Сугыш башланганда, көчләр тигез түгел иде. Моннан бер генә ел элек Россия белән Германия арасында төзелгән килешү пактын Гитлер сугышка әзерләнү өчен генә файдаланган. Дөресрәге, палач, шул пакт пәрдәсе артына качып, балта кайраган. Сугышның шулай мәкерле юл белән башлануын беркем дә көтмәгән иде, билгеле. Шул сәбәпле сугышның беренче елы Россия тарихында әле күрелмәгән авырлыклар аша барды.
Шул көннәрдә мин меңләгән иптәшләрем белән Белоруссия кырларында дошман чолганышында калдым. Ләкин бу җиңелү түгел, сугышның бер моменты яки вакытлы бер хәле генә иде. Сугышта йөргән кеше моны яхшы белә. Сугыш һәр көнне яңа эз белән бара. Бүген солдатка котылгысыз булып күренгән хәл иртәгә бөтенләй киресенчә булуы мөмкин. Безгә шунысы билгеле иде: дошман безне чолгап алган, чигенү юлларын бикләгән. Тик бу әле бар да бетте дигән сүз түгел. Чөнки без үз җиребездә аяк басып торабыз. Тирә-ягыбызда үз авылларыбыз, үз халкыбыз яши иде.
Билгеле, сугыш корбансыз булмый. Аны солдат сугышка китәргә повестка алган көнне үк исенә төшерә. Ләкин, әсир булырмын дип, мин уйлый да алмый идем. Киресенчә, дошман безнең җиребездә үзе әсир калган кебек тоела иде миңа.
Чыннан да, әле сугышның беренче айлары гына. Безнең армия үзенең көчен җәеп җибәрергә өлгермәгән. Безне чолганыштан коткарулары мөмкин кебек иде. Дошман армиясе әле үзе чолганышта калмагае дигән фикер безнең күңелләрдә озак яшәде. Сугыш тарихында шундый хәлләр дә булгалаган. Безнең өмет киселмәгән. Үзебезнең армиягә кушылу ышанычы безне юата һәм безгә көч бирә иде.
Без чолганышта күбәү идек. Минем кайбер окопташларым әле ул вакытта ук илгә кайта алганнардыр, яңадан үзебезнең армия белән сугыш юлыннан Берлинга кадәр барып җиткәннәрдер. Ләкин мин башка язмыш белән очраштым. Мин дошман кулына эләктем һәм шул көннән алып бик озак вакытка «хәбәрсез югалып» калган идем. Бу сүзләрне язарга түгел, әйтергә дә авыр. Нишлисең, бу турыда сөйләмәскә мөмкинме соң? Шунсыз мин тыныч кына яши дә алмам, тыныч кына үлә дә алмам.
Яшь кеше!
Син минем яшемә җиткәндә, мин инде җирдә булмам. Бу котылгысыз аерылу алдыннан мин сиңа кечкенә генә хат язып калдырам.
Син әле мәктәптә укыган көннәрдә үк җирнең тарихы белән, халыкларның тормыш юллары белән танышырсың. Синең күз алдыңнан бик еракта калган гасырлар узып китәрләр. Нинди генә исемнәрне күрмәссең син ул тарих битләрендә! Нинди генә хәлләрне очратмассың син ул чорларда!
Ниһаять, син шулай, тарих битләрен берәмләп ача-ача, безнең гасырга, без яшәгән чорга килеп җитәрсең. Һәм син анда «фашист» дигән сүзне күрерсең.
Кем иде соң ул фашист?
Мин сиңа шул турыда сөйләргә телим.
Хәтеремдә: ул көн болытлы иде. Аз гына яңгыр сибәләп тора. Тирә-якта Белоруссия кыры. Урылмаган игеннәрнең башлары түбән иелгән. Алар шулай моңланып, җирнең кайгылы зарын тыңлап торалар кебек. Юл буенда һәм кырда янган машиналар, танклар аунап ята. Арыш арасыннан зенитка көпшәләре күренеп кала. Күз күреме җитә алган һәр җирдә окоплар, базлар һәм балчык өемнәре зур-зур каберләргә охшап торалар. Урманнар өстендә төтен болытлары асылынган, янып каралган агачлар күңелгә авыр моң салалар.
Моннан кичә генә сугыш узган. Кая гына карасаң да, үлгән иптәшләрнең гәүдәләре ята. Алар, күккә карап, гүя кемнедер көтәләр. Алар өстендә инде каргалар өере оча. Ә еракта туплар гөрселдәве ишетелә. Кургаш төсле авыр соры болытлар эчендә яшен ялтырап китә. Һавада самолётлар гөрләве яңгырый. Сугыш үзенең юлын дәвам итә. Сугыш җирдәге бар тереклекне ут белән кырып бара, артыннан көл генә кала.
Без ике яклап юл читеннән барабыз. Ә юлдан немец танклары, солдатлар төялгән машиналар уза. Танкларның күбесенә немец солдатлары сырышкан. Алар шат. Безнең өстебезгә тәмәке төпчекләре атып китәләр. Кайберләре карбыз кабыклары ыргыта. Үзләре ниндидер хайван тавышы чыгарып көлешәләр.
– Русски, капут-капут! – дип акыралар.
Менә бик түбәннән генә самолёт очып үтә, колоннаны буйдан-буйга күзәтеп уза. Түбәннән аңа немец солдатлары нәрсәдер кычкыралар, кул болгыйлар.
Минем белән янәшә баручы бер иптәш:
– Безнең өстә очарга зур кыюлык кирәкми, син әнә тегендә, фронтка бар, канатыңны өтеп җибәрерләр иде синең, – ди.
– Юк шул, юк, өтмиләр. Өтсәләр, биредә киерелеп очып та йөрмәс иде ул. Күрәсең, алар көчле әле, – ди икенче иптәш.
Сүз шуннан артыкка сузылмый. Кем көчле дә кем көчсез – хәзер каян беләсең? Хәзер бу турыда сөйләшүнең нигә кирәге бар? Без инде әсирләр. Безне каядыр алып баралар. Колоннаның як-ягыннан немец солдатлары безгә мылтыкларын төбәгәннәр. Күбебезнең аягыннан итекләре салдырылган, ременьнәр алынган, тик кайберәүләрдә генә противогаз сумкалары калган. Күбебез яланбаш. Барыбызны да сакал баскан. Читтән караганда, без бик карт булып күренәбездер, мөгаен. Ләкин безнең иң картыбыз да утыздан узмагандыр. Ә күбебезгә егерме ике-егерме биш яшь.
Читать дальше