Тәңкәсылу да, төреп куйган җиреннән алып, сөяк кураен күрсәтте. Ләкин курайда уйнамады. Шул вакытта мин, ишетелер-ишетелмәс кенә, халык көе «Зиләйлүк» не көйләдем.
Бераздан, энем белән миңа кузгалырга вакыт икәнен әйтергә дип, Сусылу апага дәштем. Җавап бирүче булмады. Хуҗабикә апа өй эчендә түгел икән.
Без, китәргә җыенып, өйалды баскычына чыктык. Тәңкәсылу белән Айдаш та баскыч алдына чыгып бастылар. Әнә яшелчә бакчасы ягыннан, кыярлар салынган кечкенә тырыс тотып, безгә таба килүче Сусылу апа да күренде.
– Менә, балалар, юлда кибексәгез, сусавыгызны шушы кыярларны ашап басарсыз. Алар янына, төреп, бодай калачы да куям. Анысы белән тамак ялгап алырсыз. Урман чикләвеге бездән күчтәнәч булыр, – диде дә өй эченә кереп китте.
Тиз арада кулына ике төенчек күтәреп, Сусылу апа кире әйләнеп тә чыкты. Чикләвек салынган төенчекне энемнең кулына тоттырды, ә калач белән кыярлар төрелгәнен миңа бирде. Ул да безнең әнкәй кебек бик юмарт икән.
– Хәерле юл сезгә, балалар! Җаегыз чыкса, кайтканда да керегез, – диде Сусылу апа, икебезнең дә башыбыздан сыйпап.
Без: «Ярар», – дидек тә, үзләренә дә иминлек теләп, юлга кузгалдык.
Без, Сусылу апалар белән саубуллашып, юлыбызны дәвам иттек. Авыл урамында балалар күренмәвенә гаҗәпләнеп:
– Бу авылның балалары кая китеп беткән соң?! – дидем.
– Айдаш белән Тәңкәсылу шикелле өйләрендә уйнап утыралардыр…
Энем үз сүзеннән көлеп куйды. Аңа кушылып, мин дә көлдем.
Кинәт якында гына бала-чагалар тавышы ишетелде. Берничә йортны узуга, без ачыклыкка килеп чыктык. Авыл башындагы чирәмлектә кечкенә мәйдан ясап, малайлар ниндидер уенга әзерләнәләр иде, ахрысы. Менә алар ике рәткә кара-каршы тезелеп бастылар.
– Албарс, «Ак тирәк» төркеме әзер! – диде ябык кына бер малай.
– Бик шәп, Алпак! – Албарсның җавабы кыска булды.
– Албарс, «Күк тирәк» төркеме дә әзер! – диде шундый ук чандыр гәүдәле икенче малай.
– Бик яхшы, Әрдуан!
Иптәшләренә уенның барышын аңлатып бетергәч, башларга боерык бирер алдыннан, Албарс:
– Тыңлагыз! – диде.
Малайлар берьюлы тынып калдылар. Уен такмаклар әйтүдән башланды.
– Ак тирәк! – диде Алпак.
– Күк тирәк! – дип каршы төште Әрдуан.
– Күктә, күктә ниләр бар? – дип сорадылар «Ак тирәк» төркеменекеләр
– Җофар [5] Җофар – хуш исле су җәнлеге.
белән шикәр бар, – дип җавап бирде Әрдуан ягы.
– Көкләш, җофарыңны бир миңа! – дип таләп итте берсе.
– Аван, ник бирәем мин сиңа? – дип, икенчесе ризасызлыктан иренен бүлтәйтте.
– Шикәреңне бир миңа! – диде Алпак.
– Ник бирәем мин сиңа? – дип каты торды Әрдуан.
Борынгы болгар сугышчысы.
Олег Гасыймов рәсеме
Без энем белән каршы якларның сорау-җавап тәртибенә корылган уеннарын шулай күзәтеп торабыз.
– Кая миңа хан юлы? – дип сорады, җитди кыяфәт чыгарып, өченчесе.
– Байдык, менә сиңа хан юлы, – диделәр «Күк тирәк» некеләр, җитәкләшкән кулларына ишарәләп.
– Сыртлан, хан юлында елан бар, – диделәр «Ак тирәк» төркемендәгеләр.
– Кылычың булса, кый [6] Кыю – өстен кисү монда: «һәлак итү» мәгънәсендә
да чык! – дип боерды Сыртлан.
«Дошман чылбыры» н өзәргә Алпакның үзен сайладылар. Ул, бөтен көченә йөгереп барып, Көкләш белән Сыртланны ике якка аерып чыгып китте һәм: «Без – шундый!» – дип мактанып, каршы төркемдәге «сугышчы» ны үзләренә китереп кушты.
Мин исә Алпакка карап сокландым. Янымда басып торган энемнең колагына: «Һөҗүмдә хәйлә дә, көч тә кирәк», – дип пышылдадым.
Малайлар уеннарын дәвам иттеләр. Энем дә катнашып уйнарга теләде. Ләкин мин:
– Болай булгач, Җамигъ мәчетенә бүген барып җитә алмыйбыз икән, – дигәч, үзенең уеннан кире кайтты, карышмады.
Һәм без шәһәргә таба китеп бардык.
Ниһаять, Биләрнең [7] Биләр – X–XIII гасырларда Идел буе Болгар дәүләтендәге шәһәр
тышкы шәһәр ныгытмалары күренде. Каршыбызда калкып чыккан зу-ур шәһәрне күреп аһ иттек.
Энем:
– Әллә-лә! – дип тел шартлатты. – Апа, апа! Кара әле, күрәсеңме? – дип, җиңемнән тартты.
Мин:
– Ә син әнә теге манарадагы сакчыларны күрәсеңме?! Кулларына нинди озын сөңге тотканнар, – дип, шәһәр диварларына төртеп күрсәттем.
Өч кат дивар белән әйләндереп алынган тышкы шәһәргә узу өчен, асылмалы күпер янына килеп бастык. Безнең бәхеткә, олаучылар [8] Олаучы – олау (җигелгән ат) йөртүче.
да бар иде. Арба түрендә дилбегә тотып утырган түгәрәк сакаллы бер абзый үзе башлап безгә сүз катты:
Читать дальше