– Артыкбикә апа, кара әле монау малайларны, үчекләйләр.
– Һәй, оятсыз малайлар, – диде Артыкбикә, – үзегез мәктәп балалары тагын! – Ул кара кызны кочагына алды. – Әйдә, Зөлхиҗә иркәм, карама шул тәрбиясез малайларга.
Матур, чиста киемнәр кигән Артыкбикәнең үтә ягымлы чырае, шыңгырдап чыккан саф тавыш белән ярым үпкәләгән төсле итеп орышуы әрсез малайларны да оялтты: аларның кайсы, түбән карап, кулындагы таягы белән җирне чокый башлады, кайсы, чыбыркысын биленә ураган булып, йөзен читкә чөерде, кайсы түбәтәе белән чебен үтерергә кереште.
Акрынлап кына авылны чыгуга табан атладык.
Артыкбикә иркә балалар төсле шат һәм җил шикелле җитез кыз булып чыкты. Авылны чыгып тугайга төшү белән, ул куе үлән эченә ташланды. Аның юлдан гына бармавы, бил тиңентен үлән ярып, чәчәктән чәчәккә йөгерүе, куе әрәмә араларын сайлап, чытырларны ертып чыгарга яратуы безгә дә тәэсир итте. Без аңа караганда арттырыбрак та җибәрдек… Гаяз ал чәчәккә күмелеп утырган зур зелпе агачын, төбеннән үк сындырып алып, Артыкбикәгә тәкъдим итте. Артыкбикә аңа бик кәефләнеп көлде. Мин, алардан качып, зур карама башына мендем дә күке булып кычкырдым. Артыкбикәгә бу да бик ошады. «Ах, мин дә менәр идем», – дип сокланды ул миңа. Зөлхиҗә баштарак бездән тартынып, эндәшми генә килде. Соңга таба, безнең балалар кебек үк шаян икәнлегебезне күргәч, тартынмый башлады. Ул без таба алмаган матур чәчәкләрне табып китерә, безне кеше керә алмаслык куе чытырлыклар арасына алып керә, аркан төсле ишелеп үскән агачлар янына алып бара һәм икешәр кеше кереп утырырлык карама куышларын табып, безгә күрсәтә иде.
Кәефнең яхшылыгына, дәртнең көчлелегенә чыдаша алмыйча, чәчәк арасында куышып, төрле көйләргә җырлашып, кычкырышып килә-килә, без Агыйделгә якынайганбыз. Кинҗә кичүенә килеп җиткәнебезне сизми дә калганбыз.
– Хушыгыз, иптәшләр, мин уңга, – диде Артыкбикә.
Без сискәнеп киттек. Әйтерсең лә бу рәхәт юлның мәңгелек түгеллеген шул минутта гына төшендек. Кинәт йөзләребезгә җитдилек урнашты. Без уйга калдык… Тукта, бу ничек болай тиз үтте әле? Без бит аның белән юньләп сөйләшергә дә өлгермәдек. Аның кем булуы, кайда торуы, күпмегә кайтуы, ниләр эшләве турында да белмәдек. Моннан дүрт ел элек кияүдә булуының ни дигән сүз икәнлеге турында да аңлашмадык. Ни өчен «Артыкбикә» дип аталуының сәбәбенә дә төшенмәдек. Тукта? Ничек бу болай бик тиз булды соң әле? Без аның белән тагын очрашырбызмы? Кайда очрашырбыз? Ничек?..
Шундый уйлар астында, нәрсә әйтергә белмичә, Артыкбикәгә карап сүзсез калдым. Ул, минем уйларымны аңлаган төсле, шаян караш ташлап алды. Бик күп сүзләр әйткән төсле, бик кыйммәтле очрашулар вәгъдә иткән төсле, серле булып күренде миңа ул караш. Мин тагын ни дип әйтергә белмәдем. Берәр уңышсыз сүз ычкындырырмын да татлы тойгыларыма тап төшерермен дип курка идем мин.
Гаяз үзен үзе югалтмады. Минем күңелемдә уйланганнарны теле белән әйтте ул:
– Бигрәк тиз килеп җиткәнбез, тоелмый да калды, минем сездән бер дә аерыласым килми иде әле.
– Тормыш дулкыннары аера шул, ни хәл итик, – дип көлде Артыкбикә.
Аның көлүенә мин дә кушылдым. Минем нервларым аның нервлары белән тоташкан төсле булды.
– Болай тиз аерылмыйк әле, азрак сөйләшеп утырыйк, – диде Гаяз. – Әле көн иртә, – дип, кояшка карап алды.
Ләкин, дөресен әйткәндә, көн иртә түгел, кояш шактый түбәнәеп саргайган, күләгәләр озайган иде инде. Шулай да Гаязга каршы торучы булмады. Лапас түбәсе төсле киң булып җәелгән карама төбенә утырыштык. Монда сүз җитдирәк мәсьәләгә күчте. Без Артыкбикә белән ныграк танышырга, аның тормыш юлын ачыграк белергә тели идек. Тик Артыкбикә безгә канәгатьләнерлек җавап бирмәде. Үзе турында, үзенең үткәне турында сөйлисе килми иде аның. Күбрәк укыган вакытында күргән кечкенә вакыйгалар һәм бергә укыган иптәш кызлары турында сөйли иде ул.
Шулай итеп, без бу юлы аның турында беләсебез килгәннәрне белә алмадык. Тик ул безнең өметебезне өзмәде, яңадан очрашырга, сөйләшергә вәгъдә бирде. Без, үзебезнең авылда концерт оештырырга уйлавыбызны әйтеп, аның да катнашуын үтенгәч, килергә ризалыгын белдереп елмайды. Өстәвенә: «Минем болай да сезнең авылга барасым бар әле, анда миңа кирәкле кешеләр бар», – дип тә өметләндерде. Аңа кирәк кешенең кем икәнен белергә теләсәк тә, ул аны әйтмәде: «Күргәч белерсез», – дип кенә куйды.
Кулларны бик каты кысышып аерылыштык. Без аны кичү янына кадәр озатырга теләсәк тә, ул риза булмады.
– Сезгә минем су аркылы чыкканымны карарга ярамый, – дип елмайды.
Читать дальше