– Твая баранчук җич? Кәнфит вәзмүш!
Становой, өр-яңа ун сумлыкны кесәсенә салып куеп:
– Кара аны, пономарь, теге тегүче малае бүтән булмасын синдә. Олактыр син аны! Ә бу указсыз әрәмтамакка әйт: керәшен балаларын укытып маташмасын. Моның ахыры ничек буласын үзең дә беләсең! Бу эштә синең катнашың булмаса, мин аның эшен бик тиз бетергән булыр идем. Андый кешегә Себер дә аз. Андый хәтәр эшләр белән шөгыльләнмә, пономарь. Калганнарын үзең беләсең инде, ансында үз ихтыярың… – диде.
– Ярый, ярый, ладно. Сәпсим по-твоему будет, ваша благородия… Кряшена домой погоним, – диде мәзин.
– Ладно, ладно! Прощай, пономарь! – дип, становой кул биреп саубуллашты.
Әкрәм карый түрәнең мәзин белән бик йомшак сөйләшүен ишетеп тынычлана калды. Аларның ни сөйләшкәннәрен карыйның бик беләсе килә иде, әмма Сабирҗанның ризасыз кыяфәтен күргәч сорашасы итмәде. Икесе дә сөйләшмичә генә баскычтан төшеп, сөйләшмичә генә атка утырдылар да кайтып киттеләр.
Шуннан соң инде Сабирҗан мәзин Әкрәм карыйны мулла итеп кую мәсьәләсен бүтән кузгатмады. Тамга җыеп, шул эш артыннан йөрергә дип сайланган кешеләр дә берни эшләмәделәр. Әкрәм карыйга бу юлы да мулла булырга язмады.
Шәмси мулладан үч кайтара алмавы мәзингә тынгылык бирмәде. Уйламаганда гына становой кесәсенә күчкән ун сум исә аның бу ярасын тагын да сызлата иде. Бушлай килгән батрактан да баш тартуы бик кызганыч иде. Сабирҗан, ачуын эченә йотып, җай чыкканны көтә башлады.
Шәмси мулла белән Әсма остабикә исә, становойга илткән бер тәпән балларын кызгансалар да, доносларының нәтиҗәсе белән бик канәгать иделәр.
Бу вакыйгадан берни дә отмаган һәм берни дә югалтмаган Әкрәм карый әллә ни хафаланмады. Бер чеметем әфьюн йоткач, үзен ул чын-чыннан указлы мулла итеп күз алдына китереп, татлы хыялларга чумды.
Бу эштә табышлы булып калган бердәнбер кеше ул да булса становой иде. Аның нәүрәбенә зур гына тәпән белән татлы бал төшеп утырды, кесәсенә өр-яңа ун сумлык килеп керде.
I. Ходайның кодрәте җитмәде, шайтан да ярдәм итмәде
Бөтен җирдә кар эреп бетте. Авылда, гадәттәгечә, Сабан туен бәйрәм иткәч, басуга эшкә чыктылар. Капчыкларга чәчүлек орлык тутырдылар, бодай арасына пешкән күкәйләр салдылар. Орлык белән бергә аларны да җиргә чәчтеләр – мул уңыш өмет итеп үзенә күрә бер корбан ясау иде бу. Күп яшәп тәҗрибә җыйган картлар юкка гына борчылмыйлар: күктән бер тамчы да яңгыр төшми иде.
Зарыктырган җылы яңгыр килеп, коеп явып китсә, уҗымнар яшәреп үсә башлар иде. Әмма күк йөзе чалт аяз, бер генә болыт әсәре дә күренми. Кояш иртүк кайнарланып чыга, басулар өстеннән эссе җил исә. Үләннәр шиңеп саргая, җир кибеп яргалана иде.
Шундый эссе көннәрнең берсендә авыл халкы, мулла белән мәзин җитәкчелегендә басуга чыгып, намаз укып, Ходайдан яңгыр теләде. Тик бу юлы да яңгыр яумады.
Халык, куркуга төшеп, ырым йолаларына кереште. Текә яр читенә чокыр казып, казаннар астылар, казан асларына ут ягып җибәрделәр. Һәр йорт саен берәр савыт сөт, берәр күкәй һәм берәр уч ярма җыеп, яңгыр боткасы пешерделәр.
Әчкелтем-төчкелтем булып, төтен исе килеп торса да, ботка барысына да бик тәмле тоелды. Бала-чага, яшүсмерләр шау-шу килеп, талаша-талаша, боткага ябырылдылар һәм бер бөртеген дә калдырмыйча ашап бетерделәр. Шуннан соң, ыштан балакларын тездән югары сызганып, су сибешергә керештеләр.
Малайлар урамда, сулы чиләкләрен күтәреп йөгерә-йөгерә, очраган бер кешене су белән коендыра башладылар. Койма буена утырып, бу хәлне карап торган хатыннар белән кызларны да читләтеп узмадылар. Авыл аша үткән-сүткән кешеләр авылдан манма су булып чыгып китәләр иде. Хәтта мәчеттән бик эре генә кайтып килгән Шәмси мулла белән Сабирҗан мәзингә дә эләкми калмады.
Кич җитү белән, бала-чагага дәү егетләр кушылды. Хәтта кайбер олы гына ирләр дә, түзмичә, яшьләргә иярделәр. Алар артыннан хатын-кызлар кушылды. Очраган бер кешене, кемлеген тикшермичә, су белән коендырдылар. Төн уртасы җиткәнче, авыл мәш килде.
Ә яңгыр һаман да яумады.
Ходайның кодрәте җитми, шайтан да ярдәм итми иде.
Яңа гына тишелеп килгән уҗым кыякларын кояш көйдерде. Агач яфраклары саргаеп корыдылар. Шомырт ботаклары ялангачланып калды; тирәк белән каен агачлары үлем күләгәсе төсле булып басып торалар иде.
Күлләр, чишмәләр корып киптеләр. Коелардан су китте. Тегермәннәр туктап калды.
Мал-туар арыкланды. Өсләрендәге елкылдап торган йоннары, төсе уңып, тотам-тотам булып коела башлады.
Читать дальше