Тентү бик җитди һәм озак барды. Немец солдатлары, киемнәрне салдырып, барысын да үзләре карап чыктылар. Кулларны күтәртеп, култык асларына кадәр тикшерделәр. Кәгазь, карандаш кебек нәрсәләрне барысын да бер өемгә өеп яндыра бардылар.
Минем алдагы солдатның күкрәк кесәсеннән бер бала рәсеме килеп чыкты. Офицерлар аны кулдан-кулга йөртеп карадылар. Солдат ап-ак булып агарынды.
Бу аның бердәнбер кыз баласының сугыш башланыр алдыннан гына төшерелгән рәсеме иде. Ата кеше баласын үлем түшәгендә күргән кебек калтырана. Әйтерсең менә-менә нәнинең соңгы сулышы тынар һәм ул күзләрен йомар кебек тоела иде аңа. Ата кеше, бәлки, бу минутта шул бала рәсеме өчен генә дә утка ташланырга риза булыр иде. Аның өчен бу – бердәнбер, иң кадерле истәлек. Ул әле, шул рәсемне кесәсенә салып, ниндидер өметләр белән яши. Рәсемне яндырсалар, ата өчен барысы да бетте, хәтта аның шул кечкенә генә өмете дә югала иде шикелле.
Офицер рәсемне утка ташлады. Ләкин, бәхеткә, кинәт кенә исеп куйган җил аны учак яныннан очыра-очыра алып китте. Рәсем бер карт кына немец солдатының аягы янына килеп төште. Немец аны, иелеп алып, кесәсенә салып куйды. Әсир аңа таба бармакчы иде. Икенче немец аның юлына каршы чыкты:
– Век, век! – дип, әсирне инде тентүдән узган иптәшләре янына куды. Әсир, башын түбән иеп, дуслары янына атлады.
Ярый, немецлар безнең сәгатьләрне һәм башка әйберләрне алдылар. Ә рәсем аларга нигә кирәк?..
Тентү тәмам булгач, лагерь яңадан үзенең көндәлек тормышына кайтты. Мин тентү вакытында рәсемне кесәсенә алып салган карт немец солдатын күрдем. Ул лагерь буенча кемнедер эзләп йөри иде.
– Гаврилов! Бу фриц сине эзли бугай, – диде кемдер.
Гаврилов дигәне бая рәсемен алдырган әсир иде. Ул да немецны танып алды һәм аңа каршы китте. Алар очраштылар.
Немец солдаты Гавриловны баштанаяк карап чыкты. Аннан соң нигәдер йодрыклары белән кизәнә-кизәнә кычкырыныр- га тотынды, ә үзе һаман тирә-ягына карана. Гаврилов берни аңламаган килеш басып тора. Немец күпме генә кычкырынса да, аның йөзендә ачу күренми. Шул арада ул, кесәсеннән бала рәсемен алып, Гавриловка тиз генә бирде һәм, үз күкрәгенә төртеп, өч бармагын күрсәтте. Әкрен тавыш белән генә нәрсәдер әйтте дә китеп барды.
Гаврилов, рәсемне алып, кызының йөзенә озак карап торды, аны берничә мәртәбә үпте. Без дә, аның янына җыелып, рәсемне карый башладык: бер нәни генә кыз бала, бишек читенә тотынып, түгәрәк, тулы аяклары белән мендәргә басып тора. Йомшак мендәр аның көчсез һәм җиңел аяклары астында әз генә яньчелеп тора. Ул, күзләрен зур ачып, нәрсәгәдер гаҗәпләнгән кебек, туп-туры караган. Әтисенең күкрәк кесәсендә сугыш юлы аша узган шушы кыз бала рәсеме безнең күңелләребезне йомшартты. Безнең бит барыбызның да диярлек өйләребездә балаларыбыз бар иде. Сагыну хисләре кабат йөрәкләрдә дөрләп кабынды. Безне чәнечкеле тимерчыбык дөньядан аерса да, балаларыбыз өчен без бар, без яшибез. Алар безне көтәләр.
Мин дә үз баламны күз алдыма китердем. Аның дөньяга туганына бишенче ай гына. Мин аны киткән чакта, вагонга алып, соңгы мәртәбә үпкән идем, ә ул, аерылышуны белгән кебек, минем күзләремә карады, муеныма сырышты. Шул килеш ул минем күңелемдә мәңгелек рәсем булып калды. Кая барсам да, нишләсәм дә, күзләремә тик шул рәсем генә күренә иде.
Бу көнне без балаларыбыз турында озак сөйләштек. Шунысы кызык, башка вакытта әгәр берәүгә, балаң турында сөйлә әле, дип әйтсәк, ул: «Ни сөйлисең, бала бала инде ул», – дип кенә сүзен бетерер иде. Ә биредә ата кешеләр үз балалары турында шундый матур итеп сөйлиләр, тыңлаган саен, күңел рәхәтләнеп тора. Һәркемнең баласы үзенчә яхшы, үзенчә матур һәм дөньяда иң акыллы иде. Үзеңнең балаң да шундый булгач, башкаларга ничек ышанмыйсың инде?..
Гаврилов исә шатлыгыннан авызын җыя алмый, ул үзенең нәни кызын чынлап та күргән диярсең. Ул башкаларның сүзен тыңлап ләззәтләнә. Менә ул тагын рәсемне алып карый башлады.
– Карт немец нәрсә әйтте соң, нигә ул өч бармагын күрсәтте? – диде.
– Моны немец телен белмәсәң дә аңларга була, – диде безнең арабыздан берәү. – Немец әйтте: «Мин – солдат, син – солдат. Синең дә балаң бар, минем дә өч балам бар», – диде.
Гаврилов аз гына уйлап торды да:
– Этләр арасында да кешеләр бар икән, – диде һәм лагерь капкасы ягына карап алды.
Анда немец солдатлары постларын алышалар иде.
30 август, 1941 ел.
Көннәр узып тора. Шулай тагын күп еллар үтәр. Күп сулар агар. Дөньяда әллә нәрсәләр булып бетәр. Ә җир үз юлы белән кояш тирәсендә һаман әйләнә торыр. Көннәр, айлар, еллар кабатланыр, һәм бервакыт 2041 ел җитәр, календарь битенә 30 август көне килеп чыгар. Димәк, нәкъ йөз ел узган булыр.
Читать дальше