Мирсәй Әмир - Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы

Здесь есть возможность читать онлайн «Мирсәй Әмир - Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: literature_20, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

  • Название:
    Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы
  • Автор:
  • Жанр:
  • Год:
    2021
  • Город:
    Казан
  • ISBN:
    978-5-298-04226-0
  • Рейтинг книги:
    5 / 5. Голосов: 1
  • Избранное:
    Добавить в избранное
  • Отзывы:
  • Ваша оценка:
    • 100
    • 1
    • 2
    • 3
    • 4
    • 5

Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Бу җыентыкка классик язучы Мирсәй Әмирнең повестьлары һәм хикәяләре туплап бирелде.

Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Аны аңлап, без дә елмайдык. Зөлхиҗә елмаеп кына калмады, көлеп үк җибәрде.

Алар, уңга борылып, Агыйделгә аркылы төшеп киттеләр. Без Идел буйлап алдыбызда торган баягы Кызыл ярга, калын урманнарга карап юл алдык…

– Очратырбыз әле без аны, дип әйткән идем бит мин, Гаяз, ә?

– Мин дә бит «бәлки» дип җавап биргән идем…

– Мин курка башладым әле, Гаяз.

– Нәрсәдән?

– Безгә сугышырга туры килмәсә ярар иде.

– Мин сиңа бирешмәм дип уйлыйм.

– Көрәшкәндә мин сине егам бит.

– Ә сугышка китсә, мин сине…

Йөзләребезгә аз гына да көлү билгесе чыгармыйча, тирән тынычлык белән шундый сүзләр сөйләшә-сөйләшә җай гына атлаганда, арттан – Кинҗә кичүе ягыннан – йөрәк өзгеч аваз ишетелде:

– Коткарыгыз!..

Икебез берьюлы шып тукталдык һәм, син ишеттеңме дигән төсле, бер-беребезгә караштык. Күзләребезгә чыккан сорау билгесе безне ныграк уйланырга мәҗбүр итте. Башларыбызны югарырак күтәреп, колакларыбызны сагайттык. Үзәк өзгеч аваз, йөрәкләребезне кисеп, яңадан кабатланды:

– Коткарыгыз!..

Гаяздан да, миннән дә бер генә аваз сүз дә чыкмады. Борылдык та чаптык. Бер-беребездән уздырырга теләгәндәй ярышып, кичүгә табан чаба идек без. Бик кыска вакыт эчендә минем башыма бик күп уйлар кереп чыкты. Үзем йөгерәм, үзем уйлый идем мин: әйе, бу аның тавышы, ул кичүдән чыкканда түбәнгәрәк төшкәндер дә, Агыйделнең каты агымы аны тирәнгә алып киткәндер. Ә кичү астына төшсә – өермәлек. Ул хәзер су белән тартышадыр. Хәзер без, барып җитү белән, аны коткарырга ташланырбыз… Ташланырбызмы икән? Әгәр дә эш үткән булса?..

Ярдәм сорау авазы тагын да шомлырак булып өченче тапкыр ишетелде. Тик бу юлы аның сүзе әйтеп бетмәс борын капланып бүленде.

«Батты» дигән уй бөтен нервларымны тетрәтте. Барлык көчемне аякларыма бирдем. Гаяз һаман да минем белән янәшә иде.

Кичүгә борылган юлга килеп җиткәндә, каршыбызга Зөлхиҗә килеп чыкты. Аның тулы йөзе кара-кучкылланып кызарган, кара күзләре утланган иде. Ул безне күрү белән нәрсәдер әйтергә ашыкты. Тик артык ашыгудан үз сүзенә үзе төелде:

– Артыкбикә апай… Артыкбикә апай…

Без аның нәрсә әйтергә теләгәнен аңларга тырышып азапланмадык.

– Әйдә тизрәк Артыкбикә апаң янына!

Зөлхиҗә кире борылып чапты. Безгә караганда да катырак чаба иде бу кечкенә кыз. Аның кап-кара тәпиләре машина частьлары төсле тиз хәрәкәтләнәләр, күз иярмәслек җитезлек белән кызчыкны алга очыралар иде. Идел комына кергәч тә аның тизлеге кимемәде. Без дә аннан калышмаска тырыштык. Йөгерү өчен ифрат дәрәҗәдә уңайсыз булган ташлыкка кергәч тә әкренәймәдек.

Зөлхиҗә су читенә килеп җиткәч тә тукталып тормады. Аның өстендәге буйлы күлмәк итәге, үзеннән-үзе күтәрелгән кебек, култык астына кадәр менеп китте. Ялангач калган тәне күренергә дә өлгермәде, кадалып аккан Агыйдел суына күмелде. Коточкыч каты агымны кисеп, искиткеч тизлек белән бара иде ул. Су безнең өчен саерак булуга карамастан, без аның артыннан көчкә иярә идек.

Иделне чыгуга, читәнле тарантаска җигелгән ак аргамак күзгә ташланды. Аның турында нәрсә уйларга да белмәдем, тарантастан читтәрәк агачлар селкенгәне сизелде. Баягы тавыш тагын бер генә кисәк булып ишетелде дә томаланып өзелде:

– Ап…м-м…

Куян өстенә атылган эт кыюлыгы белән таллар арасына атылдык. Алдыбыздагы куе таллык аю йөргән кебек селкенә, ара-тирә калтырап чыккан тупас ирләр тавышы ишетелеп кала иде:

– Артыкбикә, янем, тартышма!.. Артыкбикә… мин һине…

Гаяз бу сүзләрне әйтүченең кем икәнен күрмәс борын ук каты тавыш белән кычкырып җибәрде:

– Җибәр, сволочь!..

Соңга калмасак та, шактый ямьсез күренеш өстенә килеп чыктык: Артыкбикә таллар арасына чалкан егылып, башы артка ташланган, күзләре чытырдатып йомылган, ул кычкырырга тели, ләкин аның авызын томалаган зур кул аңа ирек бирми. Кечкенә авыз ул рәхимсез зур кулның тырнакларыннан ычкынырга теләп тартыша, тик кул көчле. Ул кул – ат зурлыгы гәүдәгә ия булган ир кулы. Нечкә генә булып ике якка асылынып төшкән кара мыеклы, киң симез битле, тап-такыр итеп кырылган башлы бу кеше Артыкбикәнең изүе ертылган ялангач күкрәге өстенә аю чаклы гәүдәсе белән аркылы яткан да, бер кулы белән аның авызын каплап, икенче кулы белән кулларын җибәрми тора. Безне күрүгә, шул хәлендә катып калды ул. Безгә текәлгән кысык кара күзләрендә гаҗәпләнү билгесе күренде.

– Җибәр, сволочь! – дип кычкырды Гаяз тагын.

Ләкин җинаять өстендә тотылган симез кеше, башына сугып миңгерәтелгән сыман, бернәрсә дә аңламаган күзләре белән безгә караган килеш, шул хәлендә калды. Шулкадәр кабахәт булып күренде миңа ул кеше, ачуымнан ярылырга җитешеп, бөтен тамырларым буенча каным таша башлады. Ике тапкыр әйткәннең соңында да селкенмәгәнен күргәч, үз-үземне тыя алмадым, бөтен көчемне аягыма биреп, җинаятьченең уң як кулбашына типтем. Ул шуннан соң гына, эшнең нәрсәдә икәнен аңлаган төсле, аягүрә басты, Артыкбикә аның кулыннан ычкыну белән сикереп торды, аерылган изүен ашыга-ашыга ябып, ялангач күкрәген яшерде дә, түбән караган килеш, таллар арасына кереп югалды.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы»

Обсуждение, отзывы о книге «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x