– Апалы-энеле бу мосафирлар [9] Мосафир – юлчы.
ханбалыкка [10] Ханбалык – башкала.
баралармы- ни?
– Әйе, эчке шәһәргә Җамигъ мәчетен күрергә барабыз, абзый.
– Ә-ә-ә, шулаймыни?! Юлдашлар икәнбез, алайса. Без дә шуның янындагы йортка барабыз ич. Утырыгыз, әйдә, утырыгыз!
Олаудагы ике бала янына без дә менеп утырдык. Безнең җайлап урнашуыбызга ышангач, ул сүзен дәвам итте:
– Юлчының юлда булуы хәерле. Шулай бит, углым Белемчәк?! Синеңчә ничек, кызым Айсылу? Кояш баеганчы, асылма күперне күтәреп, капкага бик элеп куелганчы әйләнеп кайтасы да бар… Әйдә, Ак кашка, кузгалыйк!
Өстенә яшькелт казаки [11] Казаки – җиңле һәм кечерәк кенә утыртма якалы өс киеме.
, башына җәйге киез бүрек кигән бу мөлаем абзый Теләй исемле икән. Үзе белән таныштыргач, ул безнең исемнәребезне, ни өчен юлга өлкәннәрдән башка чыгуыбызны сорады.
Мин:
– Без – Кушнарат авылыннан, Туктаман белән Албикә балалары. Исемем – Сөембикә. Бу – энем Айтимер. Әти-әниебез шәһәр күреп кайтырга үзләре рөхсәт бирделәр. Энемне миңа ышанып тапшырдылар, – дидем.
– Елга буенда яшисез икән. Су коенып үсәсез инде, алайса. Ә минем балалар, Белемчәк белән Айсылуны әйтүем, Салкын Чишмә дигән авылның шифалы суын эчеп үсәләр…
Арба тәгәрмәче келтер-келтер тәгәри. Без тирә-якны күзәтәбез. Монда йортларның барысы да агачтан салынган. Нигезе – юан имән бүрәнәдән, диварын нараттан күтәргәннәр. Түбәләре такта белән ябылган. Йорт аралары кысан түгел.
– Эчке шәһәрдә яшәүчеләрнең җәйге йортлары да биредә урнашкан, – диде Теләй абзый, озакка сузылган тынлыкны бүлеп. – Күрегезче, алар янындагы яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчалары искитмәле!
Чыннан да, йортлар янында алмагач, чия һәм шомырт агачлары, кура җиләге куаклары үсеп утыра. Әнә еракта аерым-аерым йөргән ат, сыер көтүләре күренә. Бодай, борай [12] Борай – бодайның бер төре.
, борчак, ясмык, тары, арпа басулары җәйрәп ята.
Айсылу ат дугасына беркетелгән кечкенә җиз кыңгырауга төртеп күрсәтте:
– Шөлдер [13] Шөлдер – кечкенәкыңгырау.
чең-чең, чең-чең итә. Ишетәсеңме?
– Ишетәм, Айсылу, җиз кыңгырау «җырлый»!
Без, арбадагылар, бер көйгә хозурланып барабыз. Юл читендәге зифа каеннар, биек усаклар безне озатып калалар.
– Әй-йе-е, – дип сузды Теләй абзый, – безнең гүзәл табигатькә күренекле сәяхәтче, ислам дине белгече әл-Гарнати [14] Әл-Гарнати – 1080–1169 елларда яшәгән гарәп сәяхәтчесе, дин белгече.
да сокланган, диләр. Бездәге сахралар тагын кайда бар?!
– Биләргә килгәнмени ул?!
– Әйе, Биләргә әл-Гарнати килгән.
– Әллә-лә! – диде Айтимер.
– Әйе, гарәп сәяхәтчесе безнең илгә ике мәртәбә килгән икән. Беренче килүендә Ягъкуб бине Ногман [15] Ягъкуб бине Ногман – XI гасырныңикенче яртысы – XII гасырныңберенче яртысында яшәгән болгар тарихчысы, казый.
исемле казыйдан [16] Казый – хөкем итүче, судья.
болгарларның тарихын, риваятьләрен язып алган. «Илегез мин ишеткәннән бик күпкә шәп», – дип мактаган. Җиләк-җимешләрнең төрлелегенә, күплегенә сокланган. «Мондый байлык башка бер җирдә дә юк», – дип әйткән.
Бакыр эретү миче.
Юрий Семыкин реконструкциясе
Җимешле бакчалар артта калып, юлыбызда төрле-төрле һөнәрханәләр [17] Һөнәрханә – мастерской.
очрый башлады. Баш киеменә охшап торганына ымлап, Теләй абзый:
– Менә монысы – бакыр эретү миче, – диде. – Монда бакыр һәм аккургаш эретмәсе белән эш итәләр. Осталар, таштан ясалган махсус калыпка [18] Калып – форма.
кайнар эремә агызып, йозак һәм көзгеләр ясыйлар.
Энем Айтимер бакырчы учакларына бик кызыксынып карап барды. Әткәйнең безгә тимерче һөнәре турында сөйләгәне бар иде, бәлки, энем шуны исенә төшергәндер. Һөнәрчеләр арасында иң дәрәҗәлеләре тимерчеләр икән. Ни өчен дигәндә, алар кирәк-яраклар, эш һәм сугыш кораллары ясыйлар, шуңа күрә иң кирәкле кешеләр булып саналалар икән.
– Тышкы шәһәрдәге атаклы кәрвансарай [19] Кәрвансарай – стеналар белән әйләндереп алынган, ныгытылган кунакханә(чит ил сәүдәгәрләре яшәгән).
менә шушы инде! – дип, Теләй абзый гаять зур кирпеч бинага ишарә ясады. – Кече Чирмешән елгасының борынгы исемен йөртә ул кәрвансарай, «Дәү Шир» диләр аны.
Без кызыксынып киттек. Теләй абзыйның тәртип белән сөйләвен көтмичә, аңа бер-бер артлы сорауларыбызны яудыра башладык.
Читать дальше