Җыр бетте. Анам тирән итеп сулыш алып куйды. Шул мәлдә кенәз сикереп торды да, анамны кулына күтәреп, өйгә таба алып китте.
Атам Күчтем төптән юан саллы гәүдәле кеше иде, ачуы килгәндә ике яшьлек үгезнең ике мөгезеннән алыр иде дә егар иде, әле дә көр вә усал тавыш белән:
– Кенәз, куй минем катынны, тимә аңа! – дип кычкырдыһәм кынысыннан кылычын суырып чыгарды да кенәзгә таба китте.
Юрий кенәз анамны төшермәде, борылды да атама карады һәм аның кулында ялангач кылычын күреп әллә үзе җансакчысына ым какты, әллә тегесе ашыгыбрак атамны укка алды. Аркасына ук кадалуга, атам артына әйләнеп карыйсы итте, ләкин өлгерә алмады, йөзтүбән капланды. Анам чырыйлап кычкырып җибәрде, ыгы-зыгы купты. Юрий кенәз анамны җиргә бастырды да, кылычын чыгарып, атамны укка алган сакчысына таба китте. Ул аны урталай чапкан булыр иде, шулчак атасы алдында Андрей кенәз пәйда булды, атасына аркылы төште. «Атам, койма кан, ул синең җаныңны саклап калды», – диде. Юрий кенәз әле берсенә, әле икенчесенә күз ташлады да, кылычын кынысына тыгып, бераз башын иеп торды, аннары:
– Югал күз алдымнан! – диде.
Бу фаҗига 1147 елның җәй башында булды, бераздан кияүкалалылар Юрий кенәзнең үзенең дә башына җиттеләр. Ләкин безнең ара моның белән генә бетмәде. Юрий кенәз, анам алдында гаебен юарга теләпме, апабыз Улитаны өлкән улы Андрейга сорады. Анам каршы килмәде. Әнә шулай Андрей кенәз безнең җизнәй булып китте. Бераздан җизнәй кеше энем Афанасий белән мине сараена алды – киңәшчеләре итте.
– Нигә соң Әндрәй кенәзгә кул күтәрергә иттегез?
– Үчле идек без Долгорукларга, нык үчле. Апам Улита да бер дә яратып тормады үзен, бәлкем, шуңа кенәз, аны аерып, сезнең Болгардан өйләнгәндер. Улитаны кууы, Болгардан өйләнүе янә безнең йөрәккә ут өстәде. Һәм без аннан котылырга булдык. Хәер, Андрей кенәздән бик күпләр канәгать түгелләр иде: рухи атакайлар да, боярлар да, безнең турыда әйтеп тә торасы юк.
– Әндрәй кенәзне үтерүдә Всеволод кенәз дә катнашкан диләр, хакмы шул, Якимкә агай?
– Гөнаһлы буласым килми, үлтерүдә катнашмады, әмма котыртуы хак. Ә нигә, ул да Юрий Долгорук угланы, анасы башка булса да, кенәзлеккә хакы бар иде. Тизрәк тәхеткә утырасы килгәндер.
– Хәтерем ялгышмаса, Әндрәй кенәз, ислам динен кабул иткән өчен, энең Апанайны зинданга утырта, иртән бөтен халык алдында дар агачына асмакчы була. Аны кем коткарды?
– Пётр кияү. Ул коткарды. Бусурман динен кабул итүенә без дә риза түгел идек, әмма ул минем туганым. Владимирга килгән Афанасий турында кемдер кенәзгә җиткергән. Имеш, сәүдәгәр Афанасий бусурман диненә күчкән, башына чалма урап йөри. Андрей кенәзнең, Кияүкалага яу барганнан соң, күп югалтуларга дучар булып кайткан көннәре. Халык кенәзгә ачулы, боярлар турында әйтеп тә торасы юк. Андрей кенәз бу тамаша белән халыкның ачуын бусурманнарга күчермәкче иде, ягъни Болгарга. Әйе, энем Афанасий аша.
– Өлгерә алмый калдымы?
– Өлгерә алмый калды, хан.
– Апанай Болгарда, башында чалма, шәех кызына өйләнде, никах укытты.
– Тиле ул, җүләр беткән. Җитмәсә, мәчеткә намазга йөри икән.
– Бу начармы, Якимкә агай?
– Дин ташлау яман түгел, иман ташлау яман, хан. Мин аңа ачуланмыйм. Тик яңадан Владимирга кайта алмас кына диюем. Безнең урыс халкы, гомумән, башка диндәге кешеләргә көн күрсәтми. Аллаһы Тәгалә ярлыкасын. Ышану төрле булса да, Алла бер, диләр бит.
– Хуш, Якимкә агай, хуш. Ә син җитешеп утыр әле. Балны да авыз ит, кымызны да читкә куйма. Кымыз канны кузгатыр, диләр.
Яким Күчтем барысыннан да җитешеп утырды, ул бернәрсәдән дә тартынмады. Гомумән, болгарларны бик яхшы белә иде ул, тырыш һәм сәүдә итәргә хирыс булган халыкка ихтирамы зур иде. Кыскасы, күчтемлеләр Болгарда исемле, дәрәҗәле кешеләр иде. Яким Күчтемнең энесе Афанасий мөселман диненә күчкәч, шәех кызына өйләнеп, кала уртасына диярлек хан сараедай өй салдыргач, бу нәселгә болгарларның ихтирамы тагы да артты. Чөнки Болгарда Яким Күчтемнең бик күп товар ишләре бар иде. Әмма Яким Күчтем энесе Афанасий түгел, беркайчан да динен алыштырмас. Аның уенча, бүрекне алыштырырга мөмкин, ат-исемне… хатыннар турында әйтеп тә торасы юк. Хәтта илне, ә менә табынган динне?! Юк, тагын бер тапкыр юк!
Диннәре ят булса да, Яким Күчтем төрки Болгарына яу чапкан кенәзләрнең берсен дә якламады. Кенәзме ул, рухи атакаймы, әйтер сүзен өзеп әйтер иде: «Илең белән сәүдә иткән күршегә яу чапмыйлар!» Мәгәр аны берәү дә тыңламады. Үз диннәрендә булса да, күрше дәүләтләрне талау исәбенә яу йөрделәр. Яу чабу өчен халыкны котырту рухи атакайларга бирелсә, байларга корал табу тапшырылыр иде. Шул ук вакытта Яким Күчтем еш кына уйланыр иде. Нигездә, сәүдә юллары төркиләр кулында. Әйтик, бөтен байлык аларга агыла. Әгәр дә мәгәр шул сәүдә юлларын кулга төшерсәң, бөтен байлык кенәз казнасына агар иде. Ләкин моның өчен кан коярга кирәк, бик күп кан, чөнки төркиләр – күп һәм бик яхшы коралланган, сугышчан халык. Аларда хәтта ниндидер туп җитештерәләр, ди. Һәм аны ниндидер яван [2] Китан – кенәз Андрей Боголюбскийга анасы биргән исеме.
остасы белән Бәкер атлы егет өлгертә икән. Һәм кая да түгел – Шайтан каласында. Ә Бәкер дигәннәре аның товар ише Әхмәтнең углы икән. Ул угыл Яким Күчтем товар ише Әхмәткә китергән кызга өйләнгән. Әнә ничек чәбәләнгән бу дөнья дигәнең. Ә ул бичара бала аныкы, хезмәтче хатын тапкан кыз. Дөрес, балага узуга, Яким Күчтем хезмәтче хатынны кияүгә биргән иде. Инде шул кыз Әхмәт дусты углында икән…
Читать дальше