– Йа Рабби, мәрхәмәтеңнән ташлама! – дип куйды Зөһрә карчык.
Патый һәм Вафага бу хәл белән килешүдән башка чара калмады. Әмма халык арасында гайбәт сүзе таралудан ничек котылырга соң? Туган-тумача, бергә җыелышып, бик озак киңәштеләр. Ахырында Сафа Саҗидәне, иртәгәгә чаклы Җиһаннарда торып торырга күндереп, шунда илтеп куйды.
Миңлебайныкылар белән Йосыф карт йорты арасында тыз-быз хәбәрчеләр йөри башлады. Җиде төн уртасында, бөтен авыл йоклап беткәч, Саҗидәнең язмышы хәл ителә, моның хурлыгыннан ничек котылу хакында киңәш алып баралар иде. Ирдәүкә Саҗидә исә, түземсезләнеп, сөйләшүләр беткәнне көтә иде.
Йосыф картны үгетләп тә, хурлыгы нинди бит, дип куркытып та карадылар. Киребеткән карт үз сүзеннән чигенергә теләмәде. Ахырында ул, Сафаны бу уеннан кайтарырга кирәк, дип мыгырданып куйды.
Патый белән Вафа беравыздан:
– Безнең сүзне ишетергә дә теләми ул! – диделәр.
Карт ышанмады.
Ахырында Патый, ачуы килеп:
– Менә үзең дә кызыңны җиңә алмагансың ич әле! – дип кычкырды.
Каршы килерлек урын калмаган иде. Йосыф карт эндәшмәде. Бүген беркем аны тыңларга да, аңларга да теләми иде. Хәтта ничә ел бергә гомер иткән хатыны Сылу да, ачыктан-ачык кызын яклап, иренә каршы төште… Шаккатарлык хәл иде бу.
– Муеннары аска килеп, җәһәннәмгә олаксыннар! Моннан ары бернәрсәгә дә катышмыйм. Теләсәгез ни эшләгез! – диде карт ачу белән.
Үз башына гөнаһ алмас һәм кеше күзенә күренмәс өчен, ул, иртүк торып, карт җирән биясен җикте дә, солы төяп, калага китте; хатынына, өч-дүрт көнсез кайтмам, дип әйтеп калдырды.
Иртәгесе көнне иртән Сафа, Җиһаннарга Саҗидәнең хәлен белергә килеп, картларның эшне ничек хәл иткәнлекләрен әйтте. Озакламый Кәримә килеп, Саҗидәне үзләренә алып китте. Патый, төш җиткәнче үк ахирәте янына барып, туй итү хакында сөйләште.
* * *
Йосыф карт каладан кайтканчы бөтен мәшәкатьләрне бетереп, яшь киленне кияү йортына төшерү өчен, туйны икенче көнне үк ясарга булдылар: Йосыф картның холкын белмәссең, әллә нинди көтелмәгән хәлләр китереп чыгаруы бар иде.
Мәһәрнең күләме, бүләк-санак, ничә пар кунак чакыру хакында төгәл генә сөйләшергә вакыт та булмады. Бу юлы инде вак-төяк өчен сатулашып тормадылар: ике як та бик тиз килеште. Ахирәт дуслар кайнап торган самавыр янында барлык туй мәшәкатьләрен сөйләшеп хәл иттеләр. Сылу хәзинәсендә булган барлык нәрсәсен әзерләргә, Патый исә аңа ярдәм итәргә булды.
Иртәгесе көнне өйлә вакытында Миңлебайлар йортына кызның туганнары кодаларын алырга дип җибәргән җигүле атлар килде. Озакламый, киенеп-ясанып, чаналарга утырган кодалар урау юллар белән Йосыф карт капкасы төбенә килеп туктадылар.
Кодалар, өйгә кереп, йорт эче тулы кунакларга вәкарь белән генә сәлам бирделәр.
– Исәнмесез, кода! Исән-сау килеп җиттегезме?
– Ни хәлләрдә яшисез, кодагый?
– Шатлыклы туй белән котлыйбыз сезне! – диделәр.
Шуннан соң мулла белән мәзинне алырга ат җибәрделәр.
Шәмси мулла, өйгә килеп кергәч, җыелган халыкка сәлам биреп, аларны шатлыклы көн белән тәбрик итте һәм бик эре генә итеп түргә менеп утырды.
Кыз ягыннан вәли-вәкил итеп Йосыф картның энесе Ильяс чакырылган иде. Ул, йоланы башларга вакыт икәнен белдереп:
– Кунаклар килеп бетте, мулла абзый, – диде.
– Кияү ягыннан кем вәли-вәкил? – дип сорады мулла.
– Мин, – диде Вафа.
Мулла, кунакларга күз йөртеп, чак кына көлемсерәде дә:
– Биредә кызның атасы күренми икән, – дигән булды.
Ильяс, ашыгып кына:
– Абзый калага киткән иде, кайтып җитмәде… Шул сәбәпле вәли-вәкил булуны миннән үтенделәр, – диде.
Кунаклар күзгә-күз карашып алдылар.
– Яхшы, алайса. Күпме мәһәр сорыйсыз? – диде мулла.
– Егерме сум көмеш.
– Тулысынча алдыгызмы?
– Тулысынча алдым, тулысынча!
– Кыз ризамы?
– Риза!
Кунаклар елмаешып куйдылар.
– Ул чагында керешәбез, – диде мулла.
Кулларын тез өстенә салып, күзен йомды, тамак кыргалап алды да гарәпчә Коръән сүрәсен укый башлады. Кодалар, кунаклар тын да алмый тыңлап утырдылар. Кызлар җыелып торган ситсы чаршау артыннан гына ара-тирә чулпы тәңкәләре чыңлаштырганы ишетелеп китә иде.
Мулла укып бетерде дә, тавышын үзгәртеп, татарча:
– Син, хөрмәтле Ильяс агай, Йосыф кызы Саҗидәне Салих углы Әхмәтсафага, пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлам кушканча, егерме сум көмешкә риза булып бирдеңме? – дип сорады.
– Бирдем!
– Син, хөрмәтле Вафа агай, Йосыф кызы Саҗидәне Салих углы энең Әхмәтсафага хатынлыкка риза булып алдыңмы?
Читать дальше