Гамил абый! Бүген килгән чакта
70 яшең тулган көнеңә…
Шагыйрьләргә шигырь язмыйлар да,
Язмак булдык әле без менә.
Нигә дисәң, безнең мәдәният
Бүлегенең бөтен яшәве
Афзал белән бәйле, ул һәрвакыт
Сезнең иҗат белән яшәде.
Сезнең җырлар безнең башкаруда
Авылларга күпме таралды,
Тукай белән ачылган тел безнең
Гамил Афзал белән чарланды.
Китапларда Сезнең үткен җырлар
Бер озаеп чыкты, бер – кыска.
Уйланган да, елмайган да булды,
Моңайган да булды тормышта.
Бүгенге бу киеренке чорда
Сезнең җырлар – көрәш коралы.
Җитмеш – нәрсә?! Йөзе тулганда да,
Җиңелү белми җырлап тор әле.
Гамил абый! Сиңа бәйрәмеңдә
Озын гомер, саулык телибез.
Калабызда халык шагыйре бар,
Шуның белән горур бүген без!
1991
Базар экономикасына күчкәч
Бүләкләр дә алыр идем
Дусларыма бәйрәмдә,
Берәр кайдан берәр нәрсә
Табып булса әгәр дә.
1991
«Син кузгатма бу оеган җанны…»
Син кузгатма бу оеган җанны,
Алгысытма арган күңелне!..
Тик нигә дип әле оныта алмыйм —
Йокылары качты күземнең?
Син кузгатма бу оеган җанны!
Тирәклектә өмет туса да —
Араларда – үтмәс упкын яры,
Арабызда – утлы бусага…
Син кузгатма инде, син кузгатма…
1991
«Җиденче кат күккә менәр кебек…»
Җиденче кат күккә менәр кебек,
И очына күңел, очына.
Әллә нинди дөнья көтә кебек
Ерактагы юллар очында.
Күк капусын хыял ачып куйган,
Күтәрел дә менеп җит кенә!
Әллә ниләр көтеп тора сыман
Күз күрмәгән дөнья читендә.
Биекләрдә – зәңгәр һава төсе,
Хыялларда йөзеп чыгарлык…
«Берни дә юк анда» дигән төсле,
Итәгемнән тарта чынбарлык.
1991
«Аерылышты… уйлар, юллар, куллар…»
Аерылышты… уйлар, юллар, куллар.
Аерылудан, беләм, җаным сызлар.
Әмма сиңа иман кирәк түгел,
Миңа кирәк түгел имансызлар.
1991
Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер.
Халык мәкале
Сентябрьдә син дә бер һәм
Мин дә бер булыр өчен,
Быел аеруча халык
Кырларга куйсын көчен.
Читать дальше