1 ...8 9 10 12 13 14 ...23 – Кырынып җибәрәсе иде, – диде.
– Ә пәке каян алырга?
– Туктагыз әле, – диде берәү. – Мин бит парикмахер. Бөтенләй онытып җибәргәнмен. Мин бит Харьков салоннарында эшләгән беренче класслы мастер…
Ул урыныннан торды. Җимерек стена буеннан берничә кирпеч китереп, берсе өстенә берсен өеп куйды. Без аңа гаҗәпләнеп карап тора башладык. Бу нишләргә уйлый икән?
Шуннан соң пыяла ватыклары алып килде. Аларны бер-берсенә чыңгылдатып ышкып алды һәм, бары парикмахерларда гына була торган җитдилек белән, шул пыялаларның йөзенә бармагын тидереп уздырды.
– Шәп! – диде ул. – Хәзер лагерьда беренче номерлы парикмахерский ачып җибәрербез…
Мин элек тә «пыяла белән кырынып була» дигән сүзләрне ишеткән идем. Аның дөреслегенә бик үк ышанып җитми идем. Бу юлы чынлап ышанырга туры килде. Күпләребезгә әле таныш булмаган мастер үзенең «классын» күрсәтте.
Парикмахерскийны ачарга әзерлек эшләре әле бетеп җитмәгән иде. Тарак һәм кайчы кирәк иде. Мастер монысына да аптырап калмады. Ул унлап шырпыны бер агачка тезеп бәйләде дә, моннан бик уңайлы ике яклы тарак килеп чыкты. Ул арада аңа, кирпечләрдән өеп, «өстәл» дә ясап өлгерделәр. Инде көзге генә кирәк иде. «Көзгесез дә ярар», – диючеләргә мастер:
– Көзгесез эшләмим. Көзгесез ул нинди парикмахерский булсын инде?! – дип, кулларын як-якка җәеп җибәрде. Әйтерсең, чыннан да, ул «салон» ачарга җыена иде.
Бер солдат каяндыр ватык машина фарасы табып китерде. Мастер аны алып карады.
– Ярый торган нәрсә бу. Биредә йөз аслы-өсле күренә икән күренүен, зыян юк, – дип, ул көзгене бер әсиргә тотып торырга кушты. Аннан соң гимнастёркасын салып, аны алъяпкыч кебек итеп биленә бәйләде дә, бик эре кыланган булып:
– Йә, Василий Петрович, утыр. Сез минем беренче клиентым, шулай булгач, сезне түләүсез генә кырам, – диде.
Василий Петрович утырды. Көзгедә ул башы белән түбән асылынып торган кебек күренә иде. Аңа бу кызык булып тоелды, ирексездән көлеп җибәрде. Читтән түгәрәк фарага карап торучылар да көлештеләр.
– Прошу внимания! – диде мастер һәм пыяла китеген алып, Василий Петровичның битенә куеп, әкрен генә түбәнгә таба кырып төшерә башлады.
Ун-унбиш минуттан соң Василий Петрович инде яшәреп калган иде. Мин шунда гына аның әле яшь кеше икәнен күрдем. Сакал-мыекларын кыргач, ул тагын да ябыграк булып калды.
– Рәхмәт, – диде ул мастерга.
Ә мастер исә, үз эшеннән бик канәгать булып:
– Следующий! – дип кычкырды.
Бу, бер карасаң, уен-көлке кебек иде. Ләкин чынлап уйласаң, бу яшәргә омтылу, җанга сүнәргә ирек бирмәү, кыскасы, тормышның бер саламына тотыну иде.
Озакламыйча безнең лагерьда шундый парикмахерскийлар берничә урында оешып китте. Хәтта кырынган өчен «түләү» дә кертелде. Мәсәлән, сакал-мыек кырган өчен – бер төрерлек тәмәке. Тәмәкең булмаса, башка берәр нәрсә, хәтта гимнастёрка төймәсе дә ярый иде.
Лагерьда башка һөнәрчеләр дә табылды. Безнең арабызда тимерчыбыктан энә ясаучылар да, ут чыгарыр өчен чакматаш ясаучылар да, хәтта анда-монда аунап яткан түбә калайларыннан котелок һәм кружка ясаучылар да эшкә керештеләр. Билгеле, болар яшерен, лагерьда немецлар йөрмәгән вакытта эшләнә иде.
Шулай итеп, чәнечкеле тимерчыбык белән уралып алынган йортта яшәү өчен көрәш үзенең беренче адымын атлады.
Хәтергә язылган көндәлектән
Мин лагерьда көндәлек яза алмадым. Язган булсам да, ул көндәлек дәфтәрен мин үзем белән алып кайта алмаган булыр идем. Әледән-әле булып торган тентүләрнең берсендә алар, утка төшеп, көлгә әйләнерләр иде. Ләкин, немец шагыйре Гейне әйткәнчә, кеше күңеленә тентү ясап булмый, һәм мин бары шул күңел дәфтәренә күргәннәремне, белгәннәремне яза бардым. Ул көннәрдәге авыр язмыш кайчан да булса онытылырмы соң? Әгәр мин тоткынлыкта мең көн яшәгән булсам, шул мең көннең барысын да сәгатьләп сөйли алам. Тик сүзем бик озакка китәр дип кенә уңайсызланам.
Менә шул хәтергә язылган көндәлектән берничә өзек.
25 август, 1941 ел.
Бүген безгә икешәр шалкан бирделәр. Аны әсирләр «Гитлер паёгы» дип атадылар. Мин шалканны бу хәтле тәмледер дип уйламаган идем. Их, күбрәк булса икән!
Тукта әле, бу шалкан турында ишәк фәлсәфәсе түгелме соң? Әйе, ишәк уйлануы. Оят! Ләкин нишләргә? Әгәр немецлар, чыннан да, Поляков теләгәнчә, безгә ак калач ашатсалар, йомшак урыннарда йоклатсалар, шуның өстенә тагын шәраб та эчерсәләр, оятыңнан кая качар идең? Син яшәр идең, ләкин шул көннән алып үзеңне туган илең өчен үлгән дип санарга тиешсең. Әйе, үлгән дип. Ярый әле дошман безне дус итми. Дошман ашын ашап симерү – бу ишәк булудан да түбәнрәк хурлык ич.
Читать дальше