Тоткыннар һәрвакытта шулай, күрәсең: үзара сөйләшкәндә, тормышта булган берәр уртак хәлне эзлиләр һәм табалар. Василий Петрович белән заманында бер шәһәрдә булуыбыз, шул шәһәрнең бер үк урамнарында йөрүебез безне бик күптәнге танышлар кебек якын итә иде. Бу бер-береңә ачыграк булырга, серләрне шикләнмичә уртаклашырга юл ача.
Василий Петрович коммунист идеме, – мин анысын белмим. Мин сорамадым, ә ул әйтмәде. Ләкин ул чын рус кешесе иде. Аның ачык йөзе, аз гына зәңгәррәк күзләре беренче очрашканда ук күңелдә ышаныч тудыралар. Аның белән сөйләшкәндә, ничектер, кайгылар таралгандай була. Шуңа күрәдер ул бервакытта да ялгыз калмый. Ул кем белән булса да һаман сөйләшә торган иде. Лагерьда аны бик тиз белеп алдылар.
Авырулар, яралылар аңа киңәшкә килеп йөри башладылар. Ул үзе дә хәлсез яткан авырулар янына бара. Аларның башын тотып карый, хәлләрен сораша. Авыруга ярдәм итәр өчен, докторның кул астында бертөрле дә дару юк. Василий Петрович, үзе өчен генә түгел, меңләгән авыру әсирләр өчен дә кайгыра. Доктор кешегә үз дусларының шулай ачлыктан, авырудан һәлак булуларын күреп торуы, әлбәттә, җиңел түгел иде. Нишләргә соң? Фашисттан дару сораргамы? Ә ул бирерме? Бирсә, нинди дару бирер, яшәтә торганнымы, әллә тагын да тизрәк үтерә торганнымы?..
Мин Василий Петровичка үземнең күптән уйлап йөргән серемне ачарга булдым. Мин әле тормышымда беренче мәртәбә шундый авыр хәлдә калдым, миңа кем беләндер киңәш итәргә кирәк иде. Минем өчен бу тимерчыбыклар аша иркен дөньяга чыгу уен түгел. Василий Петрович минем уйларымны тиз сизеп алды. Ул минем янга якын ук елышып утырды һәм, бик әкрен тавыш белән генә:
– Ничек соң аякларың, авыртмыймы? – диде.
– Хәзергә авыртмый әле.
– Шулай, ә күзләрең ничек, яхшы күрәме, колагың ничек, яхшы ишетәме? – Ул, минем җилкәмнән тотып, гәүдәмне селкетеп карады. – Әле көчең бар, егет, – диде доктор.
– Ә сезнең аяклар ничегрәк соң? – дип сорадым мин.
– Һәрхәлдә, синнән калышмас идем…
Минем эчемә шатлык йөгерде. Димәк, Василий Петрович «юлга» җыена. Ә юлда андый кеше белән бергә булуың ни тора! Василий Петрович тагын бер мәртәбә минем җилкәмә сугып алды. Әйтерсең ул минем авыр уйларымны кагып төшерергә тели иде.
– Аякларың исән булгач, җаеңны кара. Югыйсә соң булыр…
– Ә сез? – дидем мин, аны бүлдереп.
– Ә мин… – диде ул, ашыкмыйча гына, – качарга җыенмыйм.
Мин кинәт бер туңып, бер эсселәп киттем. Аның сүзләрен аңлап җитмәдем бугай, ләкин шул ук вакытта бу сүзләр минем йөрәгемне телгәндәй булды.
Василий Петрович, йөземә карап, минем кичерешләремне аңлады.
– Мин качмыйм, – диде ул тагын бер мәртәбә. – Кача алмыйм, чөнки качарга хакым юк. Мин – доктор, аңлыйсыңмы? Мин биредәге авырулар, яралыларның гомере өчен үземне җаваплы саныйм. Качып котылган хәлдә дә, мин гомерем буе тынычлык таба алмас идем. Әгәр син хәзер авырып ятсаң, ә мин сине ташлап китсәм, син үзең үк миңа ләгънәтләр яудырыр идең…
Доктор бераз тынып торды. Мин аның йөзеннән күзләремне алмыйм, аның сүзләренә исем китә.
– Шулай, иптәш, хәерле юл телим сезгә! – дип, ул сүзен бетерде һәм урыныннан торды. – Ә хәзер сез миңа булышыгыз, – дип, мине ияртеп китте.
Без төрмә бүлмәләренең берсенә кердек. Биредә аяк басарлык та урын юк. Әсирләр идәнгә тезелешеп утырганнар. Докторны күрү белән, бүлмә җанланып китте.
– Иптәшләр, – диде доктор, – барыгыз да ишегалдына чыгыгыз, яралылар калсын. Без биредә госпиталь оештырачакбыз… Югыйсә безне эпидемия фашистлардан болайрак кырып бетерер.
…Мин Василий Петровичның теләген аңладым. Ул көченнән килгән кадәр үз вазифасын үтәргә омтыла иде.
Бу эш бик үк җиңел булып чыкмады. Әсирләр арасыннан берәү карлыккан тавыш белән:
– Ә мин чыкмыйм. Нишләп чыгыйм? Мин монда беренче булып урын алдым, шунда калам, – дип әрепләшергә кереште.
Әлбәттә, аны гаепләрлек тә түгел иде. Чөнки ишегалдында, ачык һавада газаплануга караганда, бүлмәдә ни әйтсәң дә ышык һәм җайлырак иде.
Докторның тырышып-тырышып аңлатуы да мондый чакта барыбер яхшы нәтиҗә бирмәс иде. Ач кешедә аң белән идарә итү тоткарлана. Мондый вакытта кискен һәм каты кул белән хәрәкәт итәргә кирәк.
Василий Петрович каушап калмады. Ул, гимнастёркасын артка сыпырып, билендәге бавын рәтләде һәм, үзе смирно басып:
– Встать! – дип кычкырды.
Кинәт бүлмәдәгеләр барысы да аякка бастылар. Авырулар башларын күтәреп карап тора башладылар. Бу нәрсә? Бу инде күптән ишетелмәгән русча хәрби команда иде. Ул сүз шундый булып яңгырады, хәтта әсирләр бер минутка үзләрен армия строенда кебек хис иттеләр. Алар, үзләре дә сизмәстән, шул командага буйсындылар.
Читать дальше