Мирсәй Әмир - Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы

Здесь есть возможность читать онлайн «Мирсәй Әмир - Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: literature_20, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

  • Название:
    Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы
  • Автор:
  • Жанр:
  • Год:
    2021
  • Город:
    Казан
  • ISBN:
    978-5-298-04226-0
  • Рейтинг книги:
    5 / 5. Голосов: 1
  • Избранное:
    Добавить в избранное
  • Отзывы:
  • Ваша оценка:
    • 100
    • 1
    • 2
    • 3
    • 4
    • 5

Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Бу җыентыкка классик язучы Мирсәй Әмирнең повестьлары һәм хикәяләре туплап бирелде.

Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Комсомол – кайчан гына булмасын, кайда гына булмасын – партиянең иң якын ярдәмчесе. Бусы сиңа да билгеле, миңа да билгеле. Аязгулов та моны бик нык итеп безнең искә төшерде.

– Боларын мин дә ишеттем.

– Ә хәзерге чорда партиянең авылдагы төп бурычы – авыл хуҗалыгын социалистик нигезгә кору буенча эшләү. Авыл хуҗалыгын социалистик нигезгә кору дигән сүз тиз генә тоттың да авылда социализм төзедең дә җибәрдең дигән сүз түгел әле. Ул бик күп эшләүне сорый.

– Боларын да ишеттем шикелле.

– Ишетсәң, тагын бер ишет. Икенчеләй вакытында тыңлап утырырсың.

– Бетте, бетте.

– Шул. Авылны социалистик нигезгә коруны ачык кына итеп «Менә шушылай, менә шушы формада эшләргә кирәк» дип әйтә алмыйм әле. Тик шунысын ачык беләм: авылны социалистик нигезгә күчерү өчен, хәзерге аерым-аерым вак хуҗалыкларны берләштереп, эре хуҗалыкка әйләндерү кирәк. Авыл хуҗалыгында чиксез зур файда бирә торган бик зур мөмкинлекләр бар, тик аерым хуҗалыкта яшәгән хәлдә ул мөмкинлекләрдән файдаланып булмый. Беренчедән, вак-вак хуҗалыкларга машина кертеп булмый; икенчедән, эшне ныклы план белән алып барып булмый; өченчедән, авыл хуҗалыгы товарларын ишәйтүгә зур ярдәм итә торган фән-техника күрсәтүләрен, агрономия чараларын кулланып булмый (күп басуга күчү, җирне ашлау кебек чараларны әйтәм). Шул чараларны күрмичә, кулакларны бетереп тә булмый. Ә социализм ул – сыйныфсыз җәмгыять төзү дигән сүз. Партия алдында менә шундый бурычлар тора. Без, комсомолецлар, шушы бурычларны тормышка ашыру эшендә партиягә ярдәм итәргә тиешбез.

– Алай булгач, Ибрайның коммуна дигәне, аның бу сүзен безнең эләктереп алырга теләвебез дөрес булган?

– Әйе, без дөрес юлда. Ләкин кулыбыздан килә торган бик күп эшләрне күз алдыбызга дөрес китерә алмаганбыз. Ибрайның артель төзү турындагы фикерләре – бүгенге көннең алдынгы фикерләре. Бу фикерләрнең Ибрай авызыннан – артель төзүдә турыдан-туры үз хуҗалыгы белән катнашырга тиешле ярлы крестьян авызыннан әйтелүе бигрәк тә шәп. Ләкин бит бер Ибрайдан гына артель төзеп җибәреп булмый. Башка ярлылар бу турыда үз фикерләрен әйтмәделәр бит әле, хәтта фикерләрен сорагач та, «сүзең көмеш булса, тик торуың – алтын» дигән принципта калдылар. Бер Ибрай белән генә бит…

– Бер тарыдан ботка пешереп булмый дисеңме?

– Вот-вот! Синең һәр кирәккә бер мәкалең бар, шунысы шәп. Әйе. Бер тарыдан ботка пешереп булмый. Ләкин, төптән уйлап караганда, Ибрай берүзе генә булырга тиеш түгел. Аның тәкъдименә барлык ярлылар гына түгел, авылның төп катлавы – урта хәллеләр дә кушылырга тиеш. Ярлылар белән эш җиңелрәк тора. Имәли, Күчәрбай ишеләр бу юлда үзләре риза булулары белән генә зур хезмәт күрсәтә алмыйлар. Алар – партиянең, совет властеның авылдагы таянычы. Шуңа күрә дә алар өчен партия тәкъдим иткән яңалыкларга үзләре кушылуы гына аз. Алар үз артларыннан бөтен авылны ияртү эшен дә өсләренә алырга һәм аны башкарырга тиешләр…

Гаяз сөйләгән бу сүзләр, бу фикерләр минем өчен яңалык түгелләр иде. Укыганым да, ишеткәнем дә бар иде минем аларны. Тик алар минем башымда, тәртипсез көтепханә эчендә югалган кыйммәтле томнар шикелле, тәртипкә салынмаган фикерләр, тәртипкә салынмаган белем арасында буталып югалганнар һәм аларны тиз генә эзләп табу читен иде. Шуңа күрә дә алар миңа бу минутта яңа булып ишетелделәр. Мин, аларны яңадан югалтмас өчен, аларга чатырдап ябыштым.

– Әйе-әйе. Бу – безнең максат. Нинди генә эштә булмасын, беренче чиратта кирәк булган нәрсә – максат. Максат ачык билгеле булса, аңар ирешү юлларын табу җиңел. Юк, җиңел дип әйтү дә дөрес түгел. Аның бик авыр булуы да мөмкин. Ләкин максатның ачык булуы нинди авыр юлларны да җиңел үтәрлек, батырларча җиңеп үтәрлек көч бирә, тормышыңны корбан итәргә туры килгәндә дә каушамаслык кыюлык бирә.

– Менә-менә, шул! – диде Гаяз, каты итеп теземә сугып куйды. – Менә шул ягыңа сокланам мин синең, Ильяс. Беләсеңме, кайвакытта син һәркемгә билгеле булган гап-гади нәрсәләрне дә белмичә аптырашта каласың. Андый вакытларда минем сиңа ачуым да килә. Кызганып та куям үзеңне. Ә кайбер вакытта минем күңелемдә, күңелемнең әллә кай яшерен җирләрендә булып та, үзем әйтә алмый торган фикерләрне җиңел генә, гади генә итеп әйтәсең дә куясың. Әнә шундый чакларыңда сокланам мин сиңа.

Гаязның бу мактау сүзләре минем йөрәгемне иркәләделәр. Бөтен тәнемә рәхәт чымырдау йөгерде. Уйларым тагын да ачылып, яктырып киткән кебек булдылар. Ләкин мин иптәшем каршында тыйнаклык сакларга тырыштым.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы»

Обсуждение, отзывы о книге «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x