– Артыкбикә, ерак китмә, – дип кычкырды Гаяз һәм, тавышына усал кискенлек биреп, җинаятьчегә сорау бирде: – Кем син, эт? Ничек син шушы кыяфәтең белән шул чәчәк кебек кызны җәберләргә батырчылык иттең? Ялгыз дип белдеңмени син ул кызны, иптәшләре юк дип белдеңмени син аның, сволочь?.. Җавап бир!..
Ләкин теге кешенең артык исе китмәде.
– Бәй, – диде ул, кулларын җәеп, йөзенә гаҗәпләнү чырае чыгарды. – Үз бисәм булгас, теләһәм нәмә эшләргә лә курыкмаем мин, мулла никах укыган бисәм булгас… хәләл бисәм…
– Алдама, ерткыч! – дип кычкырдым мин. – Кайдан килеп синең бичәң булсын ул?
– Ә сез нигә миңә бәйләнәһегед? – диде теге кеше, тавышын күтәрә төшеп, безне куркыта башлады. – Һездең миндә ни эшегез бар? Һез монда башкортты яберләмәксе булаһыгыдмы? Юк, иманһыд татарларга баш биреп торган заманнар узды инде, үзебеддең Башкортстан тупрагында үз башкортыбызды бирмәбез, китегед күз алдымнан, китерегед бисәмде!
– Ә, син әле алаймы?! – диде Гаяз. Аның күзләренә туп-туры караган килеш, әкрен-әкрен генә басып якынлаша башлады. – Әле син үзең комсомолканы мыскыл итеп, аның киемнәрен ертып, безгә бәйләнмәкче буласыңмы? Әйдә, утыр атыңа, судка алып барам мин сине. Совет илендә яшәгәнеңне оныткансың икән әле син, әйдә! Тот, Ильяс, бер кулыннан!
Гаяз шул ук минутта кинәт аның уң кулына ябышты. Мин икенче кулыннан барып тотарга өлгермәдем, башкорт бәләкәй балаларны селтәгән җиңеллек белән Гаязны селтәп очырды да аты янына йөгерде һәм, без барып җиткәнче, тарантасына утырып кузгалып та китте. Кадалып аккан Агыйделне минут эчендә кичеп чыгып, Базарлыга таба юыртты. Без аны күздән югалганчы карап торганнан соң, Зөлхиҗәгә ияреп, Артыкбикә янына бардык. Артыкбикә тал арасында үскән кыска гына карамага йөзе белән капланып елый иде. Гаяз йомшак кына итеп аның тузгыган чәчләрен сыйпады, шундый ук йомшаклык белән иңбашыннан кысып иркәләде.
– Иделбаева, елама, борчылма юкка, син ул кешене беләсеңдер бит? Болай гына калдырмабыз без аны, судка бирербез.
Артыкбикә йөзен ачмыйча гына җавап бирде:
– Коткаруыгыз өчен рәхмәт, тик, зинһар, хәзергә мине калдырыгыз.
– Юк, Иделбаева, сине калдырырга куркабыз без, әйдә син безнең белән кайт, без сиңа урын табарбыз.
– Зинһар, калдырыгыз, – дип кабатлады Артыкбикә.
Безнең аны бу хәлдә калдырып китәргә батырлыгыбыз җитми, аны юатасыбыз, аңа ярдәм итәсебез килә иде.
Тик нәрсә генә тәкъдим итсәк тә, Артыкбикә бездән үзен калдыруыбызны үтенде:
– Зинһар, китегез, очрашырбыз әле, хәзер мин йөземне күтәрә алмыйм, оялам мин, зинһар, китегез…
– Син, алайса, безгә теге кабахәтнең кем икәнлеген генә әйт.
– Әлимгул Алтынхуҗин дигән кеше ул, мине аңа кияүгә биргәннәр иде, ләкин мин аның хатыны түгел… Калдырыгыз, зинһар, башка вакытта.
Без аны артык азапламадык. Саубуллашып, яңадан очрашырга тагын бер кат вәгъдәсен алып, үз юлыбызга киттек.
Кайткан вакытта без бөтенләй диярлек сөйләшмәдек. Агыйдел буеның серле күренешләре дә бу юлы күңелләребезне тоткын итә алмады. Гаяз – үзенә, мин үземә тирән уйларга баткан килеш, ашыга-ашыга атлый бирдек. Авылга килеп җиткәч, кинәт кенә акылларыбыз башыбызга кайткан төсле булды. Адымнарыбыз әкренәйде. Икебез дә иркен тын алдык.
– Сизәсеңме, Ильяс, – диде Гаяз, – безнең алда хәзер нинди зур эшләр тора?
– Әлимгулны әйтәсеңме?
Гаяз кинәт аптырап киткән төсле булды:
– Нинди Әлимгул?
– Әллә оныттың да? Әлеге, Артыкбикәне…
Гаяз миңа әйтеп бетерергә ирек бирмәде:
– Әй, аны әйтәсеңмени?.. Юк, син әле һаман да аңламыйсың.
– Ничек соң, әллә син аны шушы кабахәтлеге өчен болай гына калдырырга исәплисеңме?
– Юк ла, аны болай гына калдырмабыз. Хикмәт анда гына булса, бик җиңел булыр иде. Ул гына түгел бит. Болай гына калдырырга ярамый торган эшләр бик күп, Ильяс, аңлыйсыңмы син, бик күп.
Мин, Гаяз уйлаган эшләрне күз алдыма китерергә теләп, соңгы көннәрдә күргәннәребезне күңелемнән кичерә башладым. Җавап бирмәгәнемне күргәч, Гаяз аңлатып бирергә ашыкты:
– Әлимгулы да, Таквә Сәхәве дә, мулла-мунтагае да, бик беләсең килсә, шул ук Низамые да бер үк чыбык белән сөрелергә тиешле шайтаннар бит. ГПУга әйтеп кенә авылдан сөрдерергә булса, җиңел булыр иде дә, ул юл белән бетереп булмый бит кулакны. Партия алай итәргә кушмый. Кулакны бетерү өчен башта ярлы белән урта хәлле крестьян хуҗалыкларын берләштерергә кирәк, эреләндерергә, кулак хуҗалыгыннан көчлерәк булган социалистик хуҗалык торгызырга кирәк. Моның өчен эшне үзебезнекеләрне чыбыклаудан башларга туры килә. Әнә ул Имәлиләрне, Ибрайларны, Күчәрбай кебекләрне бик яхшылап өйрәтергә кирәк бит. «Рәтсез тормышыңны рәтләү өчен зарланып йөреп эш чыкмый, кулакны әшәке сүзләр белән сүгеп кенә дөнья төзәлми» дип, колакларына тукырга кирәк бит аларның. «Менә сиңа җир, менә сиңа машина, менә сиңа закон» дип төртеп күрсәтү генә дә җитми, эшләп күрсәтергә кирәк бит аларга. Болар безнең эш бит, ә! Партия куша бит моны безгә – комсомолецларга, Ленин куша…
Читать дальше