– Бу кәрвансарайда кемнәр яши?
– Ерак илләрдән килгән сәүдәгәрләр урнашкан биредә. Алар яши торган мосафирханә [20] Мосафирханә – юлчылар өчен номерлар; гостиница.
биек койма белән әйләндереп алынган.
– Алар үз өйләрендәге кебек яшиләрме?
– Әйе. Һәрберсенә аерым бүлмә бирелгән. Аш-су әзерләү бүлмәсе дә бар. Мунчасы бер дигән! Аның миче ишегалды ягыннан ягыла. Кайнар һава агымы идән астындагы торбалар буйлап уза. Кыскасы, бөтен уңайлыклар тудырылган.
– Алар монда озак торалармы?
– Алып килгән сәүдә малының кайчан сатылып бетүенә карап.
– Алар нәрсә саталар соң?
– Кыйммәтле тукымалар, затлы келәмнәр, керәч [21] Керәч – фаянс.
чынаяклар… Алар сата торган әйберләрне санап чыгу мөмкин түгел. Барып күрергә кирәк, – диде Теләй абзый.
Ак кашканы махсус урынга туктатып бәйләп куйганнан соң, безне үзе белән кәрвансарай алдындагы зур базарга әйдәде.
Болгар базары. XIII гасыр. Картина фрагменты.
Рөстәм Хуҗин рәсеме
Базар киң мәйданны биләп алган. Анда халык бик күп. Төрле-төрле тавышлардан базар умарта күче кебек гүләп тора. Без Теләй абзыйга тагылып барабыз. Әнә бер урында ефәк тукыма саталар. Айсылу белән икебезнең дә күзләр шул якта. Кулына аршын [22] Аршын – озынлык үлчәү коралы.
тоткан гарәп сәүдәгәре:
– Зираг, зираг, – дип кабатлый.
Теләй абзый безгә аның бу сүзен «тукыма үлчәү берәмлеге» дип төшендереп бирде.
Этелә-төртелә атлый торгач, тактадан корылган кибет сыман бер урынга барып чыктык.
– Монда сугышта дошманнан саклану кораллары сатыла, – диде Теләй абзый, малайларга дәшеп.
Барыбыз да, кызыксынып, хәрби кирәк-яраклар карарга керештек. Әнә теге вак боҗралардан эшләнгән күлмәк «көбә» дип атала икән. Аның янәшәсендә күкрәк һәм арка япкычлардан торган күлмәкләр дә бар. Алары ян-якларыннан һәм җилкәләрдән каптырылып куела, ди.
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.
Җамигъ мәчете – җомга намазлары укыла торган үзәк мәчет.
Дивар – стена.
Шәмаил – рам эченәязып куелган дини текст.
Угыл – ул.
Җофар – хуш исле су җәнлеге.
Кыю – өстен кисү монда: «һәлак итү» мәгънәсендә
Биләр – X–XIII гасырларда Идел буе Болгар дәүләтендәге шәһәр
Олаучы – олау (җигелгән ат) йөртүче.
Мосафир – юлчы.
Ханбалык – башкала.
Казаки – җиңле һәм кечерәк кенә утыртма якалы өс киеме.
Борай – бодайның бер төре.
Шөлдер – кечкенәкыңгырау.
Әл-Гарнати – 1080–1169 елларда яшәгән гарәп сәяхәтчесе, дин белгече.
Ягъкуб бине Ногман – XI гасырныңикенче яртысы – XII гасырныңберенче яртысында яшәгән болгар тарихчысы, казый.
Казый – хөкем итүче, судья.
Һөнәрханә – мастерской.
Калып – форма.
Кәрвансарай – стеналар белән әйләндереп алынган, ныгытылган кунакханә(чит ил сәүдәгәрләре яшәгән).
Мосафирханә – юлчылар өчен номерлар; гостиница.
Керәч – фаянс.
Аршын – озынлык үлчәү коралы.