Шушы кичерешләр йогынтысы астында мин шактый озак вакыт онытылып тордым. Аязгуловның өзлексез сөйләве, Гаяз белән Рахмановның ара-тирә сорау биреп куюлары минем колагыма ишетелеп торсалар да, аңыма барып җитә алмадылар. Тик Артыкбикә хәрәкәткә килгәч кенә айныдым мин. Ул, кашларын җыерып, ачулы тавыш белән әйтеп куйды:
– Узына башлыйлар алар, – диде, – Совет илендә яшәгәннәрен оныталар.
Тик шунда гына минем игътибарым яңадан Аязгулов сүзләренә кайтты. Аязгулов һаман да баягыча тыныч, ләкин үзенең хаклы икәнлегенә ышанган кешегә хас ныклы тавыш белән сөйли иде.
– Узындырырга ярамый, – диде ул, Артыкбикәгә җавап биреп. – Тезгенне кулак кулына бирергә хакыбыз юк. Алай гына да түгел, без аны һаман ныграк чикләү политикасы алып барабыз. Ләкин кулакны сыйныф буларак бетерү авыл хуҗалыгын социалистик нигезгә күчерү аша гына мөмкин. Ә авыл хуҗалыгын социалистик нигезгә күчерү – таралган вак хуҗалыкларны берләштереп, алардан социалистик эре хуҗалыклар оештыру җиңел эш түгел. Ул – бөтен илнең экономикасына бәйләнгән мәсьәлә.
– Илнең экономикасы кайчан ул дәрәҗәгә күтәрелер икән соң?
– Аны көтеп торырга кирәк дигән сүз түгел. Бая әйткәнемчә, авылда бүгеннән үк үз хуҗалыкларын, үз җирләрен берләштереп, артель белән эшләргә теләүчеләр бар икән, бик яхшы. Без андыйларга ярдәм итәбез. Алай гына да түгел, шундый кешеләрне табарга тиешбез, юк икән – булдырырга. Чөнки бүгенге артельләр яки коммуналар – бөтен авыл хуҗалыгын социалистик нигезгә күчерүгә иң яхшы әзерлек алар, бу юлдагы иң ышанычлы адымнар. Берләшкән хуҗалыкның әһәмияте ул хуҗалыкка кергән крестьяннарга культуралы, бай тормышка чыгарга мөмкинлек бирүендә генә түгел, аның әһәмияте – алда торган зур эшкә тәҗрибә дә булуында, башкаларга үрнәк тә булуында… Йә, аңлашылды бугай инде, күп кабатладым. Әйе, партия тоткан юл менә шундый. Партиягә чын булышлык күрсәтәсегез килсә, аны сезгә яхшы белергә кирәк. Аңларга кирәк аны…
Аязгуловның бу сүзләре, бик кыйммәтле булсалар да, минем өчен артык гомумиләштерелгән фикерләр булып яңгырадылар. «Конкретрак итеп әйтергә мөмкин түгелме?» дип сорау бирәсем килде минем. «Әйтик, безнең авылда артель оештыру өчен башлап кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәк?» дип сорыйсым килде. Ләкин сорый алмадым. Бәлки, ул бу турыда әйткәндер, минем бөтен игътибарымны матур кызга биреп, онытылып утырган чагым булгандыр да ишетми калганмындыр.
Шулай булып чыкты да.
Әңгәмә шунда бетеп, иптәшләр саубуллаша башладылар. Барының да йөзе тыныч, күңелләре шат иде. Гаяз белән Рахманов якын иптәшләрчә кул кысыштылар. Мин дә саубуллаштым. Күрешкән вакытта Аязгулов тагын да минем күзләремә карады.
– Ну, Ильяс, давай, сызганып эшләргә кирәк. Укыган кешенең кем икәнен күрсәтегез безгә. Иптәшең – әйбәт егет. Молодец, кем белән иптәш булырга белгәнсең, аның белән бергәләп бик нык әзерләнергә була. Карагыз, җитди авырлыкларга очравыбыз да мөмкин, отрядыгыз сынатырлык булмасын.
Аның нинди авырлык турында әйтүе миңа аңлашылмады. Бу турыда ачыклабрак сорашырга дигән фикер башымда туган булса да, сынатасым килмәде; сорау бирсәм, үземнең игътибарсыз утырганлыгымны фаш итеп куярмын дип тагын шикләндем. Мәсьәләне бик ачык аңлаган кыяфәт күрсәтеп, мине бернинди җаваплылык белән дә бәйләми торган җавап бирү белән котылдым:
– Тырышырбыз, Аязгул агай, комсомол йөзенә кызыллык китермәбез!..
Аязгулов белән хушлашып беткәч, мин Иделбаевага борылдым. Мөмкин хәтле ягымлырак чырай бирергә тырышып, аңа кулымны суздым:
– Хушыгыз, иптәш Иделбаева!
Ул минем белән күрешмәде, күптәнге танышы белән шаярган төсле, кулымны сугып төшерде:
– Кирәкми, күрешмим, минем сезнең белән бергә кайтасым бар әле. Кинҗә кичүендә хушлашырбыз, – диде.
– Мин бик шат! – дигәнемне сизми дә калдым.
Ул арада Гаяз, яныма килеп, иңемә кулын салды.
– Мин ул шатлыкны сиңа кадәр әйтеп өлгердем инде, Ильяс туган, – диде ул һәм, тиз генә Иделбаевага борылып, үз сүзен дөресләтеп куйды: – Шулай бит, әйеме, дөрес бит?
– Шулай, шулай, – диде кыз, – берегездән-берегез җитез…
Кайткан вакытта без дүртәү булдык. Дүртенче кеше кап-кара киң битле, симез күз кабаклары арасыннан елтыр-елтыр карый торган кара күзле, унбер-унике яшьлек башкорт кызы иде. Өстенә зәңгәрле-сарылы буй-буй ситсыдан тегелгән яңа күлмәк кигән кап-кара ялангач тәпиле бу кызны Артыкбикә үзенә иптәш итеп алып килгән булган икән. Без бергәләшеп волкомнан чыккан вакытта, ул кыз тирә-ягына җыелган кечкенә малайларга таш атып утыра иде. Кулларына кайсы таяк, кайсы чыбыркы тоткан, озын күлмәкле, кыска ыштанлы, яланаяклы малайлар аны кыерсыталар иде булса кирәк, без чыгу белән, кызның ачулы йөзенә иркәләнү чырае чыкты.
Читать дальше